24 декабрьдә район үзәгендә үткән ярминкәгә мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерты, сатуга куелган чыршы-наратлар һәм төрледән-төрле ит бәйрәм рухы өстәде.
Архангел, Черемухово, Ленино, Шахмай, Акъяр, Петропавел, Екатерина, Яңа Чишмә клублары артистлары яңачишмәлеләрнең күңелләрен күтәрделәр. Алар профессиональ артистлардан бер дә калышмадылар. Милли костюмнардан алар - кыш, Яңа ел турында җырлар җырладылар, яңа елга күңелләрне күтәрерлек итеп биеделәр.
Ярминкәдә сату-алу эшләре дә гөрләде, бигрәк тә ит сата торган рәтләрдә. Яңа суелган сыер (290-300 сумнан), дуңгыз ите (220 сум) һәм каз түшкәләре (400 сумнан), дуңгыз аяклары бик үтемле булды. Биредә казның эч-башын, ит фаршын, бозау телен, бавырын, йөрәген, үпкәсен дә алырга-табарга мөмкин иде. Тозлаган, ыслаган дуңгыз мае, өй шартларында ясалган казылык, Камадан тотылган балык та үз сатып алучыларын тапты. Сәүдә киштәләрен урыс һәм татар халкының камыр ризыклары да бизәде. Килограммы 420 сумнан үзебездә җитештерелгән май, яңа ел кулеклары сатылды. Кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, сөт тәкъдим итүчеләр дә булды. Ике йөк машинасыннан яңа ел символы булган чыршы-нарат сатылды. 1 метрлы урман чибәрләрен 250, биегрәкләрен 350 сумнан алырга мөмкин иде. Яңа ел алдыннан уздырылган ярминкәдә 475 мең сумлык товар сатылды.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев