Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Иванаево хезмәт һәм мәдәният белән яши

Бераз тарих турында
Яңа Иванаево авылы һәрчак Екатерина авыл җирлеге составына керде һәм, раслаучы фактлар буенча, Бистәнең үзеннән бераз яшьрәк. Ул Сикәнәс елгасы янында урнашкан, 18 гасырның I нче яртысында нигез салынган. 1860 елга кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгән. 20нче гасыр башларында монда 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр сату кибете эшләгән, авыл общинасының (җәмгыятьнең) имана җире 2036 дисәтинә тәшкил иткән. Халык саны: 1782 елда - 96 ир-ат, 1859 ел - 582, аннан соң халык саны арта барган һәм 1920 елда 1070кә җиткән. Шул вакыттан башлап һәм хәзерге көнгә чаклы ул кимегән һәм 1989 елда 234 кеше булган.
Яңа Иванаево бүген
Монда район үзәгеннән, Бистәгә күк, яңа асфальт юл үтә. Һәм, гомумән, зур булмаса да, бик тә яхшы каралган авыл икән дигән тәэсир кала.ФАПка икенче ягыннан аерым керү юлы булган менә дигән башлангыч мәктәп - балалар бакчасы, яңа автобус тукталышы, моннан исә балалар автобуска утырып Бистәгә яисә Яңа Чишмәгә бара, һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган яңа һәйкәл, заманча матур кибет, асфальт түшәлгән Үзәк урам һәм клубка кадәр юл, яңа күп функцияле үзәк, яңа йортлар.
Алдынгы "Иванаевский" совхозы булган еллардан шактый күп нәрсәләр сакланып калган. "Шешминский" совхозыннан аерылып чыккач, "Иванаевский" совхозы 1987 елда Александр Килеев җитәкчелегендә оешкан. "Шешминский" совхозы бүлекчәсе мөдире булганда, тегесе аны аннан бик вакытлы "төртеп чыгарган", әйтерсеңлә аның якын арада бетүен сизенгән диярсең. Яңаиванаеволылар оешкан төстә - үз җирләре, дуңгыз, сыер фермалары һәм ат абзарлары белән аерылып чыккан. Шул чактан бирле "Иванаевский" совхозындагы кешеләр һәрчак эш белән тәэмин ителгән булган, димәк хезмәт хакы да, мул тормыш та бар дигән сүз. Моннан тыш, директор Килеев 1987 елларда байтак кына яңа йортлар төзеткән, белгечләрне җәлеп иткән, авыл халкына бушлай газ керткән, суүткәргечләр үткәргән. Яңа башлангыч мәктәп комплексы, яңа контора бинасы төзегән. Җиде егет авылдан китү теләген үзгәрткән һәм хуҗалыкны күтәрергә калган. Юл, бөртек складлары, сыерлар абзары, дуңгыз фермасы төзелгән. Тик 2008 елда хуҗалыкны тараталар, ә совхоз директорын Черемухово Бистәсенә "Кулон" агрофирмасына күчерәләр, яңаиванаеволыларга эш белән кыенгарак туры килә. Шунда эшләгән һәм совхоз яшәгән елларда йорт салган кешеләр күченеп китмәсәләр дә, авылдан читтә эшләп йөриләр.
- Эш яраткан һәм эшләргә теләгән кеше эшсез тормый инде ул, - ди авыл кибете сатучысы Вера Хорькова. Ир-атлар "Кулон" а/ф-да, нефтьчеләрдә, Яңа Чишмәдә КФХ да эшлиләр. Безнең халык эш сөючән һәм матур итеп яши дә белә. Өйләрен тагы да зурайталар, төзекләндерәләр, машиналар (хәтта чит илнекен) сатып алалар. Тырыш кеше авылда да яши ала ул. Кызганычка каршы, яшьләр авылда калмый, район үзәгендә, шәһәрдә эш табалар. Шуңа торакны да эшләгән җирләрендә алырга тырышалар. Кайткан ике-өч яшь гаилә бар бездә, ана капиталы акчасына агач йортлар сатып алдылар, ә эшләре юк. Армия хезмәтеннән соң бер егет авылда калды, өйләнде, "Козлова М.И." Кфх да эшли. Тагын дүрт яшь пар гаилә коруын корды да, тик яшәвен авылда яшәмиләр.
Яңа Иванаевода мәктәп-балалар бакчасы, клуб һәм китапханәдә генә эш бар, ә җитештерү фермалары юк. "Карташов А.А." КФХ һәм ИЭ "Н.А. Киселева" (сөт хәзерләүче) бар, күпләп сыер һәм МЭТ тоталар, тик хуҗалыкта үз гаиләләре белән генә эшлиләр. Кыскасы, бар да Бистәдәге күк, "Иванаевский" совхозы булган вакыттагы яшьләр дә инде 50дән узган, кем ничек булдыра, шулай көн күрәләр.
- Эш сөючән яңаиванаеволылар үз шәхси хуҗалыкларын үстерәләр: 74 йортта 62 сыер бар (кайбер ШЯХ да 3әр һәм күбрәк тә), 138 МЭТ, 165 дуңгыз, 35 сарык һәм 1 ат, 46 җиңел машина, 3 йөк машинасы, 6 трактор һәм 3 мотоцикл.
Халкы
- Авылда даими төстә 194 кеше яши (теркәлгәне 234) 132 эшкә сәләтле кешенең 26ысы авыл хуҗалыгында эшли, 22 - бюджет өлкәсендә һәм 79 - башка тармакларда. Аның төп өлеше - урта һәм пенсия яшенә якынлашкан кешеләр. 30 яшьтән алып 61 яшькә чаклы - 93 кеше, 60 яшьтән арткан пенсионерлар - 51, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 42, олы яшьтәгеләр 5 кеше, укучылар - 23.
(Ахыры киләсе саннарда)
Мәктәп - балалар бакчасы үзенең матурлыгы, каралган булуы белән таң калдырды. Кызганычка каршы, әлеге иркен, уңайлы, заманча уку комплексы бөтенләй буш диярлек. Балалар бакчасы 25 балага исәпләнгән, ә 6 бала гына йөри, өстәвенә 3есе күчеп кайткан гаиләләрдән, сабыйлар башка юк. Башлангыч мәктәптәге 6 баланы (1се күченеп кайткан гаиләдән) өч укытучы укыта, шуның икесе дәрес үткәрергә башка авыллардан килеп йөри. Мәктәп - балалар бакчасының нык базасы һәм 12 хезмәткәре (директоры Надежда Килеева) аркасында балаларны тәрбияләү һәм укыту өчен барлык шартлар булдырылган, хәтта яхшы гына музей да бар. Бер нәрсә начар - балалар юк.
- Яшьләр калмый, шулай булгач, балалар каян булсын, - диләр балалар бакчасында. - Хәер, быел Айсылу Мишагина гаиләсендә дүртенче бала булып кызлары туды. Ике ел элек авылда бер бала туган иде, үткән елда булмады.
Авылда халык чисталыкны һәм тәртипне ярата, бу өлкәдә бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр барыннан да активрак катнаша. Быел авыл җирлеге җирле чишмәне төзекләндерүгә грант откан, урамнарны яктырту буенча эш алып барыла.Суүткәргеч яхшы эшли, су басымы күбрәк булсын өчен хәзер ясаганнар. 3,5 км юлның 1,5енә асфалть түшәлгән.
Бай рухи тормыш
Күз салсаң, авыл кечкенә генә, ә мәдәни тормыш монда һәрчак гөрләп тора. Халык яхшы җырларны бик ярата икән. Ул аларга яшәргә дә, эшләргә дә булыша. Болар бар да мәдәният хезмәткәрләренең - күп функцияле үзәк директоры Юрий Киселевның һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучыларның тырыш эше нәтиҗәсе. Менә алар: Юрий Киселев, Сергей Хорьков, Юрий Никонов, Людмила Хорьковалар, алар җырлыйлар да, музыка коралларында да уйныйлар, хәтта җырлар да язалар. Клуб каршында "Сударушка", "Балаган", "Сувенир" вокаль ансамбльләре эшли. Актив иҗади тормыш алып баручы яшь буын үсеп чыккан - бу Павел, Сергей һәм Максим Сударкиннарның "Братья" ансамбле. Болардан тыш җырларга яратучылар клубы эшли, аның катнашучылары Юрий Карташов, Оксана Савельева, Алена Козюкова, Диана Мишагиналар.
Ансамбльләр аерым график буенча атна саен репетиция ясыйлар, шимбә көннәрендә - теләге булганнар өчен вокаль түгәрәк эшли, монда балалар да йөри. Әйтергә кирәк, "Сударушка" ансамбле әгъзалары - пенсионерлар, бик тә активлар, алар репетицияләрне дә калдырмыйлар, ял көннәрендә элеккеге совхоз конторасындагы гыйбадәт йортына да йөриләр.
Барысы да яхшы белә, яңаиванаево артистлары район масштабында уза торган мәдәни чараларда даими катнашучылар, төрле иҗади һәм музыкаль смотр - конкурсларда җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар. Аларның чыгышларын район халкы да бик ярата. Шуңа күрә дә, каядыр башка җирдә түгел, ә нәкъ менә Яңа Иванаевода 2015 елда клуб, китапханә белән бергә күп функцияле үзәк төзү карар ителә. Монда халык элек тә клубка йөрергә яраткан, ә хәзер яңа, уңайлы, матур, мультимедияле җиһазлар урнаштырылган күп функцияле үзәк булгач, әйтеп торасы да юк (ә яшьләр әле шимбә көннәрендә дискотекага да йөри).
- Мультимедияле һәм офис техникасын без үткән елда "РИТЭК"тан откан грант акчаларына сатып алдык, - диде Юрий Киселев. - Презентацияләр күрсәтү, отчетларга әзерләнү өлкәсендә хәзер проблема юк, - ди ул . - Бер нәрсә кызганыч, әлеге үзәкне 10 ел элегерәк төзегән булсалар, авылда яшьләр дә күбрәк булган булыр иде.
Авылда укырга да яраталар, бигрәк тә газета - журналларны: 74 йортның 65се аларны яздырган. Китапханә мөдире Наталья Савельева иң күп китап укучыларны атады, болар: балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук "Сударушка" коллективының актив әгъзалары, алар китап укырга да яраталар, китапханәдәге барлык чараларда да (әңгәмәләр, фольклор кич утырулар, әдәби кичәләр) катнашалар.
Вакыт күрсәтер
Яңа Иванаевода ниләр генә төзелмәгән, мәдәни тормыш та кайнап тора, чынлап та, киләчәктә боларның кирәге калмас микәнни? - Әгәр производство булмаса, яшьләр калмаячак, бу биналарга - мәктәпкә, клубка кем барыр? - ди халык.
Әмма, авылга карата яңа нәтиҗәле дәүләт сәясәте кайчан да булса аларга ярдәм итәр әле дигән өмет бар. Кыскасы, вакыт күрсәтер...
Язманы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев