Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа уку елына старт бирелде

25 август көнне район мәдәният йортында район педагогларының август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре һәм укытучылар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре һәм тәрбиячеләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм балаларга белем бирү һәм тәрбияләү белән кызыксынган оешма вәкилләре катнашты. Шулай ук район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле, педагогия фәннәре кандидаты Ирек Идрисовлар да бар иде.

Район мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев узган уку елына чыгарылган нәтиҗә һәм яңа 2017/18 уку елына булган бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.
Район территориясендә 20 мәктәп эшли, аларда 1420 бала белем ала, 19 балалар бакчасында 585 бала тәрбияләнә, өстәмә белем бирүче балалар иҗат үзәге (БИҮ), БСМ һәм БЯСМ бар.
Мәгариф системасын үстерү һәм аның программалары - максатчан эш механизмнары турында сөйләп, чыгыш ясаучы "Белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау" республика программасы буенча башкарылган эшләргә тукталды. Районда үткән елда 8 мәктәпкә (мәктәпләргә 30 елдан артык икән), шулай ук Чаллы Башы, Зирекле һәм Петропавелдагы балалар бакчаларына ремонт ясалган. Агымдагы елда Әдәмсә һәм Шахмай балалар бакчаларына 8 миллион сумнан артык күләмдәге ремонт эшләре башкарылган. Райондагы 4 мәктәптә: Яңа Чишмә гимназиясендә, Яңа Чишмә урта мәктәбендә, Ленино һәм Петропавел мәктәпләрендә "Кулай мохит" программасы буенча керү төркемнәрен реконструкцияләү буенча эшләр башкарылган.Сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү максатында 2015 елда 5 база мәктәбе булдырылган һәм һәркем ала алырлык сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү өчен районда ерак урнашкан торак пунктлардан укучыларны автобуслар белән алып килү оештырылган. 2017 елның 1 августына мәктәпләрнең автобус паркында 10 автобус бар. Мәктәп автобусларының барысы да техник регламент таләпләренә туры китереп җиһазландырылган.
Бүгенгесе көндә район мәктәпләре дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән. Быел алар 848061 сумлык кайтартылган.
Белем бирү учреждениеләрен кабул итү барышында Роспотребнадзор, Дәүләт янгын күзәтчелеге линияләре буенча билгеләп үтелгән кимчелекләр яңа уку елы башланганчы мөмкин булганча бетерелгән.
Районның белем бирү учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү турында сөйләгәндә җитди проблеманы да билгеләп үтәргә кирәк - бу район мәктәпләрендә вакансияләр булуы. Бүгенгесе көндә физика, математика, тарих, татар теле, инглиз теле, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк. Ике ел рәттән район мәктәпләренә 1-2 шәр яшь укытучы килгән иде, ә быел бер генә яшь белгеч тә юк.
Белем бирү сыйфаты турыдан-туры педагогларның һөнәри осталык дәрәҗәсенә бәйле. Нәкъ менә шуңа да җитәкче хезмәткәрләр һәм педагогларның белем бирү дәрәҗәсенә карата таләпләр дә югары. Педагогларның 71%ы беренче һәм югары квалификацион категориягә ия, бу уртача республика күрсәткеченнән югары. Әмма укучыларга белем бирү сыйфаты күрсәткеченә ясалган анализ бераз сагайта.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белем бирү сыйфатының мөһим күрсәткече булып тора. 2017 елда бердәм дәүләт имтиханын 53 укучы (11 сыйныфлар) тапшырган. Шулардан берәү (Черемухово урта мәктәбеннән) аттестат ала алмаган. 7 укучы "Укудагы уңышлары өчен" дип аталган Россия медальләре алган. 2017 елда 151 укучы (9 сыйныфлар) ТДИ (ОГЭ) тапшырган һәм шулардан 4 бала бүгенгесе көндә төп гомуми белем турында аттестан ала алмаган әле. ТДИ нәтиҗәләре буенча 9 фән буенча (тапшыручылар - 1017) күрсәткечләр узган елдагыдан югары, әмма барлык фәннәр буенча, географиядән тыш, нәтиҗәләр республика күрсәткеченнән түбән.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
ТДИ буенча иң яхшы нәтиҗәләр Волчья Бистәсе, Акбүре, Әдәмсә, Чаллы Башы, Тубылгы Тау мәктәпләрендә.
2016/17 уку елында белем бирү учреждениеләре эшенә йомгак ясап шуны билгеләп үтү кирәктер, "Югары сыйфатлы белем өчен" рейтинг таблицасында 2017 ел нәтиҗәләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының комплекслы бәя бирүе буенча рейтингны тагын бер позициягә яхшыртып, 29 урында торабыз.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү
Хәзергесе вакытта балалар бакчаларына балаларны кабул итү һәм туплау тәртибе җайга салынган. Балалар бакчасына чиратка кую өчен гариза бирүчеләрне теркәү буенча мәгълүматлар банкы оештырылган (булдырылган). 3 яшьтән 7 яшькәчә булган балаларны мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә урнаштыруда чират юк. Быел балалар бакчаларына 96 бала китте. Тик балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә тарту түбән дәрәҗәдә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомуми саныннан 60,4% тәшкил итә. Монда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә эшләргә кирәк. Мәктәпкәчә белем алуны тәэмин итү максатында, сәламәтлекләре буенча проблемалары булган балалар өчен Яңа Чишмәдәге "Крепыш" балалар бакчасы 2017 елның 1 июленнән сәламәтләндерү юнәлешендәге балалар бакчасы итеп яңадан оештырылган һәм бүген анда РҮХ табиблары күрсәтмәсе буенча нинди дә булса авыру белән 16 бала йөри. Һәм инде сәламәтлеге яхшырган 1 бала үзе йөргән балалар бакчасына күчкән. Фикер алышуларда Тубылгы Тау балалар бакчасы мөдире Нәфисә Хәсәнова, Волчья Бистәсе укытучысы Нина Батенева, Черемухово мәктәбе завучы Ольга Горбуновалар катнашты. Яңа Чишмәдәге белем бирү системасы эшенә Вячеслав Козлов һәм Ирек Идрисов үз бәяләрен бирделәр.
Конференциядә тиешле резолюция кабул ителде.
Ә аннан соң традиция буенча районның иң яхшы педагогларына район башлыгы Грантлары тапшырылды. Быелгысы елда аларга Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Ирина Лихачева, Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасы мөдире Фәния Гатиятуллина, Зирекле лицеенда физика укытучысы Зәкия Кашапова, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле укытучысы Гөлия Гафиятова, БИҮ-нең өстәмә белем бирү педагогы Елена Даниловалар лаек булды.
Ирек Идрисов Волчья Бистәсе мәктәбе директоры Николай Темниковка РФ Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасын, Екатерина мәктәбе укытучысы Зөлфия Милютинага һәм Яңа Чишмә гимназиясенең татар теле укытучысы Дания Шәйдуллинага ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Узган уку елы эше нәтиҗәләре буенча 3 урын өчен Яңа Чишмә урта мәктәбе, 2 урын өчен - Яңа Чишмә гимназиясе, 1 урын өчен Зирекле лицее грамоталар һәм сертификатлар белән билгеләп үтелделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында 3 урында - Шахмайдагы "Ромашка", 2 урында - Тубылгы Таудагы "Тургай", 1 урында - Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчалары. Җитәкчеләре акчалата премияләр алдылар.
Яңа уку елына әзерләнү буенча 3 урында Чуаш Чабаксары мәктәбе, 2 нче - Черемухово мәктәбе һәм беренче - Ленино мәктәбе. Башлангыч мәктәпләр арасында 1 урында Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасы, балалар бакчалары арасында урыннар түбәндәгечә: Яңа Чишмәдәге "Теремок" 3 урында, "Ландыш" 2 урында, "Алтын ачкыч" беренче урында .
Конференциядә юбилярлар - Ралия Шәфигуллина, Надежда Килеева һәм Хамидә Хөснуллиналарны хөрмәтләделәр. Татьяна Николаевна Сырованы хөрмәтләү күңелләрне йомшартты. Ул "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исемен йөртә, белем бирү системасында 45 ел хезмәт куйган. Аның үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге һәм намус белән башкаруы аркасында Яңа Чишмә гимназиясе аның җитәкчелегендә алдынгы урыннарны тотты. Бүген хезмәттәшләре аны лаеклы ялга озаттылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев