Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңачишмәлеләр зурлап үткәрелгән Май чабу бәйрәмендә кышны озаттылар

6 март көнне район үзәгендә бәйрәм булып узды.

Бәйрәм кунакларын беренчеләр булып өч чатырдагы коймак пешерүчеләр каршы алды. Май чабу символы булган тәмле, кайнар коймаклар бәйрәм табынында кәнфитләр һәм куертылган сөт белән тәкъдим ителде. Бәйрәмгә килүче халыкны коймак белән сыйларга район үзәгенең балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп-балалар бакчасы хезмәткәрләре алынды. Чатырлар эчендә җылы иде - чәйнең бертуктамый кайнап торуы һәм бәйрәмнең төп сыен авыз итәргә керүчеләрнең байтак булуы моңа ярдәм иткәндер, мөгаен. Коймакларны бик яратып, тәмләп ашадылар, ә алар бер дә кимемәде -  тылсымлы чүлмәктә пешерелгән ботка сыман күбәеп кенә тордылар. Чүлмәк дигәннән, ул да бар иде бәйрәмдә, хәтта, берәү генә дә түгел: ике зур казанда таҗик һәм үзбәк  осталары тарафыннан пылау әзерләнде. Чәй эчәргә яратучылар өчен кар өстендә зур көмеш самавыр кайнап торды. Шашлык белән сыйланучылар да булды - сәүдә оештырылган иде. 
Коймаклар белән чәй эчкәч, халык массакүләм күңел ачу урынына юл алды. Ә анда Май чабу бәйрәменә багышланган җырлар, такмаклар җырланды, әйлән-бәйлән уйнап, мәзәкләр әйтеп, шаярып-көлеп, Язны «дәштеләр». Мәдәният хезмәткәрләре шулай итеп җилле көндә өшегән кунакларны җылытырга тырышты. Әмма безнең халык салкыннан курка торганнардан түгел. Бигрәк тә  инде балалар - җигүле чаналарга, Емеля миченә һәм кар машиналарына утырып йөрергә алар һәрвакыт әзер. 
- Май чабу бәйрәме районда гадәттәгечә зурлап бәйрәм ителә. Бәйрәмне матур итеп оештыруда безнең күпсанлы иганәчеләребез - район эшмәкәрләре ярдәм күрсәтә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов.  
Чаналарга һәм кар машиналарына утырып йөрү Май чабу бәйрәменең иң көтеп алынган күңел ачу чараларының берсе. Кыңгыраулар, төрле төстәге тасмалар, шарлар белән бизәлгән җигүле атларга балалар чиратлашып утырып йөрделәр, ә инде ерактан ук каршы алынган кар машиналарына аларның һәрберсе беренче булып утырырга тырышты. Спорт мәктәбе оештырган хәрәкәтле уеннарның иң актив катнашучылары - шулай ук балалар иде. Туп тотып чабуда, скакалка белән сикерүдә, бүкәнгә кадаклар кагуда, бүрәнәдә капчык белән көрәшүдә, аркан тартышуда ярыштылар. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. 
Чистай ДОСААФы балалар өчен «Әнигә 8 мартка открытка» дигән рәсем конкурсы һәм ЮХКен белү буенча уеннар үткәрде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. ДОСААФ тарафыннан шулай ук кыр кухнясы да оештырылды, анда чын солдат боткасы пешерделәр һәм теләүчеләрне сыйладылар. 
Матур итеп бизәлгән фотозона да (кызыл тасмалар белән бизәлгән сары кояш) үзенә җәлеп итте. Биредә теләүчеләрнең һәркайсы фотога төшә алды. Ерак түгел үз чиратын саламнан ясалаган һәм бизәлгән карачкы көтә иде - традиция буенча бәйрәм ахырында аны яндырырга тиешләр.
Бәйрәмдә конкурслар күп булды. Игътибарны бизәкле яулыклар япкан гүзәл затлар җәлеп итте, чөнки 8 Март алдыннан Май чабу гүзәлен сайларга кирәк булды. «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсында катнашучы гармунчылар да өздереп уйнадылар - авыл җирлекләреннән 20 музыкант килгән иде. Рус халык җырлары, татар көйләре яңгырады. Барысы да шәп уйнадылар, шуңа күрә дә иң яхшысын сайлап алу җиңел булмады. Гран-прины Яңа Чишмәдән Иван Стариков яулады, беренче урынны Ленинодан Алексей Демидов һәм Дмитрий Шаров дуэты алды, икенче урында Сөлчәбаштан Максум Нургатин  һәм 3 урын өчен дипломны Чуаш Чабаксарыннан Сергей Моляковка тапшырдылар.  
Гүзәл затларның иң матур киенгәннәрен «Бизәкле яулык» конкурсында сайладылар. Анда яулык кына түгел, катнашучының үз-үзен дөрес итеп тәкъдим итә белүе дә бәяләнде. Беренче урын - Ленино авыл мәдәният йорты хатын-кызларына, ике икенче урын - Чаллы Башы  һәм Шахмай АМЙларына һәм өченче урын Екатерина АМЙга бирелде. Тамашачылар симпатиясе призына Рус Волчья АМЙ гүзәлләре лаек булды. «Май чабу бәйрәменең  иң күңелле персонажы» конкурсы нәтиҗәләре түбәндәгечә: беренче урында  - Гөлнара Сәлахова , икенче урында - Рәсимә Нәбиуллина, өченче урында - Алексей Тушнинский. «Такмак баттл» бәйгесендә: беренче урынны Ленино мәдәният йорты, ә икенче урыны Чаллы Башы АМЙның  такмакчылары яулады. 
Төп «Май чабу гүзәле»н сайлап алып булмады, чөнки барлык катнашучылар да искиткеч матур иделәр.
Шуңа да берничә призлы урын игълан иттеләр. Яңа Чишмәдән Раиса Мелихова - беренче, Екатерина Бистәсеннән Полина Милютина - икенче, Яңа Чишмәдән Елизавета Добрынина өченче булды. 
Май чабу бәйрәмендәге уеннар һәм конкурслар, ниһаять, төгәлләнде. Барысы да бәйрәмне уйнап-көлеп, тәмле коймаклар ашап, чәйләр эчеп, ә соңыннан дөрләп янган карачкы янында җылынып үткәрделәр: «Хуш, сау бул, Кыш!» 
Бәйрәмне оештыру өстендә мәдәният, балалар бакчалары хезмәткәрләре, милли диаспоралар вәкилләре, бигрәк тә матди яктан тәэмин итүчеләр тырышып эшләде. Төп иганәчеләр: фермерлар Виктор Козлов, әтиле-уллы Евгений һәм Александр Козловлар, Раил Вәлиуллин, эшмәкәр Ринат Мухитов, «Шешмаойл» ААҖнең баш инженеры Сергей Миронов, Александр Юдинцев, Рөстәм Исхаков. Эдуард Азарян, Рамил Нуртдинов һәм районның башка эшмәкәрләре дә кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев