Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 25 ел булу хөрмәтенә Яңа Чишмә ЗАГСында 3 ноябрьдә ике яңачишмәлегә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды.
Яңа Чишмәдән үз гомерендә әлеге мөһим документны Ангелина Михайлова һәм Элеонора Федоровалар алды. Әлеге сөенечле вакыйга уңаеннан Яңа Чишмә ЗАГСның тантаналар үтә торган залына аларның дуслары, туганнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, миграция хезмәте һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләре килгән.
Традиция буенча бәйрәм атмосферасы тудырылган иде: бик матур музыка белән зиннәтле зал, махсус сценарий, алып баручылар Илназ Шәйхетдинов һәм Анна Суворова башкаруында Россия турында заманча патриотик җырлар. Алар дәгъва кылучыларга сынау сораулары бирделәр: Паспорт беренче тапкыр ничә яшьтә бирелә? Ничә яшьтә алыштыралар? Җинаять җаваплылыгы ничә яшьтән каралган? Россия символы дип нинди агач санала? Россиянең дәүләт символлары нинди? Кызлар барлык сорауларга да төгәл җаваплар биргәннән соң, көтеп алынган һәм дулкынландыргыч мизгел җитте.
Аларга паспортлар тапшырып, район башлыгы урынбасары һәм хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова болай диде:
- Шушы мизгелдән сез олы тормыш юлына аяк басасыз, киләчәк гомерегез өчен зур җаваплылык кабул итәсез. Шунысын исегездән чыгармагыз, хәзер сезнең хокукларыгыз гына түгел, бурычларыгыз да бар, һәм хәзер сезгә илебез законнары буенча эш итәргә кирәк булачак. Минем сезгә бары тик бер генә теләгем - илебезнең лаеклы гражданнары булып җитешегез.
Шуннан соң тантана "сәбәпчеләренә" "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр бирделәр. Бүләкләрне - паспорт тышлыгы һәм партия символикасы төшерелгән пакетикларда ручка белән блокнотны "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" район штабы лидерлары тапшырды. Россия Федерациясе гимнын басып тыңлаганнан соң, балаларга:
- Россиянең бөеклеген һәм куәтен ныгытуда сезнең чират җитте, аның киләчәге хәзер сезнең буыннан тора. Россия гражданины дигән мактаулы исемне кабул иткәч, аның намусы һәм бәйсезлеге өчен үзләренең гомерләрен биргән кешеләрнең истәлегенә лаеклы булыгыз, җирнең чын хуҗалары булыгыз, аның авторитетын ныгытыгыз, бөек Россиянең чәчәк атуына һәм куәтен арттыруга булышлык итегез! - дигән сүзләрне исләренә төшерделәр.
Истәлеккә бергәләшеп фотога төшкәннән соң, без кызлардан беренче тапкыр шундый игътибар үзәгендә булу ничегрәк икәнлеге хакында сораштырдык.
- Көтелмәгәнчә һәм бик күңелле!.. Мин үземне зурларча хис иттем, юкса миңа 14 яшь 10 көн элек кенә тулды бит, - диде Ангелина Михайлова шатлыгыннан бераз дулкынланып. - Барысы да бик ошады.
Элеонора Федоровага паспорт тапшырганчы 5 көн элек 14 яшь тулган һәм бу бәйрәм аның өчен туган көненә бүләк булган. Чарада Яңа Чишмә Халыклар дуслыгы йортыннан әрмән диаспорасына керүче балалар да катнашты. 3 ноябрьдә алар ЗАГС бинасында экскурсиядә булганнар. Чараны алып баручыларның Россия паспорты, символлары һ.б. турындагы сорауларына җавап бирү өчен аларның кул сузуларын күрү генә дә ни тора!
Тантаналы шартларда паспортлар тапшыру - яшь гражданнарны үз иленең патриотлары итеп тәрбияләүче яхшы традиция, аны даими рәвештә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме, РМЙ белән берлектә ЗАГС бүлеге оештыра. Бу күркәм эш алда да дәвам итсен...
Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев