Яңачишмәленең аучылык трофее – Голландиядә балдак тагылган каз
Су кошларына аучылык иткәндә, Яңа Чишмәдән Алексей Михайлов кыйммәтле трофей – тәпиенә балдак тагылган кыргый казны аткан.
Су кошларына язгы ау чоры дәвам итә. 23 апрельдә ау вакытында Алексей Михайлов Шахмай авылыннан ерак түгел 3 килограммнан артык авырлыктагы кыргый казны аткан.
Каз кыйммәтле трофей булып чыккан – аның тәпиенә балдак тагылган. Анда кошның тәпиенә балдак Голландиядә тагылган дип язылган. Алексей Михайлов балдакны Мәскәүгә, кошларны балдаклау үзәгенә җибәрәчәк.
Казлар - күчмә кошлар, гадәттә Көнбатыш Европада, Англиядә кышлыйлар һәм төньякка миграция вакытында безнең төбәктә ял итү һәм туклану өчен туктыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев