Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якыннарының мәхәббәте белән ныклы гаилә

Август азагында Казан Кремлендә Республика көне уңаеннан Татарстан Президентының республикадагы иң әйбәт гаиләләрне кабул итү тантанасы узды. Чакырылучылар арасында Яңа Чишмәдән Слимовлар гаиләсе дә бар иде. Без Ирина һәм Александр Слимовлар гаиләсе белән очрашып, шул хакта әңгәмә кордык.

-Сезнең икегез өчен дә гаилә нәрсә ул?
Александр: -Һәркем гаилә турында үзенчә күзаллый, гамәлдә исә ул иң якын һәм иң кадерле туганнар, яраткан кешеләр белән бәйле. Гаилә - ул сине яраталар, үзең дә яратасың, дигән сүз, һәм бу нәрсә өчендер түгел. Гаиләдә ышаныч мөһим роль уйный. Ир белән хатын бер-беренә таяна алырга тиеш.
Ирина: - Һәркемнең тормыш кыйммәте үзенчә. Тик мин чын кыйммәтләр алай ук күп түгел дип саныйм, алар теләсә кайса чорда да һәркем өчен үзгәрешсез кала. Чынлап та, сәламәтлектән, ихлас яратудан, кер төшмәгән намустан, тугры дуслыктан, ә иң мөһиме - яраткан һәм тату гаиләдән дә мөһимрәк һәм кадерлерәк нәрсә булырга мөмкин? Бу кыйммәтләрне бернинди акчаларга да сатып алып булмый, югалта калсаң инде кире кайтарырмын димә - яшәүнең дә мәгънәсе калмаячак.
-Сез кайда һәм ничек таныштыгыз, ничә ел бергә?
Ирина: - Саша белән без 1986 елны, мин музыка училищесын тәмамлап Яңа Чишмә районына юллама белән эшкә кайткач таныштым. Мине Черемухово урта мәктәбенә музыка укытучысы итеп билгеләделәр. Директор мине мәктәп белән таныштырып йөргәндә, Александр мәктәпкә укытучыларын күрергә килгән булган. Без очраштык, таныштык һәм башка аерылышмадык.
Александр: - Гаиләбез оешуга быел февраль аенда 26 ел булды. Ике балабыз бар: улыбыз Владимир (аңа 26 яшь) гаиләсе белән Казанда яши, кызыбыз Елена (24 яшь) кияүдә - Түбән Камада яшиләр. Тормышта төрле чак була: авырлыгы да, шатлыгы да. Тик гаиләм - тормышымда иң зур кыйммәт.
-Гаиләгездә балалар тәрбияләүгә нинди өстенлекләр бирелде?
Ирина: -Ата-ана яратуы һәм ягымлылыгы, игътибар, үзара хөрмәт, хисләр байлыгы.
Александр: -Патриотик тәрбия, нәсел-нәсәбне хөрмәт итүдә ата-ана үрнәге, "Ватанны саклаучылар көне", сугышчы-әфганчылар өчен куелган һәйкәл, Бөек Ватан сугышы турында белү, үз ватаныңа, авылыңа, мәдәнияткә мәхәббәт
(Ахыры 3 биттә)
(Ахыры. Башы 2 биттә)тәрбияләү, тиешле тематикадагы тапшырулар һәм кинолар турында фикер алышу.
-Сезнең гаилә традицияләре бармы?
-Әйе һәм алар буыннан-буынга тапшырыла. Болар: безнең гаиләдәге мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итү, туган көннәрдә бергә җыелу, ял көннәрендә бергә төшке ашка җыелу, ял көннәрендә табигать кочагына чыгу, Раштуада гына түгел, әби-бабайларның хәлен белешеп тору. Гаилә традицияләре балаларны үзеңнең гаиләңне хөрмәт итәргә һәм яратырга өйрәтә.
-Гаиләдә хатын-кызның һәм ир-атның роле нинди, сез ничек уйлыйсыз?
Ирина: - Гаиләдә хатынның роле ул иренә һәм балаларына энергия, көч биреп, рухландырудыр дип уйлыйм. Алар хакында кайгырту, ярату. Ә ир кеше ул гадәттә мал табучы, яклаучы, ул башка бурычларны да башкаручы кеше.
Александр: -Мин Ирина белән тулысынча килешәм.
-Александр, сезнең карашка гаиләгә нәрсә кечкенә генә булса да шатлык бүләк итә?
Александр: -Без барыбыз да бергә, дусларыбыз һәм туганнарыбыз белән бергә үткәргән вакыттыр дим.
-Сезнең барыгызга да теләсә нинди хәлдә боегып калмас өчен нәрсә ярдәм итә?
Ирина: - Теләсә нинди вакыйгадан (хәлдән) уңай якны табарга тырышабыз, бу исә кыен хәлдән чыгарга ярдәм итәрлек зур корал, дигән сүз.
Александр: -Без һәрчак позитив фикерләргә, Ходай тарафыннан безгә күп нәрсә бирелгәнне онытмаска, беркайчан да, хәтта вак-төякнең дә кадерен белергә һәм зарланмаска тырышабыз, бу хакта бер-беребезгә даими искә төшерәбез.
-Сезнең яраткан гаилә бәйрәмегез?
-Яңа ел.
-Өегезне нәрсә ямьле итә?
Ирина: -Мөгаен, иң мөһиме, ул гаиләдәге атмосферадыр, бусы исә гаиләдәге мөнәсәбәтләрдән тора.
Александр: - Өйдә бар да Ирина тырышлыгы белән тәртиптә, якын, рәхәт, үзенә тартып тора. Ялгыз кешеләр, яки гаиләсендә әлегә шундый рәхәтлекләр булмаганнарга да шуларны телисе килә.
Сорау Иринага:
-Хатын-кыз - ананың хәзерге дөньяда роле нинди, Сез ни диярсез?
-Хатын-кыз балалары горурланырлык ана булырга тиеш.
-Сезнең гаиләдә ирегез - ул кем?
-Ир, әти, горурлык, шатлык, ышаныч һәм терәк.
-Үзегезнең хатын-кыз бәхете серләре белән уртаклашыгыз әле?
-Минем бәхетем- гаиләм һәм яраткан эшем, шулай ук уңай эмоцияләргә урын бирү дә.
-Гаиләгезнең девизы нинди?
-Үзебезнең мәхәббәтебезне саклап яшәү. Без барын да булдырабыз, чөнки без - бер гаилә.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев