Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгын «хәбәрчесе» гомерне коткара

Салкын көннәрдә янгын чыгу куркынычы, бигрәк тә торак секторда, берничә тапкырга арта. Сәбәбе - электр приборларын, мич һәм газ җиһазларын дөрес кулланмау, ут белән саксыз эш итү.


2019 елда республиканың торак секторында 1983 янгын теркәлгән, аларда 103 кеше үлгән, шуларның 11се балалар, 153 кеше имгәнгән. Һәлак булучыларның зур проценты пенсионерларга туры килә - Татарстан Республикасы буенча 39 кеше яисә янгын вакытында һәлак булганнарның гомуми саныннан 33,9%.
Янгыннар санын янгынга каршы көчләрне арттыру һәм аларны заманча техника белән тәэмин итү хисабына гына киметүгә ирешеп булмый. Һәлак булганнарның 90 % ы торак сектордагы янгыннарга туры килүен исәпкә алып, төп басымны халык арасында янгыннарны профилактикалауга ясарга кирәк.
2016 елда Татарстан җитәкчелеге РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең социаль яктан якланмаган гражданнарның һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең, шулай ук күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче гражданнар һәм инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары йортларында автоном янгын белдерүче җиһһазны (извещатель) кую тәкъдимен хуплады.
Бүгенгесе көндә республика бюджеты хисабына 20 мең йортта 75 меңгә якын җайланма урнаштырылган. Алар инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Шулай итеп, 2016-2019 елларда республикада булган 25 янгын очрагында датчиклар эшләү аркасында йортта яшәүчеләргә янгын чыгу турында вакытында хәбәр ителгән, бу 67 кешенең, шул исәптән 34 баланың гомерен саклап калган.
Күптән түгел ГО һәм ГТХ мәсьәләләре буенча Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика бу мәсьәләдә социаль яктан якланмаган гражданнарга ярдәм күрсәтәчәк, бюджет акчалары хисабына аларның торакларына хәбәр бирүче җиһазны урнаштыру дәвам итәчәк, дип белдерде.
2019 елның 1 августыннан Яңа Чишмә районында ялгыз яшәүче гражданнарның һәм инвалидлар яшәгән 176 торак йортта янгынга каршы датчиклар урнаштырылган һәм 656 датчик тикшерелгән (2018-2019 елларда-692).
Социаль куркыныч хәлдәге күп балалы гаиләләр яшәгән йортларда соңгы 4 елда 278 датчик урнаштырылган.
2019 елның сентябрендә күп балалы 32 гаиләдә социаль куркыныч хәлдә булган 2 гаиләдә 128 АПС датчигы урнаштырылган һәм тикшерелгән. Тагын 150 датчикны өстәмә бүлеп бирү турында ВДПО җитәкчесе исеменә хат җибәрелгән.
Янгын белдерүче прибор - «Кайгырту» ХСХКҮ хезмәт күрсәтүендә булган гражданнарның өйләрендә генә түгел, ә башка кешеләргә дә үз гаиләләре һәм гаиләләренең иминлеге, торак һәм милекнең сакланышы турында кайгыртырга ярдәм итүче прибор. Бер аппарат бәясе 250 сум тирәсе. Әмма бәла-каза белән чагыштырганда кеше өчен кайвакыт бу акчаның тиеннәр генә икәнен аңлыйсың. Бу очракта коткарылган гомерләр бәясе-бер-ике йөз сум гына. Чөнки кайчагында бер квадрат метрдагы янгын кеше яну продуктлары белән агулансын өчен җитәргә мөмкин, бигрәк тә ул күрше бүлмәдә тирән йокыда булса. Ә янгын хәбәрчесе бер минут эчендә яну чыганагын билгели һәм куркыныч турында фаразлый ала.
Янгынга каршы датчик урнаштыру махсус күнекмәләр таләп итми. Хуҗалар аны мөстәкыйль рәвештә сатып ала һәм бүлмә түшәмендә беркетә ала. Әмма мондый приборларны кибетләрдән генә сатып алырга кирәк.
Соңгы вакытта Татарстанда үзләрен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклар активлашты һәм бинаны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү уздырырга тәкъдим итәләр. Фатирга эләккәч, алар хуҗаларны ялгыштыра һәм янгын белдергечләрен һәркайсын берничә мең сум бәядән урнаштыра. Йөзләгән татарстанлы шушы җинаятьчеләр хәйләсенә эләккән. Нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр алдау корбаны булалар.
 Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре искәртә – янгын сүндерүчеләр беркайчан да фатирлар буенча йөрми һәм янгын белдергечне түләүле урнаштырырга тәкъдим итми! Әгәр сезнең гаилә түләүсез датчиклар урнаштыру программасы буенча туры килмәсә, аларны кибеттә сатып алырга һәм үз фатирыгызга яки йортыгызга мөстәкыйль урнаштырырга мөмкин. Бу берничә минутлык эш.
 Әлеге тартмачык сезне һәм сезнең якыннарыгызның гомерен саклап калырга булышачак. Шуңа күрә дә озакка сузмый, аны урнаштыру ягын карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев