Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь буынга үрнәк булып тора

Филипп Иванов 1968 елның 19 ноябрендә Түбән Кама районының Чабья авылында туып үсә. Хәзергесе вакытта әлеге авыл юк инде, чөнки анда Түбән Кама шәһәре төзелгән. Башка авыл егетләре кебек үк мәктәптә укыган, үсеп буй җиткән. Башта мәктәп, аннары СПТУ-46 тәмамлаган.

Спорт белән шөгыльләнгән, самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры кандидаты нормативларын үтәгән. Шулай ук парашют спорты белән дә шөгыльләнгән һәм 1982 елның 3 августында АН-12 самолетыннан беренче өч сикерүне башкарган. Шул ук елда Совет Армиясе сафларына чакырылган. Спортчы һәм парашютчыны,әлбәттә инде, һава-десант гаскәрләренә, аерым разведка ротасына (ОРР) алалар. Хезмәт итү чорында ул төрле төр самолеттан 36 тапкыр сикергән.
1984 елның апрелендә аларның дивизиясен, шул исәптә ОРР төркемен тревога буенча күтәреп, Әфганстанга җибәрәләр, монда Филипп үзенең хезмәттәшләре белән интернациональ бурычын үтәгән. Аның сугышчан бүләкләре дә бар.
Филипп сугышчан бүләкләрне нинди батырлыклар өчен алуы хакында сөйләргә яратмый. Фәкать кыска гына итеп: “Анда бит мин үзем генә түгел идем, барыбыз да бергә сугыштык”, - дип җавап бирә.
1984 елда ул өенә кайта. Укырга яки эшләргә кая барырга дигән сорау туа. ВДВ-да армия хезмәте, спорт белән шөгыльләнүләр артта калган һәм тыйнак егет үз алдына бердәнбер дөрес карар кабул итә, бу – милициягә эшкә бару карары була. Чыннан да, мондый биография белән – бу иң дөрес карар, өстәвенә, аның әнисе ягыннан булган ир туганы С.П.Шадрин КГБ да эчке разведкада, карт бабасы Я.Ф. Тарасов ерак үткән чорда көч структурасында хезмәт иткән, ә үзенең туган бабасы Тарасов Филипп Яковлевич милиция начальнигы булып эшләгән һәм 1941 елда фронтка киткән.
Шулай булгач, Филиппның һөнәр сайлавы очраклы гына түгел, ә чын мәгънәсендә гаилә династиясе буенча. 1986 елда ул Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң 1988 елда уголовный розыск оперуполномоченные вазыйфасына Чирмешән РЭЭБ нә эшкә җибәрелә. 1990 елда читтән торып КЮИ (ЭЭМ нең Казан юридик институты) укырга керә, аны 1994 елда тәмамлый.
Өч елдан соң Чирмешән РЭЭБ нән Яңа Чишмә РЭЭБ нә күчә һәм БХСС оперуполномоченные вазыйфасында хезмәт итә башлый, ә алга таба уголовный розыск начальнигы була. Уголовный розыскта хезмәт итү нәрсә соң ул? Бу йокысыз төннәр, бәйрәм көннәрендә дә эшләү, засада-тоткарлау һ.б. Гомеренә куркыныч янаган җинаятьчеләрне тоткарлау турында сөйләвен сорагач, ул: “Мин бит үзем генә түгел идем”, – дип шаяртып кына җавап бирә. Ә бит Мактау грамоталары, бүләкләү турындагы ЭЭМ әмерләре, милиция майоры званиесе аңа “үзем генә түгел идем” дигәнгә генә түгел, ә үзенең кыюлыгы, оператив эшләрне оештыра белүе һ.б. өчен бирелгән. Шәхси тыйнаклык, әлбәттә инде, ЭЭМ хезмәткәре өчен характерның лаеклы үзенчәлеге булып тора, ә Филипп нәкъ менә шундыйлардан.
2005 елда тиешле еллар эшләве буенча РЭЭБ-нең оператив кизү торучысы вазыйфасыннан пенсиягә чыкты.
Хәзергесе вакытта ул эшләвен дәвам итә, тик адвокат сыйфатында, Яңа Чишмә районы ЭЭМ бүлеге ветераннар Советы әгъзасы булып тора.
Полициядә бер генә бәйрәм дә Филипп Владимирович катнашыннан башка узмый, аеруча уголовный розыск көннәрен бәйрәм итү белән бәйле бәйрәмнәр. Бу бүлектә ул һәрчак чакырылган кунак. Чөнки элекке уголовный розыск начальнигының һәрчак әйтер сүзе һәм оператив эштәге яшь белгечләргә бирер киңәше бар. Гомеренең шактый өлешен ул кешеләргә хезмәт итүгә багышлады һәм шуңа да ул бүген дә сафта. Үтенечләре белән, төрле киңәшләр сорап кешеләр аңа мөрәҗәгать итүләрен дәвам итә һәм ул вазыйфасы буенча гына да түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары буенча да каршы килә алмый. Башкача булдыра да алмый ул. Филипп Владимировичның тормыш юлы полициядәге яшь буын хезмәткәрләргә үрнәк булып тора.
Вәлиҗан МОХСИНОВ, ветераннар Советы рәисе, отставкадагы милиция 
подполковнигы
Эдуард ЖИРНОВ,  
Россия ЭЭМ нең Яңа Чишмә районы бүлеге 
начальнигы 
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев