Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү дәрте генә ташып торыр Шаян, зирәк, асыл затлардан...

3 мартта РМЙ-да "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты": хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләп, 8 мартка багышлап концерт бирелде. Конкурсның җиде номинациясендә гүзәл затларыбыздан 16 вәкил, өч номинациядә райондагы авыл җирлекләреннән биш көчле зат катнашты. Финалга чыккан 5 кеше район данын Чистайда үткән зона этабында яклады, араларыннан Зинаида Кондеева белән Ольга Шилова...

3 мартта РМЙ-да "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты": хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләп, 8 мартка багышлап концерт бирелде.
Конкурсның җиде номинациясендә гүзәл затларыбыздан 16 вәкил, өч номинациядә райондагы авыл җирлекләреннән биш көчле зат катнашты. Финалга чыккан 5 кеше район данын Чистайда үткән зона этабында яклады, араларыннан Зинаида Кондеева белән Ольга Шилова "Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият" һәм "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинацияләрендә беренче булдылар. "Ир-ат - лидер" номинациясендә атлар үрчетүче, КФХ җитәкчесе Николай Скоков район, зона һәм республика турларында җиңүче булды.
Бәйрәм чарасын ачу өчен беренче сүз район башлыгы Вячеслав Козловка бирелде. Ул залда утырган барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр ирештерде. -Республика, район тормышында хатын-кыз булмаган, катнашмаган тармакны күз алдына да китереп булмый. Сез дус хатын-кыз, ана, хатын, әби генә түгел, гаилә җылысын саклаучылар да, - диде ул.
Аннан сәхнәдә үзләренең эшлекле сыйфатларын, иҗат потенциалын эштә, җәмәгать тормышының барлык өлкәләрендә - гаиләдә, бизнеста, мәдәнияттә, белем бирүдә, җитештерүдә уңышлы тормышка ашырган, гражданлык инициативаларында актив катнашкан хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Алар арасында Архангел һәм Черемухово Бистәләреннән алдынгы сыер савучылар һәм күп балалы әниләр: Светлана Барсукова белән Татьяна Абрамова, Черемухово АҖ хатын-кызлар советы рәисе Любовь Шабалдина, "Шешминка" ансамбле җитәкчесе, балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Светлана Пьянзина, Шахмай авылыннан иң әйбәт сөт җыючы Фидания Шәйхетдинова, шулай ук райондагы "Кызлар" яшьләр КВН командасы бар.
Соңрак алып баручылар "Ел хатын-кызы. Ел ир- аты: хатын-кыз карашы" конкурсында катнашучыларның барысының да исемнәрен атадылар, һәм сәхнәне район һәм зона турында җиңүчеләргә бирделәр. Черемухово Бистәсеннән Наталья Павлухина, Яңа Чишмәдән Ольга Шилова, Ленинодан Зинаида Кондеева һәм Петропавел Бистәсеннән Николай Скоков үзләре турында сөйләделәр һәм конкурс чыгышларын күрсәттеләр. Дипломантлар - "Өченче яшь героинясы" номинациясендә Гадәния Лотфуллина һәм "Күркәм йөрәкле ир-ат" номинациясендә Малик Әхмәтов (Тубылгы Тау) тәкъдир ителделәр. Автор һәм башкаручы Зинаида Кондеева үзенең дус кызлары - "Сурэкэ" һәм "Рябинушка" ансамбльләрендә катнашучылар белән бергә үз җырларыннан попурри башкарды. Иң матур чыгышларның берсе - "Ир -ат - лидер" номинациясендә республика туры җиңүчесе Николай Скоковныкы булды, ул элиталы орлов токымлы юртаклар үрчетү буенча Татарстанда иң эре ат заводы җитәкчесе. Сәхнәгә дон казаклары киемнәреннән Скоковлар гаиләсеннән берьюлы өч буын ир-ат: Николай, аның әтисе Александр Алексеевич һәм улы Александр чыкты. Николайның хатыны Галина һәм вокаль-бию төркеме белән алар "Ой вы кони, мои кони", "Эй, казак, седлай коня" һ.б. җырлар һәм биюләр белән залдагыларны дәртләндереп чыгыш ясадылар. Николай үзенең гаиләсе, атлар белән мавыгуы - бусы инде аның тормышында төп эшенә әверелгән, атлар үрчетүдә үткән зур юлы турында сөйләде. Ул сөйләгәндә экранда Скоковларның ат фермасы, юртакларының спорттагы җиңүләре турында видеопрезентация күрсәтелде.
Чыгышлар азагында район башлыгы урынбасары һәм хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде, җиңүчеләрне котлады, аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Ул залда утыручы барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, исәнлек-саулык, шатлык, бәхет теләде.
Тамашачылар аларның чыгышларын җылы кабул иттеләр, аларны да, концертта катнашучы "Йолдызлык" конкурсында финалга чыгучыларны да, шулай ук Наталья Таротина, Илназ Шәйхетдинов, Владимир Охотников һәм башкалар чыгышын көчле алкышларга күмделәр. Җырларның һәркайсы хатын-кызларны данлады, әниләргә һәм әбиләргә багышланган иде. Сәхнәдә чыгыш ясаучылардан хатын-кызларга котлау сүзләре һәм изге теләкләр бер дә тынып тормады.
Соңыннан "Хатын-кыз кулы белән" дип аталган конкурска йомгак ясалды, ясалган әйберләр күргәзмәсе РМЙ фойесында оештырылган иде. Конкурста катнашучы кул эшләре осталары - әбиләр, әниләр, кызлар бик тә матур әйберләр әзерләгәннәр. - Шундый матурлар, жюрига иң-иңнәрен ачыклавы да бик авыр булды, - диде район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, жюри әгъзасы Луиза Исхакова. Озак кына хәл иткәннән соң беренче урын Минҗиан апа Минхәеровага бирелде, Галина Усманова - икенче, Евгения Лаврова - өченче урынны яуладылар, сәхнәдә аларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Концерт тамашачыларга бик тә ошады, соңыннан хәтта таралышасы да килмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев