Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәү дәрте генә ташып торыр Шаян, зирәк, асыл затлардан

Зирәк, җаваплы, таләпчән, сакчыл, киң күңелле, хәйләсез, кайгыртучан, аралашучан, күңелле: һәр хатын-кызга да шундый характеристика бирмиләр, бигрәк тә хисапчы һөнәренә ия кешегә. Ә менә Шахмай авыл җирлеге башкарма комитетында 33 ел нәкъ менә шундый сыйфатлар хас бухгалтер эшли - бу Фәрдәнә Галимова. Аңарга ничек шулай барлык сыйфатлар да хас булуын,...

Зирәк, җаваплы, таләпчән, сакчыл, киң күңелле, хәйләсез, кайгыртучан, аралашучан, күңелле: һәр хатын-кызга да шундый характеристика бирмиләр, бигрәк тә хисапчы һөнәренә ия кешегә.
Ә менә Шахмай авыл җирлеге башкарма комитетында 33 ел нәкъ менә шундый сыйфатлар хас бухгалтер эшли - бу Фәрдәнә Галимова. Аңарга ничек шулай барлык сыйфатлар да хас булуын, аларның ничек һәм кем тарафыннан салынган булуын белергә теләп, без сүзне Фәрдәнәнең үзенә бирдек.
-Барысы да балачактан килә: минем әти-әнием хезмәт сөючән кешеләр, алар авырлыкны күп татыды, шулай да чыдам һәм нык булып кала белгәннәр, ничек кенә булмасын, тормышны яратудан туймаганнар. Дөрес, әтием мәрхүм инде, ә әнием изге күңелле кеше. Мин дә үземә 55 яшь тула дип хис итмим. Миңа бу турыда башкалар әйтә, ә мин гаҗәпләнәм: булмас ла? Миңа һәрвакыт 55 яшь актив тормыш рәвеше алып бару тукталыр, өйдә торып оныклар тәрбияләп, оекбашлар бәйләп утырыр чак җитәр кебек тоела иде. Ә хәзер менә уйлыйм-уйлыйм да, юк инде, болар бар да картлыкка калып торсын, гәрчә минем инде ике оныгым үсеп килсә дә, мин әле яшь.
-Балаларыгыз Яр Чаллыда яши. Әгәр кайсы да булса сезнең янәшәдә генә яшәсә, эшегезне калдырып, оныклар белән утырыр идегезме?
-Бәлки бу кемгәдер бик гаҗәп тоелыр, шулай да мин юк, утырмас идем дим. Оныкларымны һәр атна саен күреп торам, алар белән аралашам, әкиятләр сөйлим. Әлегә шул җитәр дип уйлыйм, тәрбияләү эшләре белән әти-әниләре шөгыльләнсен. Без тормыш иптәшем Җәүдәт белән өч ул үстердек, Аллага шөкер, киленнәр зарын ишеткәнем юк.
-Ә ирең "Ял ит, өйдә генә эшлә" димиме соң?
-Өйдәге эшләрне эшләргә мин өлгерәм, хәзер сыер да асрыйбыз, үгезләр дә үстерәбез, өйдә һәрчак чисталык һәм уңайлылык булдырырга тырышам. Әгәр дә инде миңа нинди дә булса сәбәп аркасында эшемне калдырырга туры килсә, мин төрле шәһәрләрдә булырга теләр идем, Мәскәүгә дә барып кайтыр идем, диңгезне дә гомеремдә бер генә тапкыр күрдем, Питерда бер дә булганым юк.
-Без Сезгә мондый мөмкинлекне тудыра алабыз: юбилейдан соң кая телисез, шунда бара аласыз, - дип шаяртты АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов, - тик ялны 10 көнгә генә бирәчәкбез.
Фәрдәнә белән бергә икенче ел эшли Ринат, финанс эшләренә төшенергә аңа ул булышкан, бюджет акчаларын экономияле һәм максатчан сарыф итәргә өйрәткән. Үзенең хезмәттәше турында ул менә ниләр сөйли:
-Авылдашымны күптәннән беләм мин, әмма хәзер башкачарак беләм: аралашканда ул бик гади, шаяртуларны җиңел кабул итә һәм үзе дә шаярта белә, әгәр сүз эш турында барса, ул башка - җитди һәм эшлекле кешегә әйләнә: салымнар буенча бурычлыларга карата либераллык күрсәтеп утырмый. Шуңа күрә, бәлки, кемдер аңа үпкәли дә торгандыр, әмма авыл җирлекләре бухгалтерияләре отчет тота торган бүлек җитәкчеләре Фәрдәнә Фоат кызының эшен бәяли беләләр, ул аларда яхшылар исәбендә. 33 ел эшләү дәверендә Фәрдәнә Шахмай АҖ башлыклары Гомәр Баһманов, Илшат Кәбировлар белән, 23 ел буе Рифкат Миръякупов белән эшләгән һәм, финанс мәсьәләләреннән тыш, ул авыл җирлегендәге башка мөһим мәсьәләләрне дә алар белән берлектә хәл итәргә өйрәнгән. Шуңа күрә мин, үзебезнең АҖ өчен ул әле бик күп еллар хезмәт куяр дип, чын күңелдән өметләнәм.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев