Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яши белеп яши алар

Кемдер бигрәк тә туры килә торган сүз уйлап тапкан - авыл активистлары. Юк, бу хезмәт бурычы яки үз дәрәҗәсен күтәрү өчен "активлашучылар" түгел, ә балаларын үстереп, оныкларын тәрбияләшкән, стажын тутырып, пенсиягә чыккач та өендә йомылып утырмый, тагы да активрак яши башлаучылар.

Ә менә аларның актив тормыш алып баруы үзләренә генә түгел, ә җәмгыятькә дә файдалы булсын өчен - берләшкәннәр.
Иҗтимагый оешма - пенсионерлар берлеге булдырып, алар елдан-ел үз сафларын арттыралар - үз араларына өченче яшь кешеләрен күбрәк җәлеп итәләр.
Җомга көнне, 6 октябрьдә, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Яңа Чишмәдәге "Олимп" спорт комплексында "Картаямени соң йөрәк" дип исемләнгән чара булып узды, анда киләчәккә өмет белән караучы авылның иң актив пенсионерлары җыелган иде, чыннан да, аларда безгә үрнәк алыр, өйрәнер нәрсәләр бар.
Чараны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек, шулай ук "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлекчәсе оештырган. Шуңа да бу чара Ольга Лаврентьева һәм Зөлфия Бикбоваларның сәламләвеннән башланды. Үз чыгышларында алар Яңа Чишмәдәге иҗтимагый оешмалар - ветераннар советы һәм пенсионерлар берлеге тормыш тәҗрибәсен һәм гореф-гадәтләрне таратучылар, ә совет әгъзалары үзләренең активлыклары белән күп кенә яшьләргә үрнәк булып торалар, дип билгеләп үттеләр. Алар тарафыннан "Селяночка" иҗат коллективы оештырылган, алар арасында ветераннар арасында үткән республика ярышларында район данын яклаучы байтак кына спорт кешеләре бар.
Һәм менә 6 октябрьдә дә алар спорт костюмнары киеп теннис мәйданчыгында, шахмат һәм шашка такталары артында дусларча очрашу оештырдылар, дартсингта ярыштылар, кул көчләрен сынап карадылар. Җиңүчеләр дә булды һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Аннан соң чәй табыны әзерләделәр, монда исә "Селяночка" үзләре яраткан шаян җырларны башкарды.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев