18 мартта Россия Президентын сайлаулар көнендә яңачишмәлеләр "Әйдәсайлауларга" фотоконкурсында катнаша ала.
Конкурста милләтенә, яшенә, җенесенә, яшәү урынына, шөгыле һәм ни белән мавыгуына бәйсез рәвештә теләсә кем катнаша ала. Фотографияне Iphone, Ipad, фотографияне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче теләсә нинди башка төр смартфон яисә җайланмадан файдаланып ясарга ярый.
Фотоконкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
"Сайлаучылар гаиләсе";
"Тату сайлаучылар";
"Иң яхшы селфи";
"Стильле сайлаулар";
"Креатив фото";
"Иң елмаючан сайлаучы";
"Булачак сайлаучы";
"Минем еллар - минем байлыгым";
"Иң танылган сайлаучы";
"Сайлаучы - студент";
"Сайлаучы - 2018";
"Актив волонтер";
Конкурста катнашу өчен 2018 елның 18 мартында үзеңнең сайлау участогыңа килергә, бинада конкурсның исеме белән фотозонаны табарга, шушы фонда фотога төшәргә, фоторәсемне ВКонтакте һәм / яки Instagram социаль челтәргә куярга, фотоконкурсның #айданавыборы хэштегка һәм торак пунктның хэштегына куярга кирәк (мисал өчен, #айданавыборы# новошешминскийрайон, #айданавыборы#новошешминск, #айданавыборы# слободапетропавловская, шулай ук ВУЗ исемен атап өстәмә хэштег (теләк буенча) куярга, www.айданавыборы. РФ сайтында фотоконкурсның барышын күзәтергә һәм сайтта охшаган фотография өчен тавыш бирергә кирәк.
ВКонтакте һәм /яки Instagram социаль челтәрләрдә катнашучының профиле "ачык" булырга тиеш.
Фотоконкурс 2018 елның 18 мартыннан 2018 елның 1 апреленә чаклы түбәндәге этаплар буенча үткәреләчәк:
2018 елның 18 марты - конкурс старт ала.
2018 елның 20 марты - эшләрне кабул итү төгәлләнә, тавыш бирү башлана.
2018 елның 25 марты, вакыт: җирле вакыт буенча 15 сәгать 00 минутта бирелгән тавышларны санау төгәлләнә.
2018 елның 20 марты - 2018 елның 1 апреле - нәтиҗәләр игълан ителә, җиңүчеләр бүләкләнә.
Призлар арасында - Iphone, Ipad Pro, гироскутерлар, велосипедлар, телефоннар, Power dank, фотоаппаратлар һ.б.
Яңа Чишмә районы җитәкчелеге тарафыннан әлеге конкурсны өстәмә #айданавыборы#НШВвыборы хэштегы белән Яңа Чишмә авылы халкы арасында үткәрергә хәл ителгән.
Сайлап алу критерийлары лайклар саны буенча, комиссия карары буенча, киң таралу һәм оригинальлек буенча.Үткәрү вакыты төп конкурсныкы кебек үк.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев