Реклама
Җәмгыять
Җыелган барлык акча авыл файдасына китә
Тубылгытау авыл җирлегендә 2017 елның 19 ноябрендә узган референдумда, көндезге бүлектә укучы студентлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тол калган хатын-кызлар, беренче төркем инвалидлардан тыш, үзара салым акчасын балигъ яшьтәге һәр кешедән 500 сум җыярга хәл иткәннәр.
Җыелган акчаларны юлларны кардан арындыруга, зиратны төзекләндерүгә (корыган агачларны кисүгә, үләннәрне чабуга, чүп-чарны чыгаруга), Тынычлык һәм Дуслык урамнарына вак таш-комлы катнашма салуга, санкцияләнмәгән чүп-чар урыннарын тотуга, суүткәргечкә агымдагы ремонт эшләренә һәм хезмәт күрсәтүгә, янгын сүндерү өчен тагылма-цистерна сатып алуга тотарга планлаштырганнар.
План буенча җыем 182500 сум (365 кеше) тәшкил иткән, тик 147500 сум (295 кеше) гына җыелган, республикадан бирелгән субсидия белән 737500 сум булган (узган ел - 548 мең сум). 385500 сумын Дуслык урамындагы калган җиргә вак таш-комлы катнашма салуга бүлеп куйганнар, 87 мең сумы – чүп-чар урынын чистаруга, 97 мең сумы - юлларны тотуга һәм аларны кардан чистартуга, 98 мең сумы – янгын сүндерү өчен тагылма-цистерна сатып алуга.
- Барлык планнарыгыз да тормышка аштымы? Ни өчен барлык сумманы да җыя алмадыгыз? - дип сорадык без АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйловтан.
- Төп эшебез, әлбәттә, урамнарга вак таш-комлы катнашма салу иде. Шуңа да аны хәл итү өчен без, узган елдагыча, яңадан 500 шәр сум җыярга хәл иттек. Урамнарны төзекләндерүгә без җыелган акчаның яртысын бүлеп куйдык - 385,5 мең сум. Тик бу акча Дуслык урамының бер өлешенә генә җитә, чөнки яхшы вак таш кыйммәт тора. Подрядчы “Ремстрой“ ҖЧҖ тиздән эшкә керешәчәк һәм 31 октябрьгә төгәлләргә сүз бирде. Яшьләр урамына вак таш киләсе елда республика программасы буенча салыначак. Үзара салым буенча акча тулысынча җыелмады, нигездә, намуссыз кешеләр бирмәде.Чүп-чар урыннарын тоту эшен ярты ел шәхси тракторы булган Александр Журавлев башкарды, калган 43 мең сумына Чистайдан “Фабула“ ҖЧҖ белән килешү төзедек (чүп-чар урынын тулысынча бетерүгә). Ел саен юлларны кардан чистарту эшен дә шул ук Александр Журавлев башкара. Авыл халкы аның эшеннән бик канәгать.
Тагылма-цистерна белән бергә яңа мотопомпа, өч яңа янгын эчәге, шланг һәм брандспойт та сатып алынды (98 мең сумлык). Су белән тәэмин итү системасы буенча бездә тишелгән (өзелгән) урыннар бар иде, шуларның икесе бетерелде, ремонт эшен (15 мең сумлык) Владимир Кондеев башкарды.
Зиратны төзекләндерү буенча эшләр (үләннәрне чабу) башкарылды. Хәзергесе вакытта карт агачларны кисү эше башкарыла, моңа без 30 мең сум тотабыз.
Без Тубылгы Тау халкыннан да сораштырдык, үзара салым буенча программаны алар хуплыйлармы икән.
Эльмира Әбдрәфыйкова, сатучы: Җыярга кирәк, әлбәттә, программа яхшы. Тик җыем күләмен һәрьяклап исәпкә алырга кирәк, әйтик, күп балалы гаиләнең кереме нинди булуын. Менә минем ирем колхозда эшли, хезмәт хакын аңа өлешләп кенә түлиләр, өч балабыз һәм 500 сум безнең өчен сизелерлек сумма. Үзара салым акчалары буенча минем тәкъдимнәрем болайрак: балалар мәйданчыгын яхшыртырга, аны йә тегендә, йә монда күчерәләр. Анда әле яктылык та начар, хәзер бит иртә караңгы төшә. Ике балалар мәйданчыгы урынына берне ясау кулайрак, тик яхшыны.
Рәмзия Мәҗидуллина, педагог.
- Без, Дуслык урамында яшәүчеләр, безнең урамдагы юлга вак таш түшәү хакында борчылабыз. Үткән елда аны ясадылар һәм безнең йорт янына җиткәч вак таш бетте. Кызганыч! Барлык машиналар, сөт ташучы машина безнең йорт яныннан борыла, чөнки алга таба юлсызлык. Йорт янында су җыела, ә язын һәм көзен безнең урам бөтенләй дә куркыныч хәлгә төшә: “Ремстрой“ ҖЧҖ дән килгән иделәр, Зирекледәге юлны төгәлләгәч, сезгә киләбез, диделәр. Бик тә көтәбез! Инде кыш якынлашырга да күп калмады, ә юл һаман юк. Киләчәккә тәкъдимем – су трассасы начар, яңасы кирәк. Ясыйбыз дигән иделәр. Ни өчен аны безнең урамнан башламаска соң? Алайса һәрчак бөтен эшне югары урамнардан башлыйлар, ә безнең түбән урамда, һәрвакыттагыча, иң соңгы чиратта. Урамның тагын бер ягын, Кала башы тавы ягындагысын кышын кардан чистартмыйлар. Юл буенча өскә таба менеп була әле, ә төшүе кыен. Әгәр дә кар күп булса, янгын куркынычсызлыгы максатларында да кирәк ич. Үзара салым акчасы күләменә килсәк, 500 сум – бу нормаль.
АҖ башлыгы аңлатмасы. Балалар мәйданчыгын бер урыннан икенчесенә күчерү яңа клуб төзелеше аркасында гына булды. Мәйданчык авылда ике: берсе спорт мәйданчыгы, аларны берничек тә берләштереп булмый. Балалар мәйданчыгындагы лампа ике көн генә янмый әле – аны гарантия буенча якын араларда алыштырачаклар. Авыл Советы янындагы спорт мәйданчыгында ике лампа яна.
Су скважинасы кырда борауланачак һәм аннан, ике урам аркылы, су башта Дуслык урамына берничек тә килә алмый. Урамнардагы чиратка килгәндә, Дуслык урамына быел вак таш салыначак, ә менә югарыдагы Яшьләр урамына әлегә таш түшәлмәгән.
Бу урамның бер өлеше (тау ягыннан) үтеп йөрерлек түгел, текә, җиңел машина кышын аның буенча менә алмый һәм алга таба юл юк. Аны кардан чистарту өчен тагы да куәтлерәк - К-700 техникасы кирәк. Агрофирма мондый техниканы безгә биреп торганда, керергә кыен булган тыкрыклар периодик төстә чистартылып тора.
Ольга Иванова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев