Йорт - хуҗаның йөзе
Яхшы хуҗа үзенең өен матур итәр өчен һәр аяз көннән файдаланып калырга тырыша.
Ә язын аеруча да, чөнки бу матурлык җәй буена һәм көз башларына кадәр булдырыла. Нәкъ менә шушы чорда агачлар утыртыла, чәчәк түтәлләре ясала, коймалар буяла, утырып ял итәр өчен беседкалар төзелә, тышкы ремонт эшләре башлана. Кыска гына вакыт эчендә хуҗалар үз йортларын чын әкияткә әверелдерәләр. Кайберәүләр үзләренең йорт янындагы территорияләрен төзекләндергәндә төрле фантазияләр кулланалар, тәртип һәм чисталык кына түгел, матуррак та итәргә тырышалар.
Чабаксар авыл җирлегендә Николай һәм Валентина Беляниннар, Петр һәм Алевтина Гурьяновлар, Рус Чабаксарыннан пенсионерлар Николай һәм Валентина Сальниковларның йортлары иң чистасы һәм иң төзекләндерелгәне дип танылган, алар үзләренең йорт тирәләрен яхшыртуда ялкауланып ятмыйлар, тәртиптә һәм чиста итеп тоталар. Чуаш Чабаксарында – Сергей һәм Ольга Ильиннар (быел үз йортлары янына агачлар да утыртканнар), Сергей һәм Людмила Ильдуловлар, Сергей һәм Любовь Моляковлар. Әлеге авыл җирлегендәге кечкенә авылларда да матур йортлар бар, мисал өчен, Благодаровка поселогыннан Александр һәм Наталья Ермолаевлар йорты.
Черемухово Бистәсендә авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина Үзәк урамдагы бөтен йортны чиста һәм төзекләндерелгән йортлар дип атады. Ул шулай ук Яр буе урамында яшәүчеләрне дә билгеләп үтте. Анда күпчелек пенсионерлар гына яшәсә дә, йортлар һәрчак чиста, җыештырылган. Пенсионер Иван һәм Зоя Слимовларның йортын даими төстә үрнәк итеп куялар. Үткән елда алар “ЭкоЯз-2017“ конкурсында призер булган иделәр. Белоглазов Владимир һәм Наталья үз йортлары тирәсендәге бик тә зур территорияне җыештырып торалар.
- Шушындый гаиләләргә җыештыру турында искә төшереп тә торасы түгел, - дип сөйли Елена Александровна.
Шахмайда авыл халкының хезмәт сөючәнлеге аркасында матур йортларны санап та бетерерлек түгел. Алар арасында Зәкия Гарифуллинаның һәм аның улы Рафик йорты, пенсионер Розалия Гыйльметдинова йорты һ.б. Һәм бу Розалия апа берүзе генә яшәвенә дә карамастан. Чертушта битараф хуҗалар һәм ямьсез йортлар бөтенләй юк – авыл бик чиста. Мисал өчен, өлкән яшьтәге Әбзуния Хәбибуллина үзенең йортын тышкы яктан ел саен буйый. Чаллы Башы авылы халкы да йортларын төзекләндерергә ярата. Иң яхшыларның барын да санап бетереп булмый, тик шулай да Илсөяр һәм Фәргат Дәүләтшиннар, Илһам һәм Зөләйха Таҗетдиновлар, Марат һәм Гөлназ Исмәгыйловларны атап үтәргә кирәктер.
Архангел Бистәсендә дә һәр ел саен үзләренең йортларын тәртипкә китерәләр, тышкы якларын яхшырталар. Александр һәм Любовь Тропыниннар, Юрий һәм Ольга Петровлар, Леонид һәм Татьяна Дмитриевлар, Сергей һәм Наталья Таротиннар, Равил һәм Миннегөл Яруллиннарның өй фасадлары бик матур, яңа түбәләр, йорт янында чәчәк түтәлләре...
Һәр авылда шундый хезмәт сөючән кешеләрнең күп булуы сөендерә, андыйлар үз йортлары һәм территорияләре яхшырак, пөхтә һәм матуррак булсын өчен уйлап та карамаучылардан күбрәк. Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитетында начар мисаллар сыйфатында Андрей Емелин, Татьяна Сосниналарның йортларын атадылар. Аларга төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен һәрдаим адм. штрафлар языла. Ә менә шәп хуҗалар дип Михаил һәм Татьяна Малиновлар гаиләсен әйттеләр. 2010 елдан алар сүтәргә дип билгеләнгән йортны ипотека буенча сатып алганнар. Нәкъ өч ел дигәндә бу иске, җимерелеп беткән йортның эзе дә калмаган. Җир кайтарганнар, яңа янкорма, гараж, сарай, коймалар ясаганнар. 2015 елда өйне сайдинг белән тышлаганнар. Хуҗа кеше һәр эшкә оста икән, эчке бизәкләү һ.б. эшләрне үз куллары белән башкарган, әлбәттә, әтисе һәм ир туганы да булышкан. Бар эшләрне үз хезмәте, үзе эшләп тапкан акчага ясаган. Иртәдән кичкә кадәр эштә булуына да карамастан, барысына да өлгергән - Михаил “Стрела – М“ ҖЧҖ-дә шофер булып эшли. Төзекләндерү буенча аның планнары әле бетмәгән. - Барысын да икәүләп эшлибез, бакчада да, йортта да, иртән иртүк торабыз. Ярдәмчеләребез – ике улыбыз да үсеп килә, - дип сөйли Татьяна.
Ничек диләр әле, һәр ир-ат үз гомерендә “агач утыртырга, малай үстерергә, йорт төзергә тиеш“.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев