Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ышаныч һәм хөрмәт булганда

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Аларны язмыш очраштыра. Үзләре төрле, ә үзләре бер-берсен күз карашыннан ук аңлыйлар. Бу Екатерина Бистәсеннән Валентин Михайлович һәм Ирина Васильевна Коробочкиннар. Алар ярты гасыр диярлек бергә бәхетле гомер итәләр. 

Ирина тумышы белән Владимир өлкәсеннән, 1974 елда Покров педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Татарстанга килә. Кызыл диплом Иринага кая барырга икәнен үзенә сайларга хокук бирә һәм ул Төньяк Кавказны сайлый. 

Хыялы хыял гына булып кала

Укытучы һәм куратор Иринага: «Мин киңәш итмәс идем. Анда сине урларлар. Татарстанга бар, бу тыныч төбәк һәм анда кешеләр дә яхшы, өйдән дә ерак түгел», дигән. Ирина киңәшне тыңлый һәм 17 яңа укытучылардан торган төркем составында Казанга килә.

«Мәгариф министрлыгында безнең алда республика картасын ачтылар. «Сайлагыз», — дип түгәрәкләр белән әйләндереп алынган, укытучылар кирәк булган районнарны күрсәттеләр. Чистай районына күз салдым. Чистайның мәгариф бүлегендә безне Катя Гребнева белән бергә Екатерина Бистәсенә җибәрделәр, — дип сөйли Ирина Васильевна. 

— Авылга кадәр юл бик озын булып тоелды. Автобус тукталышында безне мәктәп укытучысы Зинаида Ивановна каршы алды. Мәктәпкә килгәч, «фән гыйбадәтханәсе» бинасы мин очраткан биналарга охшамаганлыгын аңладым. Бу бер катлы агач бина иде. Ләкин безне мәктәптә бик җылы һәм дусларча каршы алдылар. Кичкә таба безне җирле хатын-кызның фатирына билгеләделәр. Без әйберләрне урнаштырып бетерүгә, тәрәзә шакыдылар. Фатир хуҗасы: «Бригадир миңа эш кушты, иртәгә ындыр табагына эшкә барам», диде. «Валя түти, әйдәгез, сезнең урынга ындыр табагына эшкә без барыйк. Авыл кешеләре белән дә танышырбыз», — дидек. Валя түти шатланып риза булды. 

Ә бу вакытта...

Зинаида Ивановна Коробочкина, ишек төбендә аяк киемен салганда, болай ди: «Бераз тоткарландым. Ике яшь кыз безнең мәктәпкә укытучы булып килде, аларны Валя түтинең фатирына урнаштырдым».

Күптән түгел генә армиядән кайткан һәм «Шешминский» совхозында ГАЗ-52 машинасында шофер булып эшләгән улы Валентин җанланып киткәндәй була: «Кызлар чибәрме соң?». «Әлбәттә. Берсе аксыл, икенчесе чегән кызына охшаган, — дигәнне ишетүгә ул: «Менә икенчесенә мин өйләнәм дә инде», ди. Әнисе һәм аның сеңелесе, бер-берсенә карашып, елмаеп куялар.

Икенче көнне ындыр табагында 

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Егет шунда ук «чит» кызларны күрә. Алар авыл кызларыннан киемнәре, сөйләшүләре һәм үз-үзләрен тоту культурасы белән аерылып торганнар. Сменадан соң үзенең «газ» машинасы белән алар янына килеп туктый: «Кызлар, сезне авылга кадәр алып кайтыргамы?», ди. Алар юлда танышалар. Валентин кызларны клубка чакыра. Ирина белән Катя бик теләп ризалашалар: авыл яшьләре белән танышу аларның да планында була, яшь кызларга «Комсомол» дип аталган бер яшьләр ячейкасында булырга туры килә. Ирина белән Валентинның танышуы дуслыкка, ә аннары кинәт кенә аларның дуслыгы — мәхәббәткә әверелә, кыскасы, яңа ел якынлашканда, 1975 елда Валентин Иринага тәкъдим ясый. Яз җиткәч, алар туй ясыйлар һәм бәхетле гаилә тормышы белән яши башлыйлар. 

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Математика укытучысы һәм...

Ирина Васильевна беренче көннән үк «эшкә җигелә».

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Аңа 4 Б сыйныфы белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар, ул дүртенче сыйныфларда математика, бишенче сыйныфларда немец телен укыта, дәрестән тыш вакытта бию түгәрәге алып бара, сыйныф почмакларын һәм мәктәп коридорларын стендлар белән бизи. Мәктәптә аның иҗади сәләте турында имеш-мимешләр авыл буйлап тарала. Һәм менә ул инде рәсем ясый һәм бәйрәмнәргә агитплакатлар һәм лозунглар яза, балаларны иҗади конкурсларга әзерли. Моннан тыш, Ирина Васильевна фельдшер-акушерлык пунктына да булышырга өлгерә: ул вакыттагы фельдшер Михаил Николаевич Коробочкин (Иринаның каенатасы) үтенече буенча ул ФАПтагы журналлар тышына язган һәм пациентларның карточкалары урнаштырылган тартмаларны тиешенчә билгеләп куйган. 


Аңлаучан ир һәм кайгыртучан әти

Һичшиксез, Ирина Васильевна ире ярдәменнән башка үзен һәрьяклап күрсәтә алмас иде. Нәкъ менә ире аңа үзен профессиональ һәм иҗади яктан күрсәтергә мөмкинлек биргән. Беренче уллары Игорьга бер яшь тулгач, ул аңа эшкә чыгарга рөхсәт итә, ул вакытта алар инде Ивановка авылында яшәгәннәр һәм анда Ирина башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Бу вакытта улы турында күпчелек вакыт әтисе кайгырткан. 

Өч елдан соң Коробочкиннар гаиләсендә кызлары Люба туа. Гаиләнең тулылануы Ирина Васильевнага авыл һәм мәктәп тормышының үзәгендә булырга комачауламаган. Ә тиздән Екатерина Бистәсендә күп фатирлы йорт төзелә һәм анда аларга фатир һәм балаларга балалар бакчасында урын тәкъдим итәләр. 

Ирина Васильевна Екатерина мәктәбенә кайта, ә Валентин Михайлович авыл клубы мөдире була. Шул вакытта Ирина Васильевна, иренә ярдәм итәр өчен, иҗат коллективына кушыла.

уннан бирле мәктәп эше белән беррәттән, ул клуб эшчәнлегендә иренең төп ярдәмчесе була. Ирина Васильевна Екатерина Бистәсендә районда үткәрелә торган иҗат отчетларына әзерлек буенча баш оештыручыга әверелә: сценарийлар яза, репертуар әзерли, сәхнә костюмнарына заказ бирә, концертларны алып баручы да була, балаларны чыгышларга җәлеп итә һәм үзе дә җырлый.

Мәгарифтәге казанышлары

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Укытучының казанышлары укучыларның нәтиҗәләреннән бәяләнә. Ирина Васильевна аларны язарга һәм укырга гына өйрәтми, ә уйларга, мәсьәләләрне хәл итүгә яңа алымнар табарга өйрәтә. Ул үз укучыларын олимпиадаларга әзерли, балалар призлы урыннарга лаек була, укытучы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Дипломнар ала. Ирина Коробочкинаның «Интеграцияләнгән дәрес» темасына фәнни эше «Фән һәм мәктәп» журналында басылып чыга. Ә брошюраның тышлыгында Ирина Коробочкинаның фотосы.

Югары категорияле укытучы Ирина Васильевна күп еллар район укытучылар методик берләшмәсе җитәкчесе була. Мәктәп коллективында аны профком әгъзасы итеп сайлыйлар, биредә Ирина Васильевна үзенең сәләтен иҗтимагый эшләрне генә түгел, ә хезмәттәшләре өчен ял оештыруда да күрсәтә.


Совхоздан — лесхозга

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Валентин Михайлович Коробочкин яхшы эшләгәне өчен совхоз директоры тарафыннан берничә тапкыр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Ә 1994 елда аңа Ибрай урманчылыгыннан тәкъдим килә, анда урманчы — лесник кирәк икән. Ә җаваплы, тырыш һәм принципиаль Валентин Коробочкин бу вазыйфага бик тә туры килүче кеше була. Өстәвенә, ул һәвәскәр аучы буларак, җирле урманчылыкны, урман җәнлекләренең гадәтләрен яхшы белгән. Ә бу урманчы эшендә иң мөһиме. 21 ел ул урман хуҗалыгы өчен җаваплы була, алай гына да түгел, бу эшне иҗтимагый йөкләнеш белән бергә алып бара: район аучылык җәмгыяте рәисе итеп сайлана. Биш ел районның аучылык белгече була. Үз хезмәте өчен Валентин Михайлович Россия Федерациясенең ике Мактау грамотасы белән бүләкләнә, шуның нигезендә «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Ул сигез ел элек 62 яшендә лаеклы ялга чыккан. 9 ноябрьдә ул үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Валентин Михайлович урманны ярата һәм анда күп вакытын үткәрә, кыргый хайваннар булган барлык урыннарны яхшы белә. 

Белем йортыннан — гыйбадәтханәгә

Төрле темпераментта һәм мәнфәгатьләре дә төрле булган кешеләр ничек бәхетле була соң, язмабыз шул хакта.

Лаеклы ялга чыккач, Ирина Васильевна йортны, бакчаны, ишегалдын бизәү -матурлау белән шөгыльләнә: физик хезмәт аңа һәрвакыт шатлык китерә, ул җирле чиркәүгә дә йөри. 
2015 елда Архангел чиркәвеннән гыйбадәт кылу өчен килгән Георгий атакай Иринага гыйбадәт кылу вакытында псаломнар укырга тәкъдим итә. 2019 елдан аны Екатерина гыйбадәтханәсе старостасы итеп билгелиләр.

«Бу елның җәендә, кече чиркәүләргә ярдәм фонды тарафыннан безнең чиркәүдә яңа иконостас урнаштырдылар. Семион атакай җылылык үткәрү өчен акча эзләде. Мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр: Мария һәм Юрий Кисловлар, Любовь һәм Павел Хорьковлар акчасына косметик ремонт ясалды, идәнгә линолеум да җәйдек», — дип уртаклаша Ирина Васильевна.

Гаилә

Олы улы Игорь Коробочкин Казанда яши. Ул эчке хезмәт полковнигы дәрәҗәсендә «Таиф» компаниясенең иминлек хезмәтендә генераль директор урынбасары вазыйфасын башкара. Аның өч баласы бар.

Кызы Любовь Былинкина (Коробочкина) Яңа Чишмәдә яши, мировой судта эшли. Любовь Валентиновнаның ике баласы бар.

Бүгенгесе көндә Валентин һәм Ирина Коробочкиннар үзара аңлашып, матур гына гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев