Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ышаныч, өмет һәм мәхәббәт - аның тормыш юлдашы

22 февральдә Ленино авылыннан Любовь Петровна Сидорова үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Любовь Петровна Ленино авылында күп балалы гаиләдә туып үсә.  Аның әти-әнисе авыл кешеләре, балаларын тәрбияләү өчен тырышып хезмәт куйганнар һәм барысына да яхшы белем алу мөмкинлеге биргәннәр.
Любовь нефть химиясе техникумының кызыл дипломын алган, ике ел шин заводында мастер булып эшләгән. 1978 елда кияүгә чыккач, ире Анатолий белән туган авылына кайтырга карар итәләр. 
Авылда Любовь Петровна Ленино урта мәктәбенең мәктәп яны интернатына тәрбияче булып урнаша. Җиде елдан соң, интернат ябылгач, аңа «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозда бухгалтер-кассир вазыйфасын тәкъдим итәләр. Вазыйфасы җаваплы һәм тиешле белем таләп итә һәм Любовь «Бухгалтер» белгечлеге буенча Әлмәт авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. 
Колхозда унсигез ел эшли. Колхозлар беткәч, Любовь Петровнаны ул елларда район башлыгы урынбасары булып эшләгән Наилә Закирова Ленино җирле үзидарә Советына секретарь итеп эшкә чакыра.
Любовь Петровна һәрвакыт эшкә җаваплы караган. Шул ук вакытта җәмәгать эше белән дә шөгыльләнгән. 
2010 елда халык авыл Советына авылда гыйбадәт йорты ачу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу эшкә Любовь Сидорова алына. Үз планнарын Георгий атакай белән килештереп, ярдәм сорап алар «Татарстан» агрофирмасының генераль директорына мөрәҗәгать итәләр һәм элеккеге колхоз ашханәсе бинасын гыйбадәт йорты итеп бирүдән баш тартмаганнар, шулай итеп 2011 елда анда беренче гыйбадәт кылулар узган.  
2017 елда Любовь Сидорова РИТЭК грантлары конкурсында катнаша һәм «Игелек кыл» проекты белән җиңүче була. Бу аны тагын да күбрәк рухландыра һәм 2018 елда ул Мәскәү Диния академиясе курсларын тәмамлый, шуннан соң Изге Димитрий Солунский храмы каршындагы якшәмбе мәктәбендә эшли башлый.  Шул ук елны конкурста җиңеп, «Храмга юл» проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантын ала.  Ул 11 ел инде гыйбадәт йортында зур эш алып бара, яхшы, җаваплы, грамоталы оештыручы булып тора.   
Бүгенгесе көндә Любовь Петровнаның хезмәт стажы 40 елга якын. 
Ул берничә тапкыр район башлыгының, Татарстан Республикасының Мактау грамоталары, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары, Чистай һәм Түбән Кама епискобы Казан һәм Татарстан митрополиты архиерей грамоталары, «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсы дипломы белән бүләкләнә.
Любовь Петровнага тормыш бәхетле һәм шатлыклы көннәр генә түгел, кайгылы сынаулар да китерә.
2010 елда утыз ике ел бергә гомер иткән һәм өч бала тәрбияләп үстергән ире вафат була. Ул аның чирләп яткан авыр елларын түземлек белән, сабыр гына кичерә. Шушы еллар дәвамында балалары алар өчен ярдәмче һәм таяныч, ә балалар өчен – сабырлык һәм мәрхәмәт үрнәге булган.
2016 елда аңа тагын бер авыр югалту ачысын сынарга туры килә: ул үзенең яраткан олы улын югалта. 
Ходай ярдәме белән Любовь Петровна бу югалту авырлыгын да җиңә һәм ышаныч, өмет һәм мәхәббәт дигән төшенчәләрне югалтмый – бу өч символ тормышта аның белән янәшә атлый. Бүген чиркәүгә ул оныклары белән йөри, аларны китаплар уку белән православие диненә җәлеп итә. Аның сигез оныгы бар һәм алар әбиләрен яраталар: ул җиләк-җимеш вакыты җиткәч, гөмбә һәм җиләк җыярга йөри, аларны табигать белән таныштыра, шигырьләр сөйләргә, төрле камыр ризыклары пешерергә өйрәтә. Балалары исә зур бакча участогында чүп үләннәрен утау, түтәлләргә су сибү, каз бәпкәләрен һәм чебиләрне карап тору кебек эшләрдә булышалар.
Любовь Петровна юбилей елында да нык һәм энергияле. «Оныклар картаерга ирек бирмиләр», - ди ул үзе дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев