Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юбилей Сабан туена чакырабыз!

16 июньдә Яңа Чишмәдә табигатьнең гүзәл  Попов почмагында 35 нче юбилей район  Сабантуй бәйрәме булачак.

Программада:
- производство алдынгыларын хөрмәтләү;
- 1983 елда район оешуның башлангыч чорында торган хезмәт ветераннарын котлау һәм хөрмәтләү;
- милли көрәш;
- атлар чабышы, юртаклар узышы;
- спорт ярышлары (гер күтәрү, армрестлинг, аркан  тартышу һ.б.);
- массакүләм уеннар һәм аттракционнар;
- ТР ның атказанган артистлары Вадим Захаров, Гүзәл Әхмәтова, популяр җырчылар Чәчкә, Ирек Гибадуллин һәм “Сәйдәш“ ансамбле биючеләре, шулай ук районның үзешчән  сәнгатьтә катнашучы иң яхшы артистлары чыгышы;
- бәйрәм лотереясы. 
Күчмә кибетләр, буфетлар эшләячәк, зур күләмдә азык-төлек һәм промышленность товарлары сату оештырылачак.
Бәйрәм сәгать 10 да башлана.
Барлык яңачишмәлеләрне һәм район  кунакларын Сабантуйга чакырабыз.
Милли көрәш буенча төп ярышларга безнең районда яшәүче һәм ел дәвамында республика һәм зона ярышларында район данын яклап көрәшүче Яңа Чишмә районыннан чыккан көрәшчеләр генә кертелә, кунаклар һәм ветераннар авырлык категорияләрен үтми генә көрәшәчәкләр. Быел гер күтәрүгә ике авырлык категориясендә  кызлар да кертелә.
Милли  көрәш, гер спорты,  армрестлинг, юртаклар узышы һәм ат чабышларында катнашучыларга үзләре белән паспортларын, ИНН, ПСС  һәм аларның күчермәләрен  алу кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев