Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юбилярның иҗат кичәсендә

Танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, дистәләгән китаплар авторы, ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның чын патриоты Мидхәт Газыймовның (Зирекле авылы) иҗат кичәсенә бүләкләр һәм котлаулар белән бик күп кунаклар җыелган иде.

Мидхәт Гариф улы быел гыйнвар аенда үзенә 75 яшь тулуны билгеләп үткән иде инде (бу хакта без язып та чыктык) һәм менә аның көрәштәшләре, музей хезмәткәрләре, Зирекле лицее укытучылары шушы музей эшенең талантлы остасы, көч-куәте ташып торган, үз эшенең фанаты булган шәхеснең иҗат кичәсен оештырырга булганнар.
Кичә чынлап та иҗадилык белән сугарылган иде, алып баручылар Мидхәт Газыймовның тормыш юлы турында сөйләсә, укучылар әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр һәм, әлбәттә инде, котлаулар һәм бүләкләр дә байтак булды.
Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Татарстан Милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова, Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, КМС заводы директоры Федор Бурчин, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы баш редакторы Азат Мусин, РҮХ баш табибы Рәфис Вафин, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин, Токарликов исемендәге ААҖ җитәкчесе Наил Лотфуллин, Шахмайдан, Акбүредән М. Газыймовның хезмәттәшләре, һәм, әлбәттә инде, аның ишле гаиләсе кайнар котладылар. Һәммәсе дә аңа ныклы сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары теләде.
Мидхәт Газыймов барына да җылы котлаулары, алып килгән бүләкләре өчен рәхмәт белдерде, көче барында мөмкинлектән чыгып әле алда да авылы һәм район хакына хезмәт итәчәген белдерде.
Кичәдән фотоларны novoshishminsk.ru сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев