Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Юл мәшәкате

Россиядә хәзер "үлгән юллар" актив төстә теркәлә, ә аннан аларның рейтинг исемлеге юл ремонты буенча муниципаль берәмлекләр планына кертелә. Аларны теркәүдә зур роль гражданнарның үзләренә бирелә. Татарстан халкы бишенче ел актив төстә әлеге хокукны "Халык контроле" информацион системасы (ИС) аша usIugi.tatarstan.ru сайтында тормышка ашыра.

"Эх, юллар, юллар!"
2018 елда республикада юлларны ремонтлауга 23,9 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштыралар, дип яза "Татар-информ" ИА. Шулардан 2 миллиард сумнан артыгы 87,8 километр автомобиль юллары төзелешенә бүлеп бирелгән, шул исәптә 28 авылга керә торган юлларга, шуларның 20 есен цивилизация белән федераль акчалар хисабына тоташтырачаклар.
2 миллиард сумнан 47,8 миллион сумы Яңа Чишмә районына тия. Бу акчалар юл объектлары буенча бүленгән инде, һәркемнең телендә булган бер "үлгән юл" элеккечә планда юк. Сүз Яңа Чишмәдән Архангел Бистәсе ягына таба Түбән Кама трассасы участогы турында бара. 32 ел элек асфальт түшәлгән республика юлын шушы вакыт дәвамында чокырчыкларны ямау эше генә саклап кала алган. Үткән ел бу эш башкарылмады. Хәзер баштагы асфальттан бернәрсә дә калмаган диярлек, Түбән Кама ягына хәрәкәт итүче зур йөк машиналары тәгәрмәчләреннән хасил булган сикәлтә һәм уемнар гына. Шоферлар кирәкле пунктка кадәр юлны, ерак булса да, әйләнеп узарга (Акъяр юл чаты аша) тырышалар.
Ул якка юл тотучы пассажирлар нервыланып: "Кайчан ремонтларлар инде?!" - дип кычкыралар, шундый "үлгән юлдан" йөрүе бер дә рәхәт түгел. Автомобильдә 15-20 минутлык ара бөтен "эчеңне актарып чыгара".
Автомобильчеләр үз комментарийларын бирә. 2017 елның 7 ноябрендә You Tube.com сайтында ролик куелган, анда шофер бу юлдан көзнең соңгы көннәрендә уза. Машинаның дерелдәп торган детальләре шылтыравы астында ул башкаларны: "Яңа Чишмәдән ерак түгел менә шундый шылтырау башлана. Юл бөтенләй җимерелеп беткән, тизлекне 40 км-дан да арттыра алмыйсың. Сигез чакрымны менә шулай "сикереп" үтәргә туры килә" https://www.youtube.com/watch?v=R6rcOGRPvE8, - дип кисәтә.
Менә шушы юлдан һәр иртәдә укучылар мәктәп автобусында Яңа Чишмәгә киләләр, ә аннары дәресләрдән соң кире кайталар. Бу уңайдан ата-аналарның кайгыруы, ниһаять, "Халык контроле" ИС-га бер ананың "җан авазы" булып "түгелгән". "Атна саен шушы юлдан балаларыбыз автобуска утырып район ярышларына һәм имтиханнарга йөриләр. Болар бар да белем алу сыйфатында тискәре чагылыш ала, балалар физик һәм мораль яктан арый. Мин, ата-ана буларак, ярдәм сорыйм. Шушы юлларда балалар җәфа чигә!"
"Халык контроле" эшли
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Халык контроле" ИС, күптәннән борчый торган байтак кына проблемаларны хәл итүдә ярдәм итеп, татарстанлыларда популярлык казана бара. ИС-да "Юл төзелеше", "Инвалидлар өчен кулай мохит", "ТКХ", "Браконьерлык", "Мәгариф", "Сәламәтлек саклау", "Хезмәт хакын үзвакытында түләмәү", "Экология" һ.б. бик күп бүлекләрдә (барлыгы 54 категория) заявка калдырырга мөмкин. Халык алдында карау өчен ябык булганнары да бар, мисал өчен, "Экстремизм" яки "Алкоголь продукциясен законсыз төстә сату". "Экстремизм" категориясенә керүче мөрәҗәгатьләрне ЭЭМ эшкәртүгә ала һәм гариза бирүченең проблемасын хәл итү турында электрон почта аша хәбәр бирәләр.
ИС-да теркәлү бушлай һәм аннан интернеттан файдаланучы теләсә кем файдалана ала. Мөрәҗәгатьне бастыру өчен картада проблемалы урынны күрсәтергә кирәк, фоторәсемгә төшереп, проблеманы 2-3 җөмлә белән тасвирлау да ярый. Бер генә заявка да хәл ителмичә калмый, 10 көн эчендә хәл ителәчәк, әмма практикада сроклар төрлечә булырга мөмкин. Барлык этапларны сайтта күзәтеп барырга һәм хәтта заявканы хәл итү буенча бәя дә куярга мөмкин. Моннан кала , ИС-ның мобиль кушымтасы да бар. Интернет белән эш итә белмәүчеләр (мисал өчен, өлкән яшьтәгеләр) (843) 236-41-80 телефоны буенча шалтырата алалар һәм "Халык контроле" ИС-да модерация кагыйдәләре буенча заявканы теркәячәкләр.
"Үлгән юлны"
тергезерләрме?
2018 елның 1 мартында "Халык контроле" ИС-да әни кешенең мөрәҗәгате басыла. Өч атнадан соң сайтта "Заявка хәл ителде" дигән билге пәйда булган һәм янәшәдә "Главтатдортранс" ГКУ-ның рәсми җавабы куелган: "Сүз региональ әһәмияткә ия гомуми файдалануда булган "Яңа Чишмә - Ширәмәт - Кармалы" автомобиль юлы участогы (4+000 км-дан алып 12+000 км-га чаклы) хакында бара. 2015 елда юл полотнасының шактый тузуы һәм чокырчыкларны ямау эшләре алып баруның максатка ярашлы булмавы аркасында әлеге участокта яңа материал өстәми генә түшәмәгә салкын ресайклинг буенча эшләр башкарылды. Хәзергесе вакытта автотранспортның куркынычсыз хәрәкәте өчен периодик рәвештә юлларны тотуга бүлеп бирелгән акчалар хисабына асфальтогранулянт өстәп түшәмәгә дөрес профиль бирү буенча эшләр башкарыла. 2018 елда әлеге автомобиль юлын ремонтлауга 20 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Юлның барлык участогын ремонтлау эше этаплап башкарылачак".
Әллә чыннан да әлеге "үлем хәлендәге юлны " тергезерләр микәнни? Бу хакта без төзелеш буенча район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Габетдиновтан сорадык.
- Әйе, чыннан да, акча бүлеп бирәләр, 20 млн. сум акча 2018 елның 1 июлендә киләчәк. Эшкә шунда ук керешәчәкләр. Асфальтны АЗС-тан башлап җәя башлаячаклар, тик акча 1 километрга гына җитәчәк. Үзегез беләсез, яхшы итеп асфальт түшәлгән юл арзан нәрсә түгел. Юлның 1 километрына асфальт монда 2017 елның көзендә салынды инде. Аны да республика финанслады.
Ничек диләр әле, барысы да берьюлы булмый инде, ярый, бусы да начар түгел. "Халык контроленә" мөрәҗәгать иткәннән соң районга максатка юнәлдерелгән, юл төзелешенә планлаштырылган 47,8 млн. сумга өстәмә 20 млн. сум акча керәчәк. Этаплап башкарылачак ремонт 2019 елда да эшне дәвам итүгә өмет бирә, бәлки, быел көздә үк. Ике чакрым өчен кайгырмасаң да була, 8 километрның алтысы гына калачак. Кызу темплар белән булмаса да, максатка таба хәрәкәт итәбез дигән сүз.
Ольга Иванова
P.S. "НовошешминскВкурсе" социаль челтәрендә мөрәҗәгать урнаштырылган. "Хөрмәтле районыбыз халкы! Яңа Чишмә - Архангел Бистәсе юлына битараф булмаучыларның мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен "Халык контроле" ИС дәүләт порталында ( https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) мөрәҗәгать иткән ата-ананы хуплауларын сорыйбыз. "Халык контроле" ИС-дан активрак файдаланыгыз, ул эшли"
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев