Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юрий Алешин – укытучы һәм комбайнчы: утыз елдан соң

1985 елгы район газетасын (сентябрь санын) карап утырганда "Укытучы да, комбайнчы да" дип исемләнгән зур язмага тап булдым. Мәкалә авторы М. Бугай Юрий Алешин турында язган: "Гомере буена "Советская Татария" газетасы исемендәге колхозда комбайнчы булып эшләгән әтисеннән Юрийга игенче хезмәтенә мәхәббәт, техника белән мавыгу һәм җирдә эшләү теләге, ә Ленино...

1985 елгы район газетасын (сентябрь санын) карап утырганда "Укытучы да, комбайнчы да" дип исемләнгән зур язмага тап булдым. Мәкалә авторы М. Бугай Юрий Алешин турында язган: "Гомере буена "Советская Татария" газетасы исемендәге колхозда комбайнчы булып эшләгән әтисеннән Юрийга игенче хезмәтенә мәхәббәт, техника белән мавыгу һәм җирдә эшләү теләге, ә Ленино мәктәбендә эшләгән әнисеннән балаларны һәм дәрес бирүне ярату хисе күчкән".
Еллар узу белән саргайган газета битендә язма героеның фоторәсеме дә бар. Яшь кешенең максатка омтылучан карашы үзеннән-үзе күңелдә сорау уятты: аның киләчәк тормышы ничек узган, утыз елдан соң оптимизмы сүрелмәгәнме? Шулай итеп, без Юрий Алешин белән очрашырга булдык.
-Кая әле? Мин шундый булдыммы икәнни? Мөгаен, булгандыр, хәзер менә пеләшләнеп барам, - дип елмайды ул безгә. Аның күз карашы әле бүген дә очкынланып, тормышны яратканлыгы сизелеп тора.
-30 ел мин мәктәптә эшләдем, укучыларны трактор йөртергә өйрәттем, химия белән биологиядән укыттым, авыл балаларын җирне яратырга өйрәттем. Җәйләрен комбайнчы булып эшләдем, техника һәм иксез-чиксез иген басулары - минем стихиям. Аннан өч ел колхозда агроном булып эшләдем. Хатыным мәктәптә китапханәче булып эшләде, без бергәләп ике кыз үстердек. Кызлар үсеп беткәч, эшемне алыштырырга туры килде, нефтьче булып киттем, - ди Юрий Михайлович.
Эшләп алган акчасы кызларны вузларда укытуга, туйга, яшь гаиләләргә торак алышуга, дүрт оныкны тәрбияләшүгә китә. Юрийның техника белән мавыгуы да - Алешиннарга саллы ярдәм итә. Ташландык тимер-томыр һәм запас частьләрдән үз куллары белән МТЗ-82 тракторы җыя. 9 ел ул хуҗасына йортны-хуҗалыкны алып барырга, "шабашка" эшләргә дә ярап тора. Аннан Юрий аны сатып, яңа МТЗ-320 тракторы сатып ала, аның белән җир сөрә, культивацияли, йөк ташый. Ленино авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников та аның турында яхшы фикердә, нинди эш чыкса да, Алешин ярдәм итә, беркайчан баш тартмый, узган ел чиркәү төзегәндә нык булышты, ди ул. Юрий тракторга кирәкле җайланмаларны үзе ясый, моның өчен хуҗалыгында кыру станогы да, эретеп ябыштыру җайланмасы да һ.б. да бар. Кирәкле детальләрне ул үз тракторы өчен генә түгел, теләсә нинди марка тракторлар өчен заказга да ясый. Яки сабан, культиватор, бәрәңге өйгеч кебек җайланмалар ясап, сатуга куя.
Юрий Михайлович гел тимер-томыр арасында яши дип уйлый күрмәгез. Үзе өч бала әнисе булган кызы Наташа әтисен бик яратып сөйли: ул кайгыртучан, игътибарлы бабай, ике киявенә менә дигән кайната, ә безнең өчен кайгыртучан әти булуын әйтеп торасы да юк, ди.
-Бер генә дә тик торырга яратмый, куллары белән ни дә булса эшләмәсә, безнең белән тормыш, гаилә, балалар турында сөйләшеп утыра. Һәрвакыт булыша, кирәкле киңәшләрен бирә. Безнең балалар бабаларын бик яраталар, ул алар белән уйнарга да вакыт таба. Без Яңа Чишмәгә күптән түгел генә күчеп кайттык, ремонт таләп иткән йорт сатып алдык, әтием бу эшләрдә иремә булыша, шуңа да минем күңелем тыныч, чөнки барысы да тиешенчә буласына ышанам, - ди Наташа.
-Минем буш вакытым юк диярлек. Пенсиягә чыгармын да, ял итәрмен дип уйлаган идем. Тормыш иптәшем Людмила да шуңа өмет баглады. Ә менә балаларга ярдәм итәр өчен ике тапкыр күбрәк тә эшләргә туры килә. Дөресен генә әйткәндә, мин гаражымда тимер арасында ял итәм. Оныгым Данил һәр җәй минем янда булды, хәзер ул сигезенче сыйныфта укый һәм күп нәрсәне үзе дә эшли белә, миңа ярдәм дә итә: болтларны борып кертә, эретеп ябыштыру өчен кирәкле нәрсәләрне табып китерә. Без кухняда күк: ул әзерли, мин "пешерәм". Ә менә бишенче сыйныфта укучы оныгым Денис я спорт белән шөгыльләнә, я дәресләр әзерли (иң мөһиме яхшы укый), мин остаханәгә керү белән, ул велосипедта чыгып китә. Мин эшне төгәлләмичә, кайтмый, - дип көлә Юрий Михайлович. Людага да эш бар: юарга, җыярга, безгә ашарга әзерләргә. Аның да ярдәмчеләре үсә. Оныгыбыз Эвелина (кызыбыз Лиза кызы, Чаллыда яшиләр) каникулларны авылда, саф һавада үткәрә, инде зур, быел беренче сыйныфка барды. Анютага әле 2,5 яшь кенә, ул да әбисе тирәсендә кайнаша: бакчада кая түтәлләрне таптап үтә, кая үләннәр уташа. Бер сүз белән әйткәндә, безнең өчен шатлык - оныкларыбыз үсә, димәк, тормыш дәвам итә дигән сүз.
Чәй өстәле янында бер сәгатьләп сөйләшеп утырган арада мин язмам героеның, чыннан да, киләчәккә ышаныч белән караучы кеше икәнлегенә, утыз елдан соң да оптимизмы сүрелмәгәнлегенә тагын бер кат инандым.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев