Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз җиренең улы

Әдәмсә авылында туып-үскән, авылыбызның горурлыгы булган, хәзерге вакытта Казан каласында гомер итүче, әле дә институтта яшьләргә белем бирүче Юнысов Рәүф Әдһәм улына - 70 яшь.

Ул түбәннән күтәрелеп, тормышта үз юлын тапкан күренекле шәхес. 1962 елда Әдәмсә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Минзәлә техникумында белем эстәвен дәвам итә. Бертуктаусыз үз өстендә эшләп уку нәтиҗәсендә тормышта зур дәрәҗәләргә ирешә. Казан авыл хуҗалыгы институтын яхшы билгеләргә генә тәмамлап, яшь белгеч кайларда гына хезмәт итми: КПСС өлкә комитетында инструктор, ТАССР Дәүләт агросәнәгать бүлеге начальнигы, 1988 елдан "Татсемсвекла" предприятиесендә генераль директор,ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли. 2009 елдан Рәүф Әдһәм улы Казан социаль-гуманитар белем бирү институтында кафедра җитәкчесе була. Илебез тарафыннан бирелгән дәрәҗәле исем һәм бүләкләрен ул үз эшендә бик күп фәнни хезмәтләр язып, төрле селекция эшләре өчен ала.Туган авылында "Нәҗип" мәчетен төзетүдә зур тырышлык куя. Ул вакытта "Калинин" исемендә булган колхозга һәрдаим төрле техника, тракторлар, зап.частьләр белән ярдәм итеп тора. Авылга пилорама төзүдә, мәктәпкә газ кертүдә һ.б. эшләрдә ярдәм күрсәтә. Инде олыгайса да, Рәүф абыйның йөрәге авыл дип яна: хәзерге вакытта ул авыл тарихы, аның кешеләре белән кызыксынып, китап бастыру мәшәкате белән йөри.
Изге күңелле, сөйкемле авылдашыбызга исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, барлык хыялларының чынга ашуын телибез.
Лидия Шакирова, Әдәмсә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев