Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз әнисе өчен йөрәге әрнегән

Тубылгы Тау авылында яшәүче хезмәт ветераны Шәфигулла Мотыйгуллин ел башында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Юбилей көнендә, 25 гыйнварда Мотыйгуллиннар гаиләсенә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова һәм Тубылгытау АҖ башлыгы Фәнил Исмәгыйлевлар котлау сүзләре җиткереп,  бүләкләр тапшырганнар.

« Шәфигулла аганы юбилее белән котларга клуб хезмәткәрләре дә бик теләгән иде, чөнки аларның икеләтә бәйрәме дә бит әле (моннан нәкъ 65 ел элек  Шәфигулла һәм Рәйсә Мотыйгуллиннар гаилә кора һәм бүгенгесе көндә гаиләдәгеләрнең саны 37 кешегә кадәр арткан), тик вирус таралу куркынычын исәпкә алып, без бармаска булдык»,-  дип сөйләде мәдәният йорты директоры Айгөл Вафина.

Без мондый зур гаиләдә кемнәр булуын тәгаенләргә тырыштык.

«Бу безнең балалар, оныклар һәм оныкчыклар, диде Шәфигулла бабай. Олы кызым Илһамия, туйдан соң бер ел үткәч  1957 елда туды, хәзер Чистайда яши, икенче улым - Нәгыймулла, өченчесе - Фәнис. Икесе дә Яр Чаллыда яшиләр.  Аннан ике кызыбыз туды - 1963 елда Фәния – ул гаиләсе белән Ленинода яши һәм 1965 елда - Фидалия (ул Түбән Камада яши)».   

«Ә хәзер безнең 11 оныгыбыз һәм 19 оныкчыгыбыз бар, тиздән тагын берсе туачак. Көтәбез», - дип сүзгә кушыла елмаеп кына Рәйсә апа да.

Хәзер өлкәннәр җылы өйдә, үзләренә карата игътибар тоеп, матур гына гомер итәләр. Ә бит аларның  икесенең дә тормышлары бөтенләй башкача башлана.

Кечкенә Шәфигулланы әнисе иренә калдырып, өеннән  чыгып китә. Малайны  әтисенең икенче хатыны тәрбияли. Ул сабыйны булдыра алганча кайгыртырга тырыша, кайчагында аны үзе белән кырга да алырга туры килә, ә анда, ерак та түгел малайның үз әнисе дә эшли торган була. Бала аны күргәч, елап җибәрә, үги ана исә аны ничек булса да тынычландырырга тырыша. Ә үз әнисе бала янына хәтта якын да килми... Бу хәлне безгә Мотыйгуллиннарның кызы Фидалия сөйләде. Кечкенә чагында бу вакыйга турында ишеткән Фидалиянең, үз әбисен күргәндә, нәкъ менә шул мизгелләр күз алдына килгән.

«Ни өчендер, белмим, тик әти безгә һәрчак аңа булган мөнәсәбәтебез өчен кисәтүләр ясады: «Бу бит минем әнием, ни өчен сез аны яратмыйсыз?- дия иде әти, - дип сөйләде Фидалия. – Нәкъ менә шул чакларда мин аның йөрәгенең үз әнисе өчен ничек әрнүен-авыртуын аңладым, ә бәлки хәзер дә авыртадыр.  Менә шундый ул - безнең әти! Ул барысын да аңлаучы, барысын да гафу итүче кеше»

Рәйсә әбинең дә балачагы әнисез үткән. Ул 1937 елда Ленинградта туган, ә 1939 елда әнисе Әдәмсә авылына 9 яшьлек улы һәм ике яшьлек кызы белән әти-әнисе янына кайта. Бераз кунак булгач, улы белән кире кайтып китә, ә Рәйсәне әти-әнисе тәрбиясенә калдыра. Шул вакыттан бирле аларны беркем дә күрмәгән һәм алар турында берни дә ишетмәгән.  Картлар шушы оныкны акыллы, эшчән кыз итеп тәрбияләп үстергәннәр. Әни назын, яратуын белми үскән Рәйсә үзе әни булгач, бар җылысын, назын балаларына биргән. Өстәвенә ул гел сыер савучы булып эшләгән, һәрвакыт сөт саву буенча алдынгылар арасында булган.

«Әни безне назлап, ә әтиебез җитди итеп тәрбияләде.  Хәзер без әти-әниебезгә нәкъ менә шундый тәрбия биргәннәре өчен бик тә рәхмәтле.   Әтинең катгыйлыгы безгә яшьлегебездә хаталанмаска мөмкинлек бирде, үз гамәлләребезне уйлап эш итәргә өйрәнеп үстек. Без һөнәрләр алгач һәм үз гаиләләребезне булдыргач кына, әти-әниебез безнең өчен тынычланды, ягъни алар безнең тормышыбызга һәм гаиләләрдәге үзара мөнәсәбәтләргә кысылмадылар. Һәркайсыбыз үзенчә бәхетле, әмма алар янында булганда, безнең өчен сөенүләрен күргәндә, без тагын да бәхетлерәк», - дип сөйләде Фидалия барлык абыйлары һәм сеңелләре исеменнән.

Шәфигулла аганы 90 яшьлеге белән котлаганда, авылдашлары һәм танышлары юбилярның һөнәри эшчәнлеге елларын да искә алганнар. Төзелеш бригадасы составында йортлар, мунчалар, сарайлар һәм башка объектлар төзегәндә, аны һәр эшкә оста куллы кеше дигәннәр.

 Өлкәннәр бүген дә хуҗа үзе төзегән йортта яши. Бу инде исәп буенча  өченче тапкыр зурайтылган өй икән. «Оныкларга да, оныкчыкларга да урын җитсен, түганнар үзара ешрак күрешергә тиешләр бит», - ди Шәфигулла бабай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев