«Закрома» ҖЧҖ комбайнчылары кырга чыгарга әзер
Урып-җыюда 12 комбайн катнашачак.
«Закрома» ҖЧҖ игенчеләренә 17 мең гектардан артык бөртекле, кузаклы һәм майлы культуралар җыеп аласы бар. Моның өчен энергия куәтле 12 комбайн әзер.
Безнең белән сөйләшкәндә хуҗалыкның баш инженеры Геннадий Карунин быел комбайннарны ремонтлау һәм әзерләү өчен 9 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелүен билгеләп үтте. «Шунысы мөһим, акчалар алдан бүлеп бирелгән иде һәм бу авраль режимда түгел, ә ныклап торып комбайннарны әзерләргә мөмкинлек бирде», - дип ассызыклады ул.
Урып-җыюда өч Акрос-580, өч Мега-360 комбайны һәм алты Нью-Холланд ТС-56 комбайннары эшләячәк. Алар барысы да комбайнчылар һәм ярдәмчеләр белән комплектланган. Комбайннарда Владимир Гарев, Исхак Нәҗипов, Владимир Козлов, Александр Кочетов, Владимир Мишутин, Александр Соловьев, Евгений Елесин, Айдар Ганиев һ.б. инде беренче ел гына эшләмиләр. Аларның күбесе узган урып-җыю кампанияләрендә берничә тапкыр бишкөнлек җиңүчеләре һәм уңыш җыю нәтиҗәләре буенча лидерлар булдылар. Барлык комбайнчылар да үз техникаларында вак-төяк ремонт һәм көйләү эшләрен башкаралар.
Узган атнада комбайннарны тикшерү аларның яхшы әзерлекләрен күрсәтте һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И.Г. Габдрахманов җитәкчелегендәге комиссия югары бәя бирде. Комбайннарны, алар аша ашлык һәм салам үткәреп, герметиклыкка да тикшерделәр – аерым кисәтүләр булмады.
- Барлык комбайнчылар да махсус кием, медицина аптечкалары алдылар, ә комбайннар янгын сүндерү чаралары – көрәкләр, сәнәкләр, ут сүндергечләр, комлы әрҗәләр, чиләкләр белән җиһазландырылды, - ди мехмастерской мөдире Ринат Шакиров. - Бездә шулай ук басуда комбайннарны ремонтлау буенча эретеп ябыштыру җиһазы белән мобиль звено бар. Ремонт эшләренең күбесен үзебез башкарабыз, моның өчен токарьлар, слесарьлар бар. Урып-җыю вакытында алар комбайннар туктаганчы эшләячәк.
Комбайннардан ашлык ташу өчен тагылмалы җиде МАЗ автомашинасы әзерләнгән, ә ике КамАЗ турыдан-туры токта эшләячәк. Сүз уңаенда, ындыр табагы хуҗалыгы да тулысынча әзерләнгән, элеватор, киптергечләр тикшерелгән һәм яңа уңыш кабул итүгә әзер.
Геннадий Карунин сүзләренә караганда, комбайннар, нигездә, турыдан-туры суктыруга әзерләнә. Ә көчле чүпләнгән участокларны, майлы үсемлекләр (рапс, горчица) мәйданнарын теземнәргә чаптыру өчен хуҗалыкта өч үзйөрешле чапкыч бар.
Урып-җыю белән беррәттән көзге культураларны чәчү эше дә барачак. Моның өчен хуҗалыкта чәчү комплекслары ремонтланган һәм әзерләнгән.
Кыскасы, «Закрома» ҖЧҖдә игеннәрне урып-җыюга ныклап әзерләнгәннәр һәм яхшы гына үстерелгән уңышны оптималь срокларда һәм югалтуларсыз җыеп алырлар дип өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев