Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзара салым – ул шәп нәрсә

Ленино авылы аша федераль трасса уза, димәк авылның бу өлеше яхшы яктыртылган, юлына асфальт түшәлгән һәм, гомумән, үзенең сәүдә нокталары белән шәһәргә охшап тора дигән сүз.

Үзара салым кертелә башлаганнан бирле ленинолылар елдан-ел үз авылларын төзекләндерә баралар - андагы башка урамнарны да яктырак, ә юлларны үтеп йөрерлек итеп ясыйлар. Финанс чыгымнары таләп иткән башка мөһим эшләр турында да онытмыйлар.
2016 елда Ленино һәм Горшково авыллары халкы 500 шәр сум акча җыйганнар һәм 227 мең сум акча җыелган. Республика бюджетыннан бирелгән субсидия белән бергә җирлек бюджетына 1135000 сум акча кергән. Әлеге акчага ниләр эшли алганнар соң?
- Совет урамындагы юлны (305 м) ремонтладык, зиратка керү юлындагы капканы алыштырдык һәм зират коймаларын буядык, 2 контейнер сатып алдык, аларга мәйданчык төзедек, Горшководагы урам яктырткычларын ремонтладык, 8 лампа алыштырдык, 10 таймер сатып алдык, - дип сөйли АҖ башлыгы Виктор Веретенников.
Бүген Горшково авылында яшәүчеләр үзара салымны уйлап табучыга рәхмәтле, чөнки аларның иң еракта урнашкан авылларында хәзер төннәр яктырак, ә кышкы юллар - чистарак.
- Үзара салым акчаларына быел Горшковода безнең юлларыбызны намуссыз зур йөк автомобиле шоферларыннан коткаручы шлагбаум куйдылар, - дип уртаклашты безнең белән әлеге авылда яшәүче Надежда Панфилова. - Урам яктырткычларын ремонтладылар һәм хәзер лампалар яктырак яна. ККК җыю өчен контейнерларга килсәк, халыкның күпчелеге аларны урнаштыруга каршы, чөнки терлекләр андагы чүп-чарны урам буйлап сөйрәп китәчәк - таратачак. Атнага бер тапкыр калдыкларны килеп алучы чүп ташый торган машина әлегә безгә ярап тора.
Шлагбаумнарны Ленино авылындагы урамнарга да куйганнар: монда да төзекләндерелгән яңа юлларны сакларга тырышалар, юллар төзүне быел да дәвам иткәннәр.
- Быел без бер кешедән 300 шәр сум акча җыйдык һәм гомуми сумма үткән елдагыдан шактый аз булды - 675 мең сум гына. Тик шулай булса да бу акчалар әлеге программа буенча планлаштырылган эшләргә җитте, - дип дәвам итте АҖ башлыгы.
- Болар бар да безнең өчен, барыбыз өчен дә эшләнүен аңлаулары өчен Горшково һәм Ленино авыллары халкына рәхмәт белдерәсе килә. Үзара салым җыю буенча без ел саен планны үтибез. Моны аңламаучылар булса да, андыйлар бик аз. (Һәм шундыйларның берсе шул арада башкарма комитетка кәгазьләр рәсмиләштерүдә ярдәм сорап килеп керде. 300 сум үзара салым акчасы бирдем дип, корреспондентка ялганлап, сорауларга бүтән җавап бирергә дә теләмәде).
- Тик җыеп бетерелмәгән сумманы монда теркәлмәгән, әмма бездә эшләүче намуслы кешеләр тулыландыра, - дип дәвам итте АҖ башлыгы, һәм кышын юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүче Александр Журавлевка рәхмәт әйтеп, болай дип тә өстәде:
- Ышанычлы һәм җаваплы Александр безнең юлларда беренче ел гына эшләми, алга таба да хезмәттәшлек итәрбез әле дип өметләнәбез.
- Үзара салым дигән нәрсә шәп инде ул. Менә, мисал өчен, зиратны ничек матур итеп үзгәртеп куйдылар. Юллар да яхшырды. Безнең гаилә үзара салым җыюны хуплый гына, - диде яшь пенсионерка Татьяна Веретенникова.
Райгаз слесаре Валерий Сапарев безгә үзенең эше авылда һәрвакыт транспортта йөрүне таләп итүе һәм шуңа да машина ("внедорожник") сатып алырга җыенган булуын сөйләде.
- Бәхеткә, кирәге чыкмады, хәзер аннан башка да йөреп була, - ди Валерий. Авылда яшәүче икенче берәү - Рәис Хәсәнов исә күпер артындагы ерак урамда яшәүчеләр өчен сөенә:
- Хәзер андагы юлга вак таш салынган, халык канәгать, хәер, миңа да балыкка йөрүе яхшырды.
19 ноябрьдә Ленино АҖ-дә үзара салым мәсьәләләре буенча референдум булачак. Анда балигъ яшьтәге һәр кешедән түбәндәге бурычларны хәл итү өчен 500 шәр сум акча җыю буенча тәкъдим кертеләчәк:
- юлларны ремонтлау һәм тоту, Совет урамындагы юлга вак таш салу эшен дәвам итү;
- Горшковода һәм Ленинода кышкы чорда юлларны кардан чистарту;
- янгын сүндерү өчен махсус савытлар сатып алу (су тутыру өчен);
- су белән тәэмин итү объектларына хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев