Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зәңгәр беретлылар бәйрәме

2 августта Яңа Чишмәдә Һава-десант гаскәрләре (ВДВ) көненә багышланган бәйрәм булып узды.  “Дядя Вася“ның (десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрне шулай атыйлар) берсе дә фонтанга кермәгән. Моңа карап кына бәйрәм дә ямансу  булмады.

Чара узган паркта анардан башка да күңелле иде. Сәхнә түреннән мәдәният хезмәткәрләре башкаруында җырлар яңгырады, десантчыларны “Селяночка“ ансамблендә катнашучылар да үз җырлары белән котладылар, Илназ Шәйхетдинов тамашачылар белән бергәләп десантчыларның гимны булган “Синева“ җырын башкарды.
Фонтан янында балалар чыр-чу килде, яшьләр  фоторәсемгә төште һәм селфи ясады. Ә зәңгәр  беретлы ир-атлар, бер-берсенә кул бирешеп исәнләшкәннән соң,  сәхнәдән арырак  басып рәхәтләнеп сөйләштеләр, фонтанда коену аларның планында да юк иде, күрәмсең.
Безнең сорауга да:
-  Фонтанда коену – десантчылар егетлеге күрсәткече  түгел ул, - дип җавап бирделәр.
- Ә  күрсәткеч булып ни тора? Парашют белән сикерүме? Сезнең исәптә ул  күпме?
- Мин  ВДВ да Кировобад (Азәрбайҗан) шәһәрендә хезмәт иттем, парашют белән 26 тапкыр сикердем, өйгә өлкән сержант званиесендә кайттым, - дип җавап бирде Рәшит Лотфуллин. Ул бәйрәмгә Шахмайдан гаиләсе белән  килгән иде.
- Мин  дә шушы  бригадада хезмәт итәм, -  дип хәбәр   итте безгә Игорь Кораблев, 2 дәрәҗә Кутузов орденлы 31 нче гвардия десант-штурм бригадасы хәзер Ульяновскига яңадан урнаштырылды. Анда 2015 елдан алып бүгенгесе көнгәчә хезмәт итәм. Профессиональ хәрби кеше буласым  килә. Әлегә мин рядовой званиесендә парашют  белән нибары 28  тапкыр гына сикердем.
- Димәк, сез кыска вакытлы  ялда гына? Ә әти-әниләрегез кайда яши?
- Минем туган ягым – Екатерина Бистәсе.
-Дискотека башланганда, парк территориясенә зәңгәр берет кигән кешеләр килә башлады, алар монда ял итәргә җыелды.
Һава-десант гаскәрләренең “Бездән башка һичкем!“ дигән девизы мактану да , егетләнү дә түгел, ә десантчыларның хәрби кәефен, көч, ышаныч һәм батырлыкны чагылдыра.
Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев