Журналистлар Яңа Чишмә районының Тубылгы Тау авылы турында сюжет төшергәннәр
Һәр кешенең газиз йорты урнашкан, кадерле туган авылы бар. Һәр авылның истә кала торган урыннары байтак. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан йөгерек елга буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли.
«Август ахырында безнең Тубылгыга ТНВ каналыннан «Әйдә, Татарстан!» проекты өчен сюжет төшерергә журналистлар килделәр һәм мин Тубылгыма яңадан гашыйк булдым, авылымда иң яхшы кешеләр яшәвенә инандым!», - дип яза редакциягә Тубылгы Тау АМЙ җитәкчесе Айгөл Вафина.
-Әлеге проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башланып китте. Һәр атнаның шимбәсендә «Яңалыклар» һәм «Адымнар» тапшыруларында республикабызның бер авылыннан репортаж күрсәтелә. Бездә төрле милләт халкының бердәм, дус, тату булып гомер кичерүләре, милли һәм дини бәйрәмнәрне бергәләп үткәрүләре, кунакка йөрешүләре, бер-берсеннән милли ризыклар пешерергә өйрәнүләре - аларның нәкъ менә безнең авылга килүләренең сәбәбе. Журналистлар авыл урамнарын карап, мәдәният йортында кунак булдылар. Төрле гаиләләргә кереп, татар, урыс, керәшен, төрекмән, таҗик милләте вәкилләре белән аралаштылар. Респондентларның күбесе үзләренең туган телен, урыс телен белүдән тыш, татарча да белүләре белән мактандылар. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Ак калфак» ансамбле әби-апалары катнашында, авылыбызның изге урыны - Кала Башында «Нәзер боткасы» йоласы күрсәтелде. Безнең авылда гына үткәрелә торган борынгы гореф - гадәтләрнең серләре ачылды. «Калфаклылар» журналистларны казанда пешкән кайнар, тәмле бодай боткасы, утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй белән, милли ризыклар белән сыйлана-сыйлана кич утырдылар.
Журналистларны кабул иткән, әңгәмәләрдә катнашкан Степановлар, Мухидиновлар, Яковлевлар гаиләләренә олы рәхмәтемне белдерәм.
Бүген генә түгел, һәр көнне бәйрәм ясарга тырышучы «командам» булмаса, эш барып та чыкмас иде. Туган авылыма, аның халкына хезмәт итә алуым белән мин чиксез бәхетлемен. Мәдәният - минем дөньям, яшәү рәвешем. Ходай рәхмәте белән, алдагы көннәрдә дә авыл халкы белән шулай дус, тату булып, шатлыкларга бергә куанып, авырлыкларны бергә күтәреп яшәсәк иде, дигән теләктә калам.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев