Зирәклек, игътибар һәм хөрмәт бәйрәме
Өлкәннәр ункөнлеге ничек үткән
Традиция буенча, 1 октябрьдән 10ына кадәрге көннәр безнең барыбыз өчен дә олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт күрсәтү, намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре һәм игелекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен искиткеч мөмкинлек булып тора.
Район башлыгы Вячеслав Козлов районда яшәүче сугыш ветераны һәм олы яшьтәге хатын-кызлар янында булган. Ул аларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлаган һәм азык-төлек җыелмалары бүләк иткән.
Яңа Чишмәдә 96 яшьлек Анна Адамовна Петровичева һәм Елена Петровна Николаевалар, Тубылгы Тау авылында — 99 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Зарип улы Зарипов, шулай ук педагогик хезмәт ветераны Марсилә Гыйззәт кызы Хәсәновалар котлаулар кабул иткән. Районда азык-төлек җыелмаларын барлыгы 75 яшьтән өлкәнрәк 682 кеше алган.
2 октябрьдә «Кайгырту» ХСХКҮнең өйгә барып социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге мөдире һәм Чаллы Башы авылыннан социаль хезмәткәр Рәшидә Габдулла кызы Шәрифҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлаганнар. Социаль хезмәткәрләр шулай ук олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә янында да булганнар — бәйрәм белән котлап, бүләк тапшырганнар.
«Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре «Кайгырту» акциясе кысаларында өйдә торып хезмәтләр алучы 132 өлкән кешенең йортларын һәм фатирларын җыештырганнар.
Үзәк хезмәткәрләре «Йолдыз» отряды волонтерлары белән берлектә «Зирәклек, игътибар, хөрмәт бәйрәме» дигән чара үткәргәннәр. Анда озак еллар дәвамында «Кайгырту» ХСХКҮдә эшләгән пенсионерларны котлап, истәлекле бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырганнар.
3 октябрьдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлеге начальнигы Солтан Латыйпов һәм район ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитиннар Интернат-йортка биредә яшәүчеләрне котларга килгәннәр. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм «Селяночка» ансамбле концерт программасы әзерләгән.
Мәктәп укучылары һәм яшьармиячеләр укытучы-ветераннарны өйләренә барып котлаганнар һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда ярдәм иткәннәр.
Үзәк китапханәдә олы яшьтәге кунаклар өчен күңелле уеннар, җыр һәм әдәби конкурслар белән «Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез» дигән әдәби-музыкаль сәгать уздырылган. Моннан тыш, алар үзләре дә шигырьләр сөйләп һәм җырлар башкарып, бәйрәм атмосферасын булдыруга өлеш керткәннәр.
Районның авыл китапханәләрендә «Кулларны җылытыйк, җыерчыкларны бетерик», «Йөрәкләрегез картаймасын», «Игелек һәм хөрмәт визиты», «Йөрәктән-йөрәккә» акцияләре үткән.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Интернат-йортта төсле кәгазьдән гиацинтлар ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Моннан тыш, авылның өлкән яшьтәге кешеләрен дә өйләренә барып бәйрәм белән котлаганнар.
АМЙ белгечләре өлкәннәр һәм ветераннарның өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котлаганнар, азык-төлекләр тутырылган пакетлар таратканнар. РМЙ хезмәткәрләре Интернат-йортта концерт оештырганнар.
«Олимп» УСЗда «Өченче яшь» спартакиадасы узган, анда шулай ук Интернат-йортта тәрбияләнүчеләр дә катнашкан.
Өлкән буын вәкилләре дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика буенча ярышларда үз көчләрен сынап караганнар, ГТО нормативларын тапшырганнар һәм чарадан уңай эмоцияләр алганнар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм тиешле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
Хокук бозуларны профилактикалау отрядындагы мәктәп укучылары һәм «Игелекле йөрәкләр» акциясендә катнашучылар өлкәннәрне бәйрәм белән котлаганнар, аларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
2 октябрьдә Интернат-йорттагы әби-бабайлар янына гимназия укучылары килгән. Алар уен-викториналар, театраль күренешләр, җыр һәм биюләр белән программа әзерләгәннәр, шулай ук беренче сыйныф укучылары ясаган котлау открыткаларын бүләк иткәннәр.
Икенче көнне биредә яшәүчеләрне Әлмәт районы Ямаш авылы кунаклары концерт программасы белән сөендергәннәр. Хәйрияче Ольга авыл халкы һәм Ямаш авыл Советы исеменнән өлкәннәр өчен күчтәнәчләр алып килгән. «Русичи» ансамбле матур итеп җырлар башкарган. Алып баручы кызыклы викториналар, конкурслар һәм призлар белән уеннар үткәргән.
Ленино, Тубылгытау, Яңа Чишмә авыл җирлекләре вәкилләре Интернат-йортта яшәүче авылдашларын котлаганнар, аларга азык-төлекләр белән пакетлар тапшырганнар.
Интернат-йорт белгечләре үзләрендә яшәүче өлкәннәр өчен «Еллар киртә түгел» дигән чара оештырганнар, чәй табыны әзерләгәннәр.
Ә БСМ укучылары һәм педагоглары әби-бабайларны җырлар, биюләр, гитара һәм баян көйләре белән сөендергәнннәр.
Интернат-йортта «Теләкләр дивары» булдырылган, анда биредәге өлкәннәрнең һәм хезмәткәрләрнең теләкләре язылган, болар: яшәү һәм эшләү өчен кирәкле, өлкәннәр көнкүрешен яхшыртуда һәм аз хәрәкәтләнүчеләрне карауда, аларның яллларын оештыруда ярдәм итә ала торган әйберләр. Һәм байтак кына хәйриячеләр моңа җавап биргән. Шәхси эшмәкәрләр Евгения Конанерова, Нияз Галәветдинов, район волонтерлары биредәге теләкләрне үтәгәннәр. Әлеге акциядә районда яшәүче һәркем катнаша ала.
Оешмалар үз ветераннарын бүләк җыелмалары тапшырып котлаганнар, күпьеллык хезмәтләре һәм үзләре эшләгән тармак үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдергәннәр.
7 октябрьдә Яңа Чишмәдә өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда район артистлары, район халкын һәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерделәр.
«Еллар киртә түгел» чарасында.
Фото Интернат-йорт архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев