Реклама
Җәмгыять
Зирекле лицее алдынгылар сафында
Бүген Зирекле лицее элеккегечә үк укуга да, иҗтимагый эшчәнлеккә дә яңа, кызыклы үзгәрешләр кертүнең инициаторы булып тора.
ТУГАН ТЕЛ УҢЫШЛАРГА ИРЕШЕРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ
2020 елның ноябрендә лицей «Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә туган телдә белем бирүнең иң яхшы практикасы» республика конкурсында җиңү яулады, шул исәптән ТРның иң яхшы мәктәпләре бишлегенә керде һәм 500 мең сумлык грант белән бүләкләнде. Мәктәп милли мәгариф, экология, физика һәм татар теленнән олимпиадаларга әзерлек буенча районның ресурс үзәге булып тора. Лицей укучыларының БДИ һәм ТДИны тапшыру нәтиҗәләре ел саен район һәм республика күрсәткечләреннән югарырак була. Болар барысы да - туган телдә белем алу уңышка киртә булмавын, ә киресенчә, аңа ирешергә ярдәм итүен генә раслый.
ИҖАТ КОЛЛЕКТИВЫ
Уңыш серләренең берсе - укытучыга карата элек -электән килгән мәҗбүри таләпләрнең үтәлүе - компетентлык, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, таләпчәнлек. Еллар буе тупланган тәҗрибә яшь укытучыларга даими рәвештә тапшырылып барган һәм бу дәвам итә, шуңа күрә мәктәп бүген дә районда иң яхшыларның берсе булып санала.
Директор Айрат Хамәтвәлиев та «Лицейның уңышы, нигездә, энергияле, инициативалы, иҗади фикер йөртүче укытучылардан тора», - дип саный. Лицейда 15 педагог белем бирә. А. Хамәтвәлиев сүзләренчә, алар бик мавыгып эшли. Лицей эшен тагын да яхшыртырга теләп, ТРның башка районнарына семинарларга, конференцияләргә баралар, аннан тәҗрибә туплап кайталар, гәрчә үзләре башкаларны күп нәрсәләргә өйрәтерлек булсалар да. Соңгы өч елда лицейның дүрт укытучысы район башлыгы гранты, шул ук кадәрлесе «Оста мөгаллим» республика гранты алган, берсе «Укытучы – мастер» номинациясендә грантка ия булган. Лицей укытучылары ике тапкыр «Ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңеп, зона турында район данын яклаганнар. Туган тел һәм әдәбият укытучылары муниципаль этапта җиңеп, «Туган тел» Бөтенроссия конкурсы финалында катнашканнар. Мәктәптә һәр укытучы үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырыша. Мәсәлән, физика һәм математика укытучысы Зәкия Кашапова әлеге фәннәрне балаларга тулысынча өйрәтер өчен бөтен көчен куя: укучылар белән дәресләрдән соң да күп шөгыльләнә.
«ИКЕЛЕ КАПЧЫКЛАРЫ» ТӨШЕНЧӘСЕ ЮК
Лицей укучылыры БДИ тапшыруда, Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының һәм конференцияләренең муниципаль турларында тотрыклы рәвештә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. «Олимпка юл», «Акыллы кызлар һәм малайлар» («Умники и умницы»), «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һ.б. турнирларда, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар саны елдан-ел арта бара.
Шунысы гаҗәпләндерә, хәзерге заман балаларына математика, физика, химия кебек фәннәр ошый. 10 сыйныф укучысы Исмәгыйлев Илфат Тубылгы Таудан килеп белем ала. Аңа мәктәп үзе һәм мондагы укытучылар бик ошый. «Химия, математика, физика, рус теле фәннәре яхшы укытыла. Бу фәннәр миңа югары уку йортына укырга керер өчен кирәк. Яраткан укытучым - тарих укытучысы Изидә апа», - ди Илфат. Сүз уңаеннан, Илфат инде икенче ел рәттән инглиз һәм татар телләре буенча муниципаль олимпиадаларда катнашып, җиңү яулый, 11 сыйныфта рус теле буенча да олимпиадада катнашырга җыена.
8 сыйныф укучылары Нурия Закирова һәм Земфира Таһировалар да аның белән бер фикердә: «Безгә мәктәптә барысы да ошый: монда физикаматематика фәннәрен укытуга өстенлек бирелсә дә, башка фәннәр буенча да белем бирү эше бик яхшы алып барыла».
Лицейда «икеле капчыклары» бөтенләй юк. Айрат Минвәлиевич үзе дә, башка укытучылар да әлеге төшенчәнең барлыкка килүен булдырмаска тырышалар.
МӘКТӘП ЯХШЫ ЯККА ҮЗГӘРЕШЛӘР КИЧЕРӘ
«10-11 сыйныфларда бездә биология, химия, физика, математикаларны тирәнтен өйрәнүле табигый-фәнни юнәлеш буенча профильле укыту бара, - ди директор. - Бу иң кирәкле фәннәр, шул исәптән республикада да». Шуңа күптән түгел лицей сайлап алынган юнәлештә «Үсеш ноктасы» федераль программасы буенча ярдәм алуга иреште. Мартапрель айларында физика, химия һәм биология кабинетларына капиталь ремонт ясалды, яңа лаборатор җиһазлар кайтуы көтелә.
Башка сыйныф бүлмәләре дә заманча, проекторлар һәм экраннар белән җиһазландырылган. Аларны һәм музыка җиһазларын (микрофон, колонкалар), шулай ук мәктәп администрациясе өчен заманча компьютерларны бирелгән грант акчаларына сатып алганнар.
Барысы да соңгы елларда мәктәпнең яхшы якка үзгәрүен билгеләп үтәләр. Яздан башлап балалар тәнәфесләрдә шахмат уйный. Мондый «шахмат зоналары» районның барлык мәктәпләрендә «Бердәм Россия»нең белем бирү проекты буенча барлыкка килде. Айрат Минвәлиевич балалар бик канәгать, ди.
Тик менә бер нәрсә генә директорның кәефен төшерә, бу укучыларның аз булуы – нибары 58 бала. Быел биш чыгарылыш сыйныф укучысы һәм өч беренче сыйныф укучысы бар (киләсе елда дүрт булыр дип көтелә). Кабинетлар барысы белән дә тәэмин ителгән, укытучылар бар, фәннәр тиешенчә укытыла. Мәктәп укучыларның күбрәк булуына исәпләнгән. Эшләргә дә эшләргә бит. Тик….
ТҮГӘРӘКЛӘР УКЫТУЧЫЛАРГА ЯРДӘМГӘ КИЛӘ
Өстәмә белем бирү түгәрәкләре балаларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Әлегә түгәрәкләр эше өчен укытучыларга акча түләнми, бу аларга җәмәгать эше буларак йөкләнгән, шуңа күрә мәктәп җитәкчелеге лицензия алу белән мәшгуль. Табигыйфәнни юнәлештә эшли торган түгәрәкләр физика, химия, биология буенча белем өсти. Мәсәлән, биология һәм химия укытучысы Фәридә Вәгыйзова әлеге фәннәр буенча түгәрәкләр алып бара һәм балалар белән республика турнирларында һәм конференцияләрендә катнаша. Соңгы катнашкан биологик турнирда «Иң яхшы региональ команда» номинациясендә диплом алганнар.
Лицейда төрле социаль проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, «Дуслык күпере - Мост дружбы» социаль проекты. Бу - районның татар телендә белем алучы өлкән сыйныф укучыларының очрашуы.
Шулай ук фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференцияләре (проектларны татар телендә яклау белән), химия, биология, тарих буенча мәктәп һәм район турнирлары үткәрелә. Балаларда «Әдәби кунакханә» зур популярлык казана, анда алар рус һәм татар телләрендә нәфис сүз осталары конкурсларында катнашып, призлы урыннар алалар. «Туган тел җәүһәрләре» түгәрәге эшли, анда укучылар шигырьләр һәм хикәяләр язарга өйрәнә. Иң яхшылары шигырьләр җыентыкларында басыла.
ЯРДӘМЧЕ ХУҖАЛЫК
Инде өченче ел лицейда эксперименталь ярдәмче хуҗалык уңышлы эшләп килә. Мондый хуҗалык районның бер мәктәбендә дә юк. Үгезләр үстерәләр, ә сатудан кергән табыш лицей ихтыяҗларына тотыла. Моңа 7 гектарлы зур территория ярдәм итә, анда маллар өчен күпьеллык үләннәр, ә мәктәп яны бакчасында - азык чөгендере, шулай ук төрле яшелчәләр үсә.
«Без моның белән мәктәп казнасына бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү өчен шөгыльләнергә булдык. Бу безгә классларда ремонт ясарга, иң яхшы укучыларны, укытучыларны бүләкләргә ярдәм итә», - дип сөйли Айрат Минвәлиевич. Алар быел үгезләрне сатудан 180 мең сум күләмендә табыш алырга планлаштыралар, әлеге акча яңа уку елына сыйныфларны ремонтлауга, шул исәптән татар теле кабинетын (Туган тел елына карата) тулысынча яңартуга, мәктәп автобусы өчен яңа гараж төзүгә сарыф ителәчәк . Итнең бер өлешен мәктәп ашханәсендә хәләл продукция буларак куллану нияте бар. Алар продукция белән тәэмин итеп торучылардан пилмәннәрнең, тавык итенең дә хәләл булганын гына алалар. Шунысын әйтергә кирәк, лицейдагы ашханә бик матур. Косметик ремонтны 5 ел элек ясаганнар. Пешекчеләр тәҗрибәле, сыналган, 30 елдан артык эшлиләр.
КАДРЛАР ҮСТЕРҮ
Мәктәп белән унынчы ел рәттән җитәкчелек иткән директорның беренче бурычы - көчле мәгариф учреждениесе булган мәктәпнең традицияләрен саклап калу.
Якындагы 7-8 елда җитәкче планында – мәктәпне тулысынча яңарту. «Хәзерге укытучыларны киләчәктә кемнәр алыштырыр дигән мәсьәлә турында уйланырга вакыт. Коллектив олыгая, педагогларның уртача яше 50гә җитә. Әгәр алар пенсиягә китсә, кем эшләячәк? - ди ул. - Без үз кадрларыбызны үстерү турында уйлый башладык инде. Лицейны тәмамлаган ике укучы югары уку йортында укытучы һәнәрен үзләштерә, әмма алар монда кайтмаска да мөмкин. Авыл мәктәпләрендә педагогик сыйныфлар ачуы кыен, әмма укытучы һөнәрен алга таба үзләштерү өчен билгеле бер күнекмәләргә ия булган төрле сыйныф укучыларыннан педагогик төркемнәр булдырырга мөмкин. Һәм бу иң яхшы укучылар булырга тиеш. Бу юнәлештә эшләсәк, районда педагогик кадрлар проблемасы хәл ителер дип ышанам. Яшьләр авылга кайтып төпләнергә омтылсын өчен, биредә үз эшләрен ачарга теләгән инициативалы, булдыклы кешеләр кирәк. Пекарня, казылык цехы һ.б. булса да ярый бит. Мондый эшне оештырып, аны тиешле дәрәҗәдә алып барыр өчен кешегә кыюлык кирәк, ул үз көченә ышанучан, рухи яктан көчле булырга тиеш. Балаларда әлеге сыйфатларны мәктәптән үк тәрбияли башларга кирәк. Гаиләне тәэмин итәр өчен тотрыклы керем булдыру гына кирәк, чөнки авылда яхшы яшәр өчен башка шартлар җитәрлек. Яшьләр авылга кайтып, гаиләләр корса, авыл мәктәбенә йөрүче балалар да күбәеп китәр иде». Айрат Минвәлиевич киләчәккә оптимизм белән карый һәм мондый кешеләр табылыр дип ышана.
Бүген Зирекле лицее узган елларның иң яхшы традицияләрен дәвам иттерә, мәктәп тарихын балаларны укыту һәм тәрбияләүдә яңа казанышлары белән баета. Мәктәп җитәкчесе һәм укытучылар коллективы - мавыгучан, иҗади кешеләр, аларның укучылары да үзләре кебек үк кызыксынучан һәм хезмәт сөючән булып үсә, алар барысы да, заманыннан алда барып, бик күп кызыклы һәм файдалы җәмәгать эшләрен тормышка ашыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев