Зирекле музее аңа нигез салучының исемен йөртәчәк
Капиталь ремонттан һәм реконструкциядән соң Яңа ел алдыннан тантаналы рәвештә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее ачылды
Яңартылган музейның 30 еллыгына, музейга нигез салучы һәм беренче директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Газыймов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Бу тантаналы вакыйга уңаеннан музей янында район җитәкчелеге вәкилләре, Татарстан шәһәрләре һәм районнарының фәнни һәм туган якны өйрәнү җәмәгатьчелеге, район музейлары хезмәткәрләре, Мидхәт Газыймовның туганнары һәм авылдашлары җыелды.

Мидхәт Гариф улы үзенең гомерен туган авылына, якташларына, туган як тарихын өйрәнүгә багышлады. Сугыш кырында ятып калганнарның истәлеген мәңгеләштерү, исән-сау кайтканнарның кадерен белү өчен ул байтак эш башкарды. Үз куллары белән нульдән башлап авыл музеен булдырды, шулай ук үзе яки хезмәттәшләре белән бергә язылган 50дән артык китап нәшер итте.
Мидхәт Гариф улы туган як тарихы белән 1964 елдан шөгыльләнә башлый, авылга, туган якка килеп урнашкан беренче кешеләр, колхозның беренче җитәкчеләре, мәктәпнең беренче һәм аннан соңгы чыгарылыш сыйныф укучылары турында җентекләп материаллар туплый һәм архив эзләнүләрен алып бара. Элеккеге СССРның барлык почмакларыннан авылдашлары белән язышу аңа музей өчен бик зур материал биргән. Авылдашлары, аның авыр хезмәтен күреп, аңа бөтен эштә ярдәм итә. 1982 елда районда бердәнбер мәктәп тәмамлаучылар музее ачыла.
Безнең белешмә. 1992 елның 29 декабрендә Зирекле мәктәбен тәмамлаучылар музее базасында Зирекле авылы туган якны өйрәнү музее оештырыла. 1993 елның мартыннан Музей ТР Дәүләт музееның рәсми филиалы булды (хәзер ТР Милли музее). Хәзерге вакытта музей юридик зат буларак эшли һәм «ТР Яңа Чишмә районы Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» МБУМ булып тора, анда 4000гә якын экспонат, алар арасында сөлгеләр, намазлыкларның сирәк үрнәкләре бар.
Мидхәт Гариф улы әле күптән түгел генә - 2022 елның 11 октябрендә бакыйлыкка күчте. Бер ел элек 2 гыйнварда ул 80 яшен оптимизм һәм киләчәккә планнар белән, шул исәптән музейда башланган ремонтны тәмамлау, яңа китаплар, чаралар әзерләү кебек ниятләр белән каршы алган иде. Ләкин, кызганычка каршы, аңа яңартылган музейне күрергә насыйп булмады. Мидхәт Гариф улы үз халкына, туган якны өйрәнүче буларак, 60 ел хезмәт итте һәм лаеклы ялда булганда да, соңгы минутка кадәр үз бурычына тугры калып, музей тормышы белән яшәде. Ул үзе урынына лаеклы алмашчылар - өч фәнни хезмәткәр һәм музей директоры Лидия Лотфуллинаны калдырды. Мидхәт ага коллективы тарафыннан уникаль музей булдырыла, 55 китап һәм җыентык нәшер ителә.
Нәкъ 30 ел элек Мидхәт Гариф улы музей ачылышында чыгыш ясады һәм нәкъ менә 29 декабрь - Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музееның туган көне дип санала.

Хәзер, капиталь ремонттан соң, музей җылы, уңайлы төп күргәзмә залы, офисы, ярдәмче бүлмәләре булган заманча бинага әверелде. Биредә Зирекле авылы үсешенең теге яки бу чоры рухын гәүдәләндерүче сирәк, кыйммәтле экспонатлар саклана. Музейга кергәндә аңа нигез салучы хөрмәтенә Хәтер почмагы шунда ук күзгә ташлана. Әлбәттә, биредә Мидхәт абыйның портреты, пыяла витриналар астында - аның бүләкләре, кулъязмалары, автор китаплары һ. б. урын алган.

Музейны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов музей бинасын ремонтлау процессы һәм төгәлләнүе турында сөйләде, төзүчеләргә һәм эшләрне оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Ул Мидхәт Газыймов музеен ачуда аның гаиләсенең дә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов район җитәкчелегенә музейга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Мидхәт Газыймовның Татарстанда һәм татар дөньясында туган якны өйрәнү һәм музей эшен үстерүдәге роле турында сөйләде. Ул шулай ук тормышны, иҗатны, батырлыкны, халыкның рухи-мәдәни тормышына өлеш кертүне һәм күренекле якташлар истәлеген мәңгеләштерүнең мөһимлеген ассызыклады.

Чыгышлардан соң Ринат Фәсахов, Альберт Борһанов һәм Зәйтүнә Газыймова (Мидхәт Газыймовның тормыш иптәше) музейга нигез салучы һәм беренче директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Газыймовка мемориаль такта ачтылар.


Музей директоры Лидия Лотфуллина авыл халкы исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән капиталь ремонт эшләренә һәм музей җиһазлары сатып алуга өстәмә бүлеп бирелгән акчалар (якынча 1 млн. сум) өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Төзелеш бригадасына, шулай ук яңа бинага күчүдә, экспонатларны күчерүдә, залларны рәсмиләштерүдә булышкан зиреклеләргә: Наил Лотфуллин, Минзакир Сәлахов, Камил Габбасов, Рафаэль Шакиров, Әбүзәр Сәлимханов, Илдар Вәлиевларга һәм бу изге эштә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдиновка һәм авыл клубы мөдире Зөмәрия Сәлимовага ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Аннары кунаклар һәм чакырылучылар яңартылган музей белән таныштылар, Мидхәт Газыймов белән очрашулары һәм хезмәттәшлекләре турында сөйләделәр, музейга бүләкләр һәм экспонатлар тапшырдылар. Мидхәт Газыймов һәм музей коллективының туганнары инициативасы буенча музейга нигез салучы һәм беренче директор тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган җыентык әзерләү һәм бастыру турында карар кабул ителде.
2022 елның ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты һәм «Татар туган якны өйрәнүчеләре җәмгыяте» РОО активистлары Яңа Чишмә районы җитәкчелегенә Зирекле музеена нигез салучы исемен бирү инициативасы һәм хаты белән чыктылар.
Район депутатлары район Советы сессиясендә бу инициативаны хупладылар һәм Зирекле музеен – «Мидхәт Гариф улы Газыймов исемендәге ТР Яңа Чишмә муниципаль районының Халык иҗаты һәм көнкүреше музее» дип атарга карар кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев