Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирекле музее директорының яраткан эше

«Хезмәт кешесе белән бер көн...»

Лотфуллина Лидия Зөфәр кызы Зирекле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда менә инде 25 елдан артык хезмәт куя һәм үзенең бөтен көчен, белемен яраткан эшенә багышлый.
Җитәкче булу — зур хезмәт һәм зур җаваплылык. Музей директоры булып эшләгән вакытта, Лидия Зөфәр кызы үзен оста җитәкче буларак күрсәтә, бу коллективка теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә алырлык дус һәм бердәм коллективка әверелергә мөмкинлек бирә. Ул ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый, һәрвакыт эзләнүдә, хезмәттәшләрен актив тормыш позициясендә булырга өйрәтә — аның иҗади энергиясе коллективны һәм тирә-юньдәгеләрне рухландыра.

Бүген музей авылның иҗтимагый тормыш үзәгенә әверелгән. Халык белән актив эш алып барыла — бәйрәмнәр, Зирекле мәктәбе һәм лицеен тәмамлаучылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, солдат әниләре белән очрашулар, төрле күргәзмәләр оештырыла, экскурсияләр үткәрелә. «Ул белемле, эшлекле һәм энергияле кеше, авыл халкының музейга актив йөрүләрен оештыра. Балалар бакчаларыннан һәм мәктәптән килгән балаларны музей экспонатлары, архив материаллары, документлар, фотолар һәм китаплар белән сак эш итәргә өйрәтә. Лидия Лотфуллина янына киңәш һәм ярдәм сорап өлкәннәр дә, яшьләр дә еш мөрәҗәгать итә.

Ул район газетасы белән дә актив хезмәттәшлек итә, газета битләрендә аның төрле темаларга язылган мәкаләләре даими рәвештә басылып тора. Лидия Зөфәр кызы өчен иң мөһиме — көндәлек җентекле эш.

Ул эзләнү һәм тикшеренү эшчәнлеге буенча килгән тәкъдимнәргә беренчеләрдән булып җавап бирә. Үзгәреп торган мәгълүматлар агымында бик оста ориентлаша. Музейның хуҗалык проблемаларын да уңышлы хәл итә.

Россия һәм республика грантларында, конкурсларында катнашуга байтак көчен һәм тырышлыгын сарыф итә һәм юкка түгел — алар «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы музей» (2023 ел) һәм «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территориясендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы җитәкчесе» (2021 ел) исемнәренә ия. 

Лидия Зөфәр кызы өстәвенә менә дигән әни дә әле, ире — Наил Нурулла улы белән ике баланы белемле һәм тәртипле кешеләр итеп тәрбияләп үстергәннәр.

Лидия Лотфуллина — актив җәмәгатьче. Берничә ел дәвамында лицейның ата-аналар комитетын җитәкләгән; Ак калфак Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Яңа Чишмә бүлеге әгъзасы, Зирекле АҖ каршындагы хатын-кызлар Советы әгъзасы булып тора.

Ул намуслы хезмәте, Яңа Чишмә районы Халык иҗаты һәм көнкүреше музееның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге системасын үстерүгә керткән зур өлеше өчен ТР Милли музееның Рәхмәт хатлары, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Яңа Чишмә районы ветераннар Советының Рәхмәт хатлары, Бөтенроссия Татар конгрессының юбилей медале белән бүләкләнгән.

#краеведческиймузейновошешминск

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев