Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зирекле музеена – 25

2017 елның 29 декабрендә Зирекле музееның Халык иҗаты һәм көнкүреше музее статусын алуына 25 ел булган.

Ә үз эшен ул 1982 елның сентябреннән мәктәп музее буларак башлаган. Агымдагы елның 17 гыйнварында музей юбилеена халыкларның рухи һәм матди мәдәни мирасын саклау үзәге-чыганагы башында торган кешеләр килгән. Бу беренче вакытларда (музей булдыруга әзерләнгән чорда) тарих кабинеты советы, ә аннан мәктәп музее советы башында торган элекке укучылар, хезмәттәшләре - районның Крайны өйрәнү музее директоры Анатолий Холин җитәкчелегендәге коллектив, Акбүре авылы Буыннар мирасы музее мөдире Вәсил Вәлиуллин, Шахмай авылында М.Фәйзи исемендәге авыл тарихы музее мөдире Гөлнар Сабирова, авыл кешеләре Рифгат Фәсәхов (аның вакытында 1963-1968 елларда музейның хәзерге бинасы төзелгән), АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, җәмәгать башлангычларында музейның беренче пешекчесе Маһирә Нуриева, мәктәп музееның беренче мөһер һәм штампын башкарган һәм бүләк иткән Гөлсем Сибгатуллина (ул вакытларда алар Алма-Атада яшәгән) һәм музейның иң якын дуслары да килгән.
Чирек гасыр вакыт узганнан соң музей эшенә кайбер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин.
Белешмә
Төп фондта 2327 экспонат,
фәнни-ярдәмче - 263 әйбер,
барлыгы - 2590 экспонат.
1197 экспонат - бу кулланма сәнгать әйберләре,
835 этнография әйберләре.
Әйберләр һәм экспонатлар 38 коллекциягә бүленгән, өйдә тукылган, сайланып куелган сөлгеләр - 339 данә, декоратив сөлгеләр - 122 данә, чигелгән намазлыклар - 66, өстәл эскәтерләре - 95, түбәтәйләр - 139, кашагалар, чигелгән әйберләр - 240, кительләр һәм солдат күлмәкләре - 50 данә, 468 кешенең документлары белән шәхси эшләре .
2002 елдан бирле 1875 бәет җыелган, аларның яртысы диярлек "Хәтер тамчылары" дип аталган бәетләр китабына кертелгән. Әфганчылар, Ямаш һәм Яңа Чишмә районнарыннан Бөек Ватан сугышында Җиңү белән кайткан һәм һәлак булган якташларыбыз турындагы китаплар район масштабында дөнья күргән. Шулай ук 2002 елдан алып 40 китап басылып чыккан, шул исәптә Зирекле авылы тарихы буенча китаплар да (автор Мидхәт Газыймов). Музей китапханәсендә төрле тармаклар һәм юнәлешләр буенча 5048 китап исәпләнә.
Шушы еллар эчендә 1211 кеше фондны тулыландырган (бушлай), музейда 61603 кеше булган. 965 бәйрәм , мәҗлес, очрашулар үткәрелгән, 3222 хат һәм бандероль җибәрелгән, массакүләм-мәгълүмат чараларында музей эше турында 1438 язма, хәбәрләр бастырып чыгарылган.
Әлеге юбилей очрашуында кунаклар музейга нигез салучы, фәнни хезмәткәр Мидхәт Газыймовка һәм аның коллективына музей эшенә иксез-чиксез өлеш керткән, тарихны, якташларыбыз истәлеген саклаган, авыл халкын хөрмәт итүләре өчен олы рәхмәтләрен белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев