Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирекле музеенда кызыклы чара узган

Музей хезмәткәрләре мәктәп яны лагерына йөрүче балаларны файдалы чарада катнашырга чакырганнар.

Бу белем һәм ачышлар сәгате булган, анда балалар археологик эзләнүләрдә бик теләп катнашканнар. Төрле зурлыктагы пумалалар, көрәкләр һ.б. ярдәмендә ком салынган савытта төрле әйберләрне — тәңкәләрне, уенчык динозаврларны табып чистартырга, пазлдагы жираф һәм төлке рәсемнәрен җыярга кирәк булган. Чара дустанә атмосферада үткән, ә бу — иң мөһиме. Чын тарихи «коллекция» тупланган. Эзләнү эшләре ахырында карта-схема буенча туристларга табылган экспонатларны күрү өчен музейга «барып җитәргә» булышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев