Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирекледә — «Татар кызы — 2023» бәйгесе узган

31октябрьдә Зирекле авылы мәдәният йортында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан чираттагы зур чара «Татар кызы-2023» бәйгесе узды. Бу хакта Зирекле авылы музее директоры Лидия Лотфуллина яза.

-Мәдәният хезмәткәрләре укучылар, авыл халкы белән берсеннән-берсе матур очрашулар уздырып, мәдәни мирасны саклау, өйрәнү, буыннан-буынга тапшырылып килгән рухи традицияләрне яңарту өстендә күп хезмәт куялар.

Бүгенге бәйгене Зирекле мәдәният йорты хезмәткәрләре район «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы мәдәният бүлеге белән берлектә оештырды. Бәйге кунакларын һәм катнашучыларны Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов сәламләде.- Бүгенге бәйгедә жюрига иң лаеклыларын сайлап алу җиңел булмас. Аларга гадел хөкем итүне, ә кызларыбызга уңышлар телим. Мондый чаралар безгә милләтебезнең киләчәге, гореф- гадәтләребезне саклар өчен бик кирәк«, — диде ул. Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының Яңа Чишмә бүлеге рәисе Айрат Хамәтвәлиев үзенең котлау сүзендә барысын да сәламләп, бик тә әһәмиятле һәм кирәкле бәйрәм оештырган өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Зал, сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Музей һәм «Аҗаган» клубы хезмәткәрләре милли бизәкләрдән төзелгән күргәзмә оештырды.

Бәйгедә Яңа Чишмә районының татар авылларыннан 8 яшьтән дән 14 яшькәчә булган алты кыз катнашты. Менә кайда ул матурлык, назлылык һәм тыйнаклык. Сәхнә түренә берсеннән-берсе сылу, зифа буйлы кызлар күтәрелде. Алар бәйгедә — «Танышу», «Гаиләм традициясе», «Сорау-җавап», «Милли ризык», «Милли кием», «Иҗади» конкурсларда үзләрен күрсәтте, көч сынашты. Конкурсның һәр баскычы кызларның аерым бер сәләтен ачып бирде. Кызлар үзләре белән дә үзенчәлекле, оригиналь итеп таныштырдылар. «Сорау-җавап» конкурсында сылу кызлар үзләренең никадәр зирәк икәннәрен расладылар. Бәйге шартлары буенча, кызлар үз чыгышларында камил рәвештә татар телен, гореф-гадәтләрне белү, үзләрен сәхнәдә тоту дәрәҗәсен күрсәтергә тиеш иде. Шулай ук визитка, милли киемнәрдә дефиле, җыр һәм бию осталыклары да тәкъдим ителде.

Беренче бирем «Үзем турында үзем» дип аталды.

Кызлар үзләре турында матур итеп сөйләделәр. Бала чакларында нинди чараларда катнашканнар, хәзер нинди уңышларга ирешәләр — барын да бәян иттеләр. Болар экрандагы фотоларда, видеоязмаларда чагылып барды.

Жюри әгъзалары чыгышларга музыкаль бизәлешне, кызларның сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын, костюмнарын исәпкә алып, шулай ук оригинальлек һәм артистлык критерийлары аша бәя бирде.

Һәр кеше үз халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. 

Икенче бәйге онытылып бара торган матур йолаларыбызга багышланган иде.

Кызларыбыз «Каз өмәсен», «Наил бабай Сабантуе» һәм Гает бәйрәмнәрен ничек уздыруларын видеоязмаларда тәкъдим иттеләр.

Өченче бәйге — "Иҗади ярыш«та кызлар үзләренең сәләтләре белән таң калдырдылар.

Фирүзә Ибраһимова күңелләрне тетрәндереп «Әни — иң бөек кеше!» исемле шигырен сөйләде. Залда утыручылар ул күренешне елап карап утырдылар. Сәрия матур тавышы белән җыр сузып, биеп күңелләрне җәлеп итте, биюләр, шигырьләр яңгырады.

Безнең кызларыбыз аш-суга осталыкларын да күрсәттеләр. Өйдә әзерләп килгән чәк-чәк, камырдан матур итеп пешергән кәрзин эчендә кош теле, шулпалы бәлешләрне, кыстыбый кебек милли ризыклар тәкъдим иттеләр.

Кызларыбызның уңганлыгына, булганлыгына, җыр-биюгә һәм аш-суга осталыгына Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Габдрәшитович мәртәбәле бәя бирде. Конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Бәйге буена кызлар үзләренең туган телләрен, татар халкының гореф-гадәтләрен белүләрен расладылар, һәрберсе «Татар кызы» исемен йөртүгә лаек иде. Нәтиҗәдә иң гүзәл кыз —"Татар кызы" дип Фирүзә Ибраһимова һәм Шакирова Рәшидә игълан ителде. Чарада катнашкан һәр кыз лаеклы үз исемен алды. Жюри «Ягымлылык алиһәсе» дип Габетдинова Сәрияне; «Иң нурлы йөз» дип Хәсәншина Әминәне; «Нәфис сүзле» дип Мусина Чулпанны, «Җитез читек» номинациясендә Гиматдинова Алинәне билгеләде.

Соңыннан районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина һәм Музей директоры Лидия Лотфуллина катнашучыларга, оештыручыларга, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, музей исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мондый чаралар аша без үзебезнең йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне кире кайтарабыз. Туган телебезнең нинди матур һәм кадерле икәнлеген күрсәтәбез.

Катнашучыларга истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Зирекледә — «Татар кызы — 2023» бәйгесе узган

Һәр эш аны башлап йөрүчедән тора, дип әйтүләре хак. «Татар кызы» конкурсын оештырып, башлап йөрүче Зөмәрия Сәлимова үзенең ярдәмчесе, сәнгать җитәкчесе Аяз белән, бөтен нечкәлекләренә кадәр уйлап, искиткеч шәп бәйрәм бүләк итте! Бәйгедән соң күңелдә шатлыклы, җылы хисләр генә калды. Бу бэйгене оештыручыларга, катнашучыларга, аларның әти-әниләренә, укытучыларына аерым рәхмәт.

Зирекледә — «Татар кызы — 2023» бәйгесе узган

Зирекледә — «Татар кызы — 2023» бәйгесе узган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев