23 гыйнварда Зөлфия Бикбовага 55 яшь тулган. Без ике бишле алып, лаеклы ялга китәр вакыт җиткәч, хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясап, рухи (дини) эшчәнлек турында уйларга күнеккәнбез.
- Зөлфия Әхәтовна, сез пенсия яшегез җитүенә ничек карыйсыз?
- Миннән : "Ура! Пенсия! Эшкә ашыгасы түгел, ниһаять үзем теләгән нәрсә белән шөгыльләнә алам", - дигән җавап көтсәгез, ялгышасыз. Киресенчә, шулай дип әйтүчеләргә карата миндә кайбер сораулар туа: "Нәрсә, сез теләмичә генә эшләдегезме?", "Сезне моңа кем мәҗбүр итте?". Һөнәрне без сайлыйбыз, ул безне түгел. Шуңа да бар күңелне биреп эшлибез. Ә пенсиягә чыгу - бу, әлбәттә, үзгәреш, тик радикаль (катгый) түгел. Яраткан эшеңне рәсми төстә киткәннән соң да эшләп була: хәзер волонтерлар кирәк булган җәмәгать оешмалары күп.
- Мин сезнең белән килешәм, шулай да: "Сезгә тынычлык кирәкмиме?" - дигән соравымны бирми кала алмыйм.
- Шундый аксиома бар: "Бәхет - ул йокыдан уяну, юыну, кофе эчү һәм кабат йокларга яту". Болар миңа ял көннәрендә дә җитә.
- Үз хезмәт эшчәнлегегез турында сөйләгез әле. Нидән башладыгыз?
- Ул 1985 елда Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң (агроном белгечлеге буенча) башланды. Лениногорск районында 1 ел практика узганнан соң, без ирем Равил белән (ике агроном) Яңа Чишмә районына килдек һәм безне эшкә Петропавел Бистәсенә Куйбышев исемендәге колхозга билгеләделәр. Миңа агроном-орлыкчылык эше ошады. Эш бик җаваплы, төгәллек , игътибар һәм кайбер кешелек сыйфатларын да таләп итә торган (алар булмаса, колхозны уңышсыз да калдыруың ихтимал). Хәзергесе вакытта күп җирдә гаепнең сәбәбе булып кешелек факторы тора диләр бит.
- Сезнең кешелек сыйфатларыгыз барысына да мәгълүм. Сезнең бәхетле булуыгыз, шуны башкаларга да теләвегез йөзегездән күренә бит.
-Дөрес. Кайбер тормыш авырлыкларына карамастан, мин туры, риясыз кеше: ни өчен үз проблемаларым белән башкаларны борчыйм ди әле. Алар бар кешедә дә җитәрлек. Миңа карап, башкалар да елмайса, әйбәтрәк бит. Мәсьәләне хәл итү кирәк, ә елап утырасы түгел. Минем белән бергә эшләргә туры килгән кешеләргә мин һәрвакыт шулай дим.
Хәзерге эшемдә куелган бурычларны төгәл һәм тиешле тәртиптә башкарам. Шулай эшләргә мин Андреевка авылында 1 май исемендәге колхозда күп еллар бухгалтериядә эшләп өйрәндем. Анда мин 1991 елда килдем.
- Хезмәт кенәгәгездәге язулардан күренгәнчә, сез баш бухгалтер булып эшләгән хуҗалыкта ул 8 ел эчендә 5 тапкыр исемен алыштырган. Бу җитәкчеләр өчен генә түгел, сезнең өчен дә киеренке хезмәт булган. Барлык документларны яңадан язасы, рәсмиләштерәсе. Бу икътисадый гына түгел, ә юридик белем дә, билгеле бер сабырлык та таләп итә.
- Сабырлык - бу минем тумыштан килгән сыйфат. Мөгаен, әти-әниемнән күчкәндер. Калганы - булдырып була торган эш.
- Сез булдыра торганы - бу "аралашканда искиткеч игелеклелек, яхшы мөнәсәбәт, кешелеклелек, киң күңеллелек, аңлау, түземлелек, ярдәмчеллек һәм карар кабул иткәндә бизмәнгә сала белү.Зөлфия Бикбова "Бердәм Россия" партиясенең актив әгъзасы булып тора һәм 2012 елның октябреннән ул "Бердәм Россия" БСПнең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде". Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сезне нәкъ менә шулай характерлый.
- Мөгаен, мин шундыйдыр, читтән яхшырак күренә, - дип көлә Зөлфия ханым.
- Әлеге юбилейга сез үзегезгә ни телисез?
- Шуны әйтәсем килә, бу минем өчен икеләтә бәйрәм, без аны кыз туганым-игезәк сыңарым Әлфия белән бергә билгеләп үтәбез. Ул Минзәлә РҮХ дә акушерка булып эшли. Мин аның белән ешрак күрешүне теләр идем. Тагын бер теләгем: улларым Радик белән Марат бәхетле булсыннар, ә оныкларым Алсу белән Алия сәламәт һәм акыллы булып үссеннәр иде.
- Без исә бар теләкләрегез дә тормышка ашсын, дигән теләктә калабыз.
Лариса Федорова
Автор фотосы
Нет комментариев