Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зоя Кочетова: «Барысына да ничек өлгергәнмендер...»

Зоя Кочетова: «Барысына да ничек өлгергәнмендер...»

Зоя Екатерина авыл советында исәпләнгән, әмма ХХІ гасыр башында торак пунктлар исемлегеннән югалган Ивановка авылында Ерашовлар гаиләсендә туа. 

«Элек авыл күмәкләшеп яшәгән: ярдәм сорап йөрисе түгел иде, авыр яшәсәләр дә кешеләр бер-берсенә ярдәмгә килгән. Кыскасы, эш белән дә, сүз белән дә күршесенә булышырга тырышканнар. Чөнки байлык түгел, ә ярдәмчеллекне хөрмәт иткәннәр», - дип тасвирлый Зоя Павловна Кочетова кечкенә генә авылдагы яшәү рәвешен. - Сугыш башланганда ир-атларны, шул исәптән әтиемне да фронтка алдылар, алар урынына хатын-кызлар эшкә җигелде. Минем әнием ат караучы булып эшләде, мин яңа туган энемне карадым, ә безне инде әбиебез һәм күршедәге әбиләр караштылар».

Зояның энесе Геночка үсә төшкәч, ул дус кызлары һәм башка хатын-кызлар белән бергә эшкә йөргән: чүп үләнен утаганнар,  печән чапканнар, аны җыештырганнар. Ул эшкә батыр, шук һәм әрсез булган, шуңа күрә аңа ир-атлар эшен - ат һәм, хәтта, үгезләр карауны ышанып тапшырганнар. Ә 18 яшен тутыргач, агач әзерләү эшенә җибәргәннәр.

«Дүрт кыш мин Горшковода эшләдем, безне Чистай районындагы Колмакчыга, хәтта Берсутка да җибәрә иделәр.  Анда, леспромхозда, Александр Кочетов белән таныштым, ул шулай ук урман кисүдә эшләде. Александр минем якташым - Екатерина Бистәсеннән булып чыкты. Без 1952 елда өйләнештек һәм туйдан соң ул мине Бистәгә алып кайтты.

Икебез дә совхозның төрле эшчеләре булып хезмәт куйдык: нигездә, терлекчелек фермаларында эшләдек».

Зоя Павловна иремнән уңдым, ул акыллы, эшчән һәм шат күңелле иде, ди.  

Аның сүзләренчә, Александр гаиләдә дә, балалар тәрбияләүдә дә үзен һәрвакыт акыллы итеп күрсәткән. Күп нәрсәне алдан уйлап, эшләрне дөрес юнәлештә хәл иткән. Совхозда төрле эшләрдә эшләгән - беркайчан да зарланмаган, күршеләр белән дус булган, кирәк чакта ярдәм иткән, бәйрәмнәрне гармун уйнап, күңелле итеп үткәрергә яраткан. Ул гармунда уйнаганда, Зоя беренчеләрдән булып биергә һәм такмак җырларга чыккан. Балаларны тәрбияләүдә Александр: «Аларны ачуланма, тормышны төрле яктан белсеннәр һәм үз юлларын үзләре сайласыннар», - дия торган булган.

«Дөрес, улларыбыз бераз «шаяртып» алдылар алуын (хәер, башкалар кебек үк инде), ә аннары тынычландылар. Без 6 малай тәрбияләп үстердек. Өлкәненнән алып иң кечесе арасында яшь аермалары 12 ел: Александр, Николай, Иван, Михаил, Валентин һәм Геннадий. Аларны кешеләргә һәм бер-берсенә ярдәм итеп, игелекле булып яшәргә өйрәттек, - дип сөйләде Зоя Павловна. - Шөкер, барысы да әйбәт кешеләр булып үстеләр, һәркайсы белгечлек алды, армиядә хезмәт иттеләр, эшләделәр: берсе шофер, икесе - тракторчы, эретеп ябыштыручы, ике электрчы. Гаилә дә кордылар, барлыгы 10 оныгыбыз бар (биш кыз һәм биш малай). 

Кызганыч, ике улыбызны җирләдек инде, хуҗаның үзенең дә вафат булуына 13 ел узды.

Оныклар - оныкчыклар да (10 малай һәм 5 кыз) кайсы кая таралыштып беттеләр. Менә-менә беренче оныкчыгымның баласы тууын көтәм. Аны күрергә өметләнәм әле. Юбилейга барысы да кайтырга тиешләр.

 Ә монда, авылда кече улым Геннадий гаиләсе белән яши һәм һәрчак янәшәмдә. Минем иң зур ярдәмчем - кече оныгым Наташа - ул минем сәламәтлегемне күзәтә, авыл фельдшеры Татьяна әйткән барлык киңәшләрне үти».

«Әнигә, әлбәттә, безне үстерү җиңел булмады, - дип сөйли Геннадий. - Без бит малайлар, зыян да иткәнбездер, киемнәрне дә пычратып кердек.  Ишегалдында безнең ыштан һәм күлмәкләрне киптерү өчен урын җитмәгәнлеген дә яхшы хәтерлим. Ә бит ул аларны куллары белән юды, кер юу машинасы бездә соңрак кына барлыкка килде. Ә иртән, безне мәктәпкә әзерләгәндә, өч литрлы сөт банкасы янына табак тутырып кабартмалар пешереп куйды. Иртәнге аш иң тәмлесе булды. Ә мәктәптән соң зур чуенда щи әзер иде. Бәйрәм көннәрендә дә, мондый көннәрдә дә безнең йортта һәрчак тәмле камыр ризыкларының исе бетмәде. Кемгә ниндие ошый, беркемне дә яраткан ризыгыннан башка калдырмады. Мөгаен, без яшьтән үк шуның ишеләрне ашап үскәнгә гәүдәгә дә шәптер», - дип көлеп куйды Геннадий.

- Белмим, ничек өлгергәнмендер, - ди Зоя Павловна улының сүзләрен хуплап. - Мин бит һәрчак фермада да эшләдем, әйе, безнең белән сезнең әбиегез (әтинең әнисе) яшәде, йорт учагын саклаучы ул иде шул. «Өйдә әби яши икән, димәк йорт йозакта», - дип юкка гына әйтмиләр бит. Безнең йортыбыз күзәтү астында иде. Бу, чыннан да дөрес. Моның өчен мин аңа гомерем буе рәхмәтле».

Тырыш, хезмәт сөючән, тынгысыз Зоя Павловна Кочетова барысына да өлгергән: балаларны тәрбияләргә дә, өйне тәртиптә тотарга да, эштә дә лидер булган.

Аның арсеналында күп кенә юбилей медальләре арасында Ана булу (2 дәрәҗә бронза һәм 1 дәрәҗә көмеш), «Коммунистик хезмәт ударнигы», ике «Социалистик ярыш җиңүчесе», «Хезмәт ветераны» медальләре бар.

Ә аның менә дигән җырчы һәм биюче дә булуын  өлкән яшьтәге күршеләре яхшы белә. Булган гына да түгел, Зоя Павловна Кочетова хәзер дә биергә дә, җырларга да әзер.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев