Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур гаилә эше

Архангел Бистәсеннән 50 яшьлек Алексей Барсуков һәрвакыт үз фермасын булдыру турында хыялланган.

Хыялы күп еллар элек, армиядән кайткач, 1993 елда «Архангельское» КФХ»га терлекче булып урнашкач туа.
- Һәрчак маллар арасында йөрдем, терлекләр карадым һәм кайчан да булса миндә дә шундый ук ферма булачак, дип уйладым. Күптән теләдем, ләкин мөмкинлекләр булмады. Ә хәзер балаларны үстердек, инде фермерлык белән шөгыльләнсәң дә була. 
Һәм менә 30 елдан соң ул хатыны Галина белән, 5 елга шактый кредит алып, узган ел үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра. Өстәвенә, район 264 мең сум субсидия бүлеп биргән. Гаилә бригадасы белән төзегәннәр: Алексей, улы һәм ике кияве. Төзелеш эшенә, агач белән эшләүгә кайчандыр әтисе, 14 бала үскән зур гаилә башлыгы өйрәткән.
300 квадрат метрлы иркен бина 40 баш сыерга исәпләнгән, чөнки киләчәктә Алексей баш санын арттырырга планлаштыра.
Әлегә аның 8 савым сыеры, үгезләре һәм төрле яшьтәге бозаулары бар-барысы бергә 19 баш. - Бу әле эшнең башы гына. Терлекләр аз булса, бу отышлы түгел бит, ди.
Ферма бик уңайлы урында, авыл читендә, Алексейның йорты каршында урнашкан. Шушма елгасы якында гына. Хуҗа иркен карданы койма белән әйләндереп алган.

Ферма артында киң кырлар: Алексей 25 гектар җирне милеккә рәсмиләштергән. Басуның яртысына ул күпьеллык үлән чәчкән (шуңа өстәп печәннең бер өлешен сатып алалар, ә бер өлешен пай өчен бирәләр), кырның икенче өлешендә «электр көтүче» белән үз терлекләрен көтәләр. Өч ел элек ул өе янында кечкенә, ләкин бик яхшы җылы абзар төзегән.

Сыерлар һәм кечкенә бозаулар әлегә анда, ә савым сыерлары сарай артындагы киртә абзарда. Яңа фермада әлегә үгезләр тора, алары - дүрт баш. Печән үскәч маллар көтүгә болыннарга чыгачак.
- Барысын да күчерер идек, әлегә суүткәргеч ясамадык. Суны чиләкләр белән генә ташып булмый бит. Кыш көне боларына да чана белән ташып җәфаландык. Ә сарайга исә йорттан су үткәрелгән. Тиздән бу эш белән ныклап торып шөгыльләнәчәкбез, - ди Алексей. - Үлән үскәч, бөтен терлек тәүлек әйләнәсе болыннарда булачак.

Фермада эшләр күп әле: электр үткәрү (аларны әлегә сарайга кадәр генә үткәргәннәр), су эчерү җайланмалары, суны җылыту өчен резервуар һәм башка бик күп нәрсәләр урнаштырасы бар. Әмма иң мөһиме  эшләнгән - нык, яхшы бина бар.
Малларны бөтен гаилә карый: ул үзе, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче хатыны Галина (ул сыерларны сава), кияве Михаил (өлкән кызы гаиләсе белән Бистәдә яши), кече кызы 9 сыйныф укучысы Нина. Ял көннәрендә шәһәрдән ярдәмгә улы кайта, кияве әлегә СВОда мобилизацияләнгән. Алексей исә оныгы Артемны төп ярдәмчем дип атый.


- Эшчән! Нәкъ бабасы инде. Аңа нибары 8 яшь кенә, ләкин ул барысын да эшли. Азык тарата, сыерларны чистарта. Арба белән тирес чыгара. Суны 5 литрлы чиләкләр белән ташый. Мин фермага киттем, дисәм, ул шунда ук: «Бабай, мин дә синең белән», ди.

Реклама

Без аларга килгән көндә Артем барысын да күрсәтер һәм сөйләр өчен хәтта дәрестән сорап кайткан. Киләчәктә яшь ярдәмче фермер булырга тели. Кыскасы, гаиләдә һөнәри юнәлеш алуга юл ачык.  
Әлегә мини-ферма стартта. Гыйнварда Алексей, тулысынча хуҗалык белән шөгыльләнү өчен, эшеннән киткән. Ул 10 ел Түбән Каманың «Строймонтажинжиниринг» төзелеш фирмасында эретеп ябыштыручы һәм монтажчы булып эшләгән, эшен яхшы башкарган. Бер ел элек фирма директоры Михаил Александрович Пискунов аңа яхшы эшләгәне өчен 240 мең сум түләүсез матди ярдәм бүлеп биргән. Алексей мондый бүләккә бик сөенгән. 
- Мин башта хезмәт хакы исәбенә процентсыз кредит алырга теләдем, - ди Алексей.  - Ә Михаил Александрович - алтынга тиң, киң күңелле кеше. Без бит синең белән бер эш белән шөгыльләнәбез, мин сиңа болай гына бирәм, синең бизнесыңа ярдәм итәм, диде. Һәм мин шунда ук ЮМЗ тракторы сатып алдым.


- Ферма төзелгәч, авыл җирлеге башлыгы Нина Анатольевна мини-ферма төзелешен субсидияләү программасында катнашырга мөмкин, диде. Документлар җыйдык, тапшырдык һәм гыйнварда безгә республикадан 600 мең сум акча күчерделәр. Бу акчага без өч сыерыбыз янына шунда ук тагын бишне һәм тракторга чапкыч һәм печән әйләндергеч сатып алдык.
Сүз уңаеннан, гаилә советында улы һәм кызының гаиләләрен Бистәгә күчерү турында карар кабул ителә. Икесенең дә шәһәрдә яхшы түләүле эшләре булса да: улы зур ремонт оешмасында слесарь, кызы - заводта баш икътисадчы. Ләкин, шулай булса да, әтисенә ярдәм итәргә ниятлиләр. Һәм шәһәр оныклары авылдагы иркенлектә үсәчәк.
Ике йорт өчен дә җир рәсмиләштерелгән инде. Алар бер урамда, күршедә диярлек булачак. Моннан тыш, берсенә нигез салынган, икенчесенә - траншея казылган. Кияүнең СВОдан кайтуын гына көтәләр һәм ул чакта төзелеш гаилә подряды белән тизрәк барачак.
Без килгәндә, авыл кияве Михаил иске йөк машинасын (УАЗ) рәтләп тора иде.

Ул да Алексей белән шул ук төзелеш компаниясендә эшләгән. Хәзер район территориясендәге нефть оешмасына эшкә урнашып йөри. Улы һәм башка кияве дә шунда эшләргә планлаштыралар. Эш графигы фермада да эшләрлек мөмкинлек бирәчәк.
- Көненә якынча 50 литр сөт тапшырабыз, 10ны бозауларга һәм үзебезгә калдырабыз, - дип сөйли Алексей. - Әлегә табыш юк, чөнки сөт бәясе төште. Сәер, әле болыннарда үлән дә юк, ә бәя кискен төште. Әгәр шулай барса үгезләр үстерүгә генә күчәчәкбез. Ләкин бу вакытлыча күренеш булыр дибез. 
Сыерларны фермага күчергәч, бушаган абзар кабат «эштә» булачак. Монда Алексей һәм Галина дуңгызлар үрчетергә ниятли: иткә һәм дуңгыз балалары сату өчен. 
Барсуковлар хуҗалыгында тагын тавыклары һәм умарта оялары бар (дөрес, әлегә өч оя гына).
- Ничек кенә авыр булмасын, эшне туктатырга уйламыйбыз, дип сөйли Алексей. - Әкренләп кенә барысы да җайланыр әле, дип уйлыйм. 
Яңа эш башлаучы фермерга авыл кешеләре өчен авыр, ләкин бик перспективалы бизнеста барлык авырлыкларны һәм киртәләрне җиңүен телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев