Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур тормыш бусагасында

Яңа Чишмә районының 20 мәктәбендә 25 майда уку елын тәмамлауга багышланган тантаналы линейкалар булып үтте. 16 мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән хушлашты: 2017 елда 11 сыйныфлардан 53 укучы мәктәп тәмамлады. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 150 укучының күпчелеге өчен дә бу көнне соңгы кыңгырау чыңлады.

Яңа Чишмә гомуми белем бирү мәктәбе үз чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау чыңы белән озатты. 2006 елда бу балалар (27 укучы) шушы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергәннәр. Унберъеллык марафонны барысы да үтмәгән: иң нык һәм үз көчләренә нык ышанган 14 укучы гына калган. Бүген алар сыйныф җитәкчеләре Людмила Викторовна Быкова белән бергә мәктәп марафоны җиңүчеләре пьедесталында урын алганнар.
Зур бантлар, матур чәчәк бәйләмнәре, ныклы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен күңелләргә үтеп керерлек рәхмәт сүзләре, кызларның елмаюлары һәм күз яшьләре - мәктәп белән хушлашу бәйрәмендә болар бар да булды. Укытучылар, ата-аналар һәм бәйрәм кунаклары да шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең үгет-нәсихәт сүзләрен әзерләгәннәр. Һәм иң кадерле сүзләр район башлыгы Вячеслав Козловтан булды:
- Бүген сез китапның - тормыш китабының тагын бер битен ачтыгыз. Кадерле укучылар, мәктәп сезгә күп нәрсә бирде: сез белемле, тәрбияле, итагатьле һәм әдәпле, кешелекле. Сездә без горурланырлык барлык сыйфатлар да бар. Тырышыгыз, үрләр яулагыз, камиллеккә омтылыгыз! Төрле тормыш сынауларына әзер булыгыз. Яңа белем, тәҗрибә туплагыз. Һәм исегездә тотыгыз - язмыш сезне кая гына ташласа да, кече ватаныгыз - Яңа Чишмә - сезне һәрчак көтеп торачак.
Районның 11 чыгарылыш сыйныф укучысы югары уку йортларында бюджет нигезендә белем алачак.Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге, гаиләгә тәрбиягә һәм опекага алынган, шулай ук сәләтле балалар - БДИ-ны уңышлы тапшырган чыгарылыш укучылары мондый юнәлеш алу өстенлегеннән файдаланачаклар, диде чыгыш ясаучы үз чыгышында.
- Хәерле юл сезгә, яраткан балалар! - бу сүзләр мәктәп директоры Ольга Лазарева, педагоглар - фән укытучылары һәм, әлбәттә инде, беренче укытучыларыннан яңгырады.
Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре исеменнән Светлана Мартышова һәм Галина Носовалар сүз алды. Алар балаларын тәрбияләгән һәм яхшы белем бирүләре өчен мәктәп коллективына рәхмәт белдерделәр. Мәктәпнең киләчәктә дә чәчәк атуын теләделәр.
9 сыйныфны тәмамлаучылар адресына да байтак сүзләр әйтелде. Быел алар 19 укучы һәм аларның кайберләре өчен әлеге мәктәп кыңгыравы соңгысы булып яңгырый. Тантаналы линейка барышында мәктәп директоры иң яхшы укучыларга, олимпиадаларда, фестивальләрдә җиңүчеләргә һәм спортчыларга Мактау грамоталары тапшырды.
Һәм менә ул дулкынландыргыч мизгел: саубуллашу кыңгыравы чыңлый. Бу хокук мәктәп тәмамлаучы Иван Тропынинга һәм беренче сыйныф укучысы Вероника Буровага бирелде.
Укуларын дәвам итүче укучылар өчен бу кыңгырау аеруча нык чыңлады, чөнки алда җәйге каникуллар, укучыларның кәефләре күтәренке - уку елы уңышлы тәмамланган.
Соңгы кыңгыраудан соң сыйныф сәгате булды. Чыгарылыш укучыларының күзләрендә яшь тамчылары җемелдәште. Ата-аналарны алда торган имтиханнар борчый: чөнки бу аларның балалары өчен беренче мөһим сынау.
Лариса Федорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев