Карамельле күмәч һәм болындагы җырлар
Өргәнчә авылында яшәүче Валентина Явлашина кече Ватаны турындагы истәлекләрне күңелендә 90 ел саклый.
Юбилей көнендә ул йөрәгендә мәңгегә калган Нагорный поселогы турындагы истәлекләре белән уртаклаша.
Өргәнчә авылында яшәүче Валентина Анатольевна Явлашина 8 декабрьдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның тормышы – ул шатлык һәм авырлыклардан, дуслык һәм шәхси югалтулардан үрелгән тулы бер чор тарихы. Ләкин бу тукыманың иң төп җебе – туган авылы Нагорный поселогына чиксез мәхәббәт, ул мәңгегә аның рухи йорты булып кала.
Сугыш өткән балачак
Нагорный бистәсендә ул энесе белән бергә әти-әнисенең яратуын һәм кайгыртуын күреп үскән. Ләкин Валентинага алты яшь булганда, гаилә тормышы үзгәрә: әтисен, Анатолий Гавриловны, фронтка алалар. Шул борчулы вакыттан аның хәтерендә әтисенең: «Кайтырмын!» - дигән вәгъдәсе мәңгегә сакланып калган. Һәм ул сүзендә тора, сугыш уты аша үтеп, семьясына кайта.
«Әти кайткач, барлык күршеләр дә безнең бәхеткә шатланырга килделәр, — дип искә ала Валентина Анатольевна күз яшьләре белән. – Әтиләре яки абыйлары һәлак булганнар да килде. Сугышта һәлак булучылар дистәдән дә ким түгел иде. Семьяга үлем килгәндә, бөтен поселок, бер семья шикелле, аларның өе янына җыела иде. Кешеләр сүз белән түгел, бәлки сүзсез генә ярдәм итеп һәм хуҗалык эшләрендә булышып, түзә алмаслык кайгыны уртаклашырга тырыштылар».
Эшле һәм җырлы яшьлек
Сугыштан соңгы еллар авыр була, ләкин Валентина Анатольевна үзе әйтмешли, кешеләрдә рух нык була. «Авырлык та, хәерчелек тә бар иде, әмма кешеләр бер тату гаилә булып яшәделәр. Бер-берсенә хәтта сорап та тормыйча ярдәм иттеләр. Күршегә авыр икәнен күреп, бакча казырга, койма төзәтергә, балалар белән утырырга киләләр иде. Поселокта һәркем үз авылдашлары алдында намуслы иде».
Печән вакыты аның истәлекләренең аерым бите булып кала. «Болында әле сулда, әле уңда кемдер моңлы җыр башлый, ә аннары барысы да эләктереп алалар. Болыннар өстендә безнең тавышлар чабылган үлән исе һәм чикерткә тавышы белән бергә кушыла. Эш җиңеләя, ә кичен, караңгы төшкәч, бергәләп өйгә печән ташыйлар һәм шулай ук бөтен мир белән печәнлеккә кертәләр. Арыган, ләкин канәгать кешеләр ишегалларында ук өстәлләр әзерлиләр һәм, иртә белән иртүк торырга туры килсә дә, яңадан җырлашып утыралар иде».
Гаилә оясы һәм татлы «разборник»
1959 елда Валентина авылдашы Паша Явлашинга кияүгә чыга, ул чирәм җирләр күтәреп кайткан була. Бер җан-тән булып яшиләр, өч бала – Валентина, Юрий һәм Татьяналары туа. Балалар күндәм һәм эшчән булып үсәләр, кечкенәдән хуҗалык эшләренә өйрәнделәр.
Ә нинди бәлешләр пешерәләр! Валентина Анатольевна бүген дә үзенең пешергән аш-суын җылылык белән искә ала: «Бәлешләрне, күмәчләрне балан, чөгендер, тозлы кыяр, суган белән катламлап пешерә идем. Ә тагын майга манылган һәм бер-берсенә тыгыз итеп табага куелган кечкенә күмәчләр була иде. Аннары бу күмәчләргә карамельләр тыгып калдыра башладым, алай тагын да татлырак килеп чыкты. Балалар аларны бик тиз сыпыртып ата иде, шуңа «сыпыртык» дип атадылар. Минем ризыкларны балаларым да, оныкларым да бик яратты. Әйтергә көлке, алар һаман да, кунакка килгәндә, беренче эш итеп кухняга күмәчләр эзләп керәләр. Ә мин «нинди пешекче инде мин хәзер!» дип кул гына селким.
Кече ватаннан аерылу
Нагорный бистәсендә башлангыч мәктәп кенә була, һәм балаларга Өргәнчә яки Зирекле мәктәпләренә кадәр берничә чакрым юл үтәргә туры килә. Валентина Анатольевнаның олы кызы Любовь Павловна мәктәп укучыларының Нагорныйда мәдәни тормышка ярдәм итәргә тырышуларын искә төшерә: «Бездә клуб бинасы бар иде, ләкин эшчеләр юк иде. Без үзебез, интернатта укыганнан соң, концертлар әзерләдек. Ә Яңа елда клубны бизәп, авылдашлар алдында чыгыш ясый идек. Никадәр шатлык! Алар безгә: «Менә мәктәпне бетерегез, укытучыга, клуб эшенә өйрәнегез, ә без ул вакытка яңа клуб һәм мәктәп төзеп куярбыз – поселогыбыз чәчәк атачак!» - диләр иде».
Ләкин хыяллар тормышка ашмый. 80 нче еллар ахырында кешеләрне ашата торган авыл хуҗалыгы предприятиесе ябыла. Күп кенә гаиләләргә башка җирләрдә эш һәм яшәү урыны эзләп китәргә туры килә. Ә яшьләр, шәһәрләрдә белем алгач, кире кайтыр урын булмый инде. Явлашиннар гаиләсе өчен 50 яшьтә Өргәнчегә күченү авыр сынау була.
Валентина Анатольевнаның ире Павел Иванович, һәрнәрсәгә оста, бу авылда да сатып алынган йортны бизәкле фронтоннар, сырлап ясалган тәрәзә капкачлары белән бизәргә тырыша, аларны үзе кисеп, ачык төсләргә буяп куя. Ләкин Нагорныйны сагыну аны эчтән какшата. «Өргәнчә авылы миңа да башта ошамады, - дип уртаклаша Валентина Анатольевна. - Ирем дә бик авыр кичерде, бик нык авырды. Алты елдан соң вафат булды. Без аны ул туган һәм күңеле яткан авылда – Нагорныйда җирләдек».
Югалмаган хәтер
Нагорныйдагы зират бистәнең элеккеге халкы өчен хәтер һәм кече ватан белән элемтә урыны булып тора. Әгәр элек төп бәйрәм Михайлов көне булса, хәзер инде күп еллар Троицада бирегә Нагорныйдан күчеп килүчеләр килә. Бу борчулы һәм шатлыклы очрашу көннәре.
Кайчандыр тормыш кайнап торган урында хәзер куаклар үсә, ләкин аның турында хәтер тере. Абыйлы-энеле Николашиннар һәм аларның фикердәшләре җитәкчелегендәге энтузиастлар тырышлыгы белән, авылдан чыккан барлык кешеләр катнашында, зират территориясе тәртиптә тотыла һәм төзекләндерелә. Ә авыл торган урында Валентина Явлашина һәм аның якташларының кече ватаны турында сүнмәс мәхәббәт һәм мәңгелек хәтер символы булып хач урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев