Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле Яңа Чишмә районы халкы!

30 декабря 2019, 10:11

747

0

0

Хөрмәтле  Яңа Чишмә  районы халкы!

Сезне чын күңелдән көтеп алынган һәм әкияти бәйрәм белән котлыйм. Якынлашып килүче Яңа ел белән!
Менә 2019 ел да үткәндә кала, әмма бездә ул китергән тәҗрибә, казанышлар һәм җиңүләр бар. Ул безнең һәрберебез өчен дә төрле булды: берәүгә җиңел һәм шатлыклы тоелды, икенчеләренә-авыр һәм уңышсыз. Ул безнең тормышта үз эзен калдырып, бик күп әһәмиятле вакыйгалар һәм көндәлек тормыш проблемалары белән үрелеп барды. Ләкин ул 2020 елга урын биреп, тәмамланып килә. Яңа ел-безне берләштерә торган, яхшы кәеф һәм якты өметләр белән баетучы матур бәйрәм. Ул Сезнең өчен яңа перспективалар ачсын, онытылмас вакыйгалар белән куандырсын, барлык планнарны һәм башлангычларны тормышка ашырсын. Йортларыгызда балалар көлүе тынмасын, шатлык һәм иминлек яшәсен! Теләсә нинди һава шартларында да сезне якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме җылытсын! Бер-беребезгә бәхет, уңышлар һәм гөрләп алга баруны телик! Яңа ел белән!
Шамил ЯҺУДИН,
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы депутаты, «Татнефтепром – Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X