Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Матбугат көне белән!

17 мая 2019, 09:50

837

0

0

Матбугат көне белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык журналистларны, редакция хезмәткәрләрен һәм авыл хәбәрчеләрен  19 майда билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәм - Татарстан Республикасының Матбугат көне белән котлыйлар.
Котлауда, “ Шешминская новь“ һәм “Яңа Чишмә хәбәрләре“ дубляж газетасын 1800 гә якын кеше яздырып ала, ә газетабыз сайтында 5015 кеше язылган. Газета райондагы барлык вакыйгаларны яктырта, аның елъязмасын алып бара, газета сайтында оператив төстә барлык материаллар да урнаштырыла, газета укучыларыбыз җомга санында кушымтада басылып чыккан республикадагы яңалыклар белән дә таныша ала, күп укучыларыбыз редакция белән актив хезмәттәшлек итә, үзләренең тәэсирләре, хатирәләре белән уртаклашалар, хәл ителергә тиешле сораулар күтәрәләр, дип билгеләп үтелә.
Редакция коллективына яңа иҗат уңышлары, ныклы исәнлек, бәхет һәм иминлек теләнә.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X