Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Төзүчеләр көне белән!

14 августа 2022, 06:04

281

0

0

Төзүчеләр көне белән!

Августның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Төзүчеләр көне алдыннан барлык төзүчеләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсаховлар котлады.
Котлауда билгеләп үтелгәнчә, төзүчеләр тырышлыгы белән безнең авыллар матурлана һәм төзекләнә, яңа объектлар барлыкка килә.
Быел да республика программалары ярдәмендә төзүчеләр тарафыннан шактый эш башкарылган. Тиздән Екатерина Бистәсендә һәм Красный Октябрьдә ике яңа ФАП ачылачак, Әдәмсә, Архангел һәм Екатерина мәктәпләре, ике күпфатирлы йорт капиталь ремонтлана. РМЙга капиталь ремонт башланды, «Факел» лагерында зүр күләмле эшләр башкарылган. Төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерелә, сәламәтлек, барлык башлангычларында уңышлар, тотрыклылык һәм иминлек теләнә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев