Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

укытучылар көне белән!

05 октября 2018, 08:59

1488

0

0

укытучылар көне белән!

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов барлык укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын 5 октябрьдә билгеләп үтелүче  һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне белән котлыйлар.
Котлауда Укытучылар көне – безнең илебездә иң якты һәм матур бәйрәмнәрнең берсе, дип билгеләп үтелә. Укытучыларыбыз үсеп килүче яшь буынны тәрбияли, шәхес формалаштыруда да аларның роле зур.  Җир йөзендә мәктәптән һәм акыллы, игелекле, кайгыртучан педагогтан башланмаган бер генә һөнәр дә юк. Һәрбер  кешенең тормышында зур хәрефләр белән язарлык үз Укытучысы бар.
Бүгенгесе көндә районда мәктәпләр, өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре уңышлы эшләп килә. Укыткан укытучыларыбызга биргән белемнәре, мөстәкыйль тормышка хәзерләгәннәре, йөрәк җылысын биреп тәрбияләгәннәре өчен без гомеребез буена бурычлы, дип билгеләп үтелә.
Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә яңа хезмәт казанышларына ирешүләрен, гаилә бәхете, иминлек телибез, диелә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X