Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы

08 мая 2021, 08:38

286

0

0

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов котлавы

Хөрмәтле сугыш ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, кадерле якташлар! Сезне Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм!

9 Май - һәрберебез өчен изге дата. Бу көнне без күз яшьләре белән бәйрәм дип атыйбыз, чөнки Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алабыз. Безнең районнан гына да фронтка 10 меңнән артык кеше киткән. 6300гә якын якташыбыз яу кырларында ятып калган һәм хәбәрсез югалган. Бу көнне без җиңү яулаган - Ватаныбызны юкка чыгарудан саклап калган ветераннарыбызга хөрмәтебезне белдерәбез. Без басуларда алны-ялны белми хезмәт куйганнарны, заводларда корал ясаучыларны, госпитальләрдә эшләүчеләрне һәрчак хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алачакбыз. Кызганычка каршы, ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя бара. Җиңүнең юбилей көнен барлыгы 5 ветеран һәм сугышта катнашучыларның 27 тол калган хатыны каршылый.  Аларның барысы да һәрдаим кайгырту һәм игътибар тоеп яши, уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителделәр. Без шушы матур тормышта яши һәм хезмәт итә алуыбыз белән сезгә бурычлы.  Барлык ветераннарга озын гомер, балаларына, оныкларына үз гаиләләре өчен, үзебезнең халкыбыз өчен горурлык хисе тоюларын, барлык башлангычларда уңышлар һәм имин күк йөзе телим. Беркайчан да зәңгәр күк йөзен куркыныч сугыш утлары капламасын! Шәһәр һәм авылларыбыз өстендә бомбалар шартлаган тавышлар түгел, ә бәйрәм салютлары гына ишетелеп торсын. Шатлык-сөенечтән генә күзләрдән яшьләр чыксын, ә малайлар сугышның ни икәнлеген китаплардан укып һәм кинолардан күреп кенә белсеннәр. Бәйрәм белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев