Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның котлавы

30 декабря 2019, 10:12

831

0

0

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның котлавы

Хөрмәтле район халкы!
Сезне чын күңелдән якынлашып килүче 2020 ел белән котлыйм!
Яңа 2020 ел алдыннан без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел гади генә булмады, әмма без аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Ул мөһим кызыклы вакыйгаларга бай булды. Безнең район тотрыклы үсеш курсын дәвам итте һәм монда сезнең һәрберегезнең өлеше бар. Без куелган максатларга бергәләп бардык, кече Ватаныбыз иминлеге хакына бергәләп эшләдек.
Узып баручы елда һәр гаиләнең бәхетле мизгелләре булды. Кемнеңдер сабыйлары туган, балалары бакчага яки мәктәпкә киткән, яшь парлар яңа гаилә корган, кемдер лаеклы ялга чыккан, кемдер үзләренең торак шартларын яхшырткан. 2019 ел тәмамлана һәм Яңа ел язмышы,  аның ничек үтүе – безнең кулда.
Мин район территориясендә эшләүче барлык предприятие һәм учреждениеләр коллективларын Яңа ел белән котлыйм һәм аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле ветераннарыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер телим!
Үсеп килүче буынны да Яңа ел белән котлыйсым килә. 2019 елда район яшьләре үзенең талантлы, спортны яратучы, иҗади икәнлеген исбатлады. Яшьләрнең яңа креатив идеяләре 2020 елда тормышка ашырылыр дип өметләнәбез.
Яңа елны көтү һәрвакыт якты һәм бәхетле киләчәккә өмет белән бәйле. Мин барлык тискәре күренешләрнең узган елда калуын, Яңа елда яхшы кәеф һәм уңыш даими юлдашыбыз булуын, барлык теләкләрнең чынга ашуын телим.
Хакимиятнең, җәмәгатьчелекнең, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының, яшьләрнең һәм ветераннарның уртак бердәм эшләве районның чәчәк атуына ярдәм итәр дип ышанам.
Һәр йортта муллык, ә гаиләдә-тынычлык һәм мәхәббәт, һәрвакыт якын туганнар һәм дуслар булсын, ә киләсе ел барлык өметләрне акласын, бу ел уңышлар һәм яхшы үзгәрешләр елы булсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән! Яңа 2020 нче ел белән!

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев