Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның яңа ел котлавы

28 декабря 2018, 08:50

886

0

0

Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы Вячеслав Козловның яңа ел котлавы

Хөрмәтле яңачишмәлеләр!
Сезне туачак Яңа ел белән котлыйм!
Яңа 2019 елга  аяк басканда без үткән елга нәтиҗә ясыйбыз һәм киләчәккә планнар корабыз. Узып баручы ел бик җиңел булмады, тик без аны лаеклы күрсәткечләр белән төгәллибез. Ул мөһим һәм кызыклы вакыйгаларга бай булды. Безнең район тотрыклы үсештә булды һәм моңа  районда яшәүче һәр кеше үз өлешен керткәндер. Без күздә тотылган максатларга бергәләп омтылдык, кече ватаныбыз иминлеге өчен бергәләп хезмәт куйдык.
Узып баручы ел һәр гаиләдә онытылмаслык күңелле мизгелләр дә калдыргандыр. Кемнеңдер быел баласы туды, кемнеңдер баласы бакчага яки мәктәпкә китте, кемдер конкурсларда җиңде, ярышларда катнашты, кайбер гаиләләр торак шартларын яхшыртуга иреште. 2018 ел төгәлләнә, яңа елның язмышы һәм аның ничек формалашуы - безнең һәрберебезнең кулында. Мин районыбыз территориясендә эшләүче барлык предприятие һәм учреждение коллективларын Яңа ел белән котлыйм һәм куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм.
Мин хөрмәтле ветераннарыбызны якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм һәм аларга ныклы исәнлек, озын гомер телим! 
Үсеп килүче яшь буынны да Яңа ел белән котлыйсы килә. 2018 елда район яшьләре үзләренең талантлы, иҗади, аң-белемле булуларын, спортны яратуларын исбатладылар. Яшьләребезнең яңа идеяләре 2019 елда тормышка ашар дип өметләнәбез.
Мин сезне борчуга салган барлык тискәре күренешләрне 2018 елда калдыруыгызны телим, сезне сөендергәннәре исә яңа елда да чагылыш тапсын.
Һәммәгезгә, якыннарыгызга бәхет-шатлык, сәламәтлек, иминлек телим! Хакимиятнең, җәмәгатьчелек, предприятиеләр һәм учреждениеләр, яшьләр һәм ветераннарның берләшеп көйле эшләве районның чәчәк атуына булышлык итәр, дип ышанам. Көчләрне берләштереп кенә без уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкбез.
Туасы яңа – 2019 ел белән!
Бәйрәмнәр белән!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев