Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Киләсе атнада 25 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда җылыта. Һава температурасы ай буе нормадан 6-9 градуска түбәнрәк торганнан соң, һәркайсыбыз өчен көтеп алынган хәбәр бу.

Инде ял көннәрендә үк көндезге температура +22 градуска җитәчәк. Татарстан Гидрометеоүзәгеннән хәбәр ителгәнчә, бүген төнлә урыны белән яңгыр, +3…+8 градус җылы. Ял көннәрендә - 28 һәм 29 майда яңгырлы һава торышы сакланачак. Кайбер районнарда секундына 15–20 метр тизлектә көчле җил һәм яшен көтелә. Көндез +16…+22 градус, төнлә +6…+12 градус булачак. Киләсе атна башында – 30 һәм 31 майда, антициклон үтеп керү һәм атмосфера басымы үсү сәбәпле, явым-төшем туктар, температура күтәрелер дип фаразлана: көндез +19…+25, төнлә +7…+13 градус җылы булуы көтелә.

Чыганак: http://vatantat.ru/2022/05/83015/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев