Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

2024 елда шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары

Районның шәхси хуҗалыкларына ел саен субсидияләр рәвешендә зур дәүләт ярдәме күрсәтелә.

 2023 елда районның шәхси хуҗалыклары 10 млн сумга якын дәүләт ярдәме алды, ә барлык милек формаларындагы авыл хуҗалыгы оешмалары — 262 млн сумнан артык акча алды. Мондый ярдәм быел да күрсәтеләчәк. Төрле юнәлешләр буенча ШЯХ субсидияләре бөтен республика буенча 546 млн сум тәшкил итәчәк.

Сөт юнәлешендәге гаилә фермалары

Гаилә фермаларын үстерүгә грантларның гомуми суммасы 100 млн сум тәшкил итәчәк.

5 сыердан да ким булмаган мини-ферма өчен 300 мең сум һәм 8 сыердан да ким булмаганда — 600 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Критерийлар. ШЯХ башлыгының җир участогы булырга тиеш, мини-ферма төзелешен башлау, ШЯХда сыерлар саны 8 сыер асрау буенча мини-фермада 3 баштан да, ә 5 сыер асрау буенча мини-фермада — 2 баштан да ким булмаска тиеш.

Таналар һәм берне бозаулаган тана сатып алу

Башмак тана яки берне бозаулаган тана сатып алуга субсидия күләме 60 мең сум тәшкил итә, әмма сатып алу бәясенең 70 процентыннан артмаска тиеш (НДС һәм транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча).
Әгәр бу терлекләр нәселле булса, субсидия күләме 70 мең сум тәшкил итәчәк, шулай ук сатып алу бәясенең 70 процентыннан артмаска тиеш (НДС һәм транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча).

Лейкоз белән авыручы яки лейкоз вирусы белән зарарланган бер баш терлекне ит комбинатына тапшырган өчен 10 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирү каралган.

Яшь кош-кортлар сатып алу

Субсидия күләме:

-бер баш күркә һәм казга — 200әр сум;
-бер баш үрдәккә −120 сум;
-бройлер чебешенә (бер баш) — 100әр сум.

Барлык очракларда да субсидия яшь кош-кортларны сатып алу бәясенең 50%ыннан артмаска тиеш, шулай ук транспорт чыгымнарын исәпкә алмаганда.

Савым сыерлары һәм кәҗәләр тоту

Субсидия күләме:

— ШЯХда бер савым сыерын тоту шарты белән бер баш терлеккә — 2300 сум;
-ШЯХда ике баш савым сыеры тоту шарты белән ике баш терлеккә — 3300 сум;

-ШЯХда өч һәм аннан да күбрәк савым сыерларын тоту шарты белән бер баш терлеккә — 4300 сум;

-Электрон хуҗалык китабы нигезендә, агымдагы елның 1 гыйнварына ШЯХда тотылган бер яшьтән өлкәнрәк кәҗә һәм кәҗә бәрәннәренә — 500 сум.
Субсидия бер ШЯХга киләсе ел башына кадәр сыерларның һәм кәҗәләрнең баш санын саклап калу шарты белән бер тапкыр бирелә.

3 яшьтән өлкәнрәк атлар (бия) өчен

Субсидия 3 яшьтән өлкәнрәк атның (биянең) бер башына киләсе ел башында баш санын саклап калу һәм агымдагы елда йогышлы һәм аеруча куркыныч авыруларга каршы мәҗбүри вакцинацияләү шарты белән 5000 сум тәшкил итә.

Бәрәңге һәм яшелчәләр үстереп сатуны стимуллаштыру

Бу яңа төр субсидия 2024 елдан кертелә. 

Субсидия бәрәңге һәм яшелчәләр үстерү чыгымнарының бер өлешен каплауга бирелә (юридик затларга 1 тонна бәрәңге саткан очракта — 9 мең сум һәм яшелчә сатканда — 10 мең сумлык ставка буенча).

Сайлап алу шарты: артык продукцияне сату өчен үзмәшгуль булырга, ШЯХ алып бару өчен үз җир участогыңа һәм бу эшчәнлекне рөхсәт итүче язуга ия булырга кирәк.

«Агростартап» гранты 

Республика буенча «Агростартап» программасы буенча хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен 148 млн сум бүлеп бирү каралган.

Бу программада яңа гына эшли башлаган фермерлар (2024 елда теркәлгән) һәм ШЯХның барлык бүлекләре катнаша ала.

Бер грантның күләме 1,5 млн сумнан башлап 3 млн сум тәшкил итә.

Укучыларыбызның сораулары булса, район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина (тел.2-30-75) аларга җентекле җаваплар бирер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев