Акъярда тракторлар чәчүгә әзер
"Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсендә тракторларны һәм тагылма инвентарьларны язгы кыр эшләренә бик әйбәт хәзерләгәннәр. Дүшәмбе көнне биредә аларга техник карау узды. Евгений СТАРОВ Акъярлылар авыл хуҗалыгы оешмалары арасында тракторларын беренче булып әзерлек линейкасына куйдылар. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторы Самат Вәлиуллин безгә хәбәр итүенчә, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм...
"Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсендә тракторларны һәм тагылма инвентарьларны язгы кыр эшләренә бик әйбәт хәзерләгәннәр. Дүшәмбе көнне биредә аларга техник карау узды.
Евгений СТАРОВ
Акъярлылар авыл хуҗалыгы оешмалары арасында тракторларын беренче булып әзерлек линейкасына куйдылар. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторы Самат Вәлиуллин безгә хәбәр итүенчә, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм физик шәхесләр милке булып саналган 573 трактор һәм 124 прицеп техник карау үтәргә тиеш. Шушы араларда техник карау агрофирма бүлекчәләрендә һәм фермер хуҗалыкларында узса, май аенда шәхси хуҗалык тотучылар тракторларын һәм прицепларын күрсәтергә тиешләр. Акъярлылар кыска вакыт аралыгында әзерләп булган бар техникаларын әзерлек линейкасына куйганнар. Биредә "Татарстан" агрофирмасының һәм Акъяр бүлекчәсенең инженерлык хезмәтенең өлеше зур. Куелган техниканың торышын тикшерер алдыннан механизаторлар каршында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Сергей Баранов чыгыш ясады. Ул туфракта дым барында (ә фаразлаулар корылык вәгъдә итә) авыл хуҗалыгы бүлекчәләре алдында кыска срокларда бөртекле культураларны чәчеп калу бурычы тора, дип билгеләп үтте. Чәчүнең уңышлы баруы техниканың әзерлегенә бәйле. Барлык хуҗалыкларда да язгы чәчүдә катнашачак механизаторлар белән җыелышлар үткәрү, һәрберсенә хезмәткә түләү шартлары турында җиткерү, эш урыннарында техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү бурычы куелды. Якын арада график буенча медицина тикшеренүе үтү кирәк. "Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсе җитәкчесе Нәкыйп Дәүләтшин механизаторларга үгет-нәсыйхәт бирде, техниканы чәчүгә әйбәт хәзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенең дәүләт инспекторы Самат Вәлиуллин тракторлар һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрүнең зарурлыгы турында сөйләде, бу механизаторларның һәм әйләнә-тирәдә булган кешеләрнең иминлеге өчен эшләнә, диде. 10 ел эчендә республикада тракторларга бәйле эшләрдә 330 кеше, узган ел 16 кеше һәлак булган.
Киләчәктә фаҗигаләр булмасын өчен тракторларны һәм тагылмаларны бәхетсезлек очраклары китереп чыгармаслык итеп хәзерләргә кирәк. Сүнгән тракторлар тизлеккә салып калынган очракта, двигательнең кабынып китмәвен булдырмау җайланмасы, ә тракторны тагылма белән тоташтыру урынында страховкалау җайланмасы булырга тиеш. Механизаторларга аварияләрсез һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый эшләүләрен теләп Самат Вәлиуллин барлык 25 берәмлек тракторны һәм аларның тагылмаларын тикшерде. Тикшерү барышында куркынычсыз эшләү, тормоз системасы эше, электр җиһазларының төзеклеге, транспорт чараларыннан файдалану өчен кирәкле документлар барлыгына кагылышлы мәсьәләләргә төп игътибар бирелде. Гомумән "Татарстан" агрофирмасы Акъяр бүлекчәсенең инженерлар һәм механизаторлары техник карауга яхшы хәзерләнгәннәр, ә кайбер күрсәтелгән кимчелекләр чәчү эшләренә кадәр бетереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев