Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы хуҗалыклар бюджет ярдәмен икеләтә күбрәк алачаклар

2016 елда район авыл хуҗалыгы оешмаларында үсемлекчелек буенча төп күрсәткечләргә анализ ясап, район авыл хуҗалыгы идарәсе аларның рейтингын төзеде һәм туплаган балларына карап өч төркемгә бүлде.

Эш шунда ки, 2017 елда хуҗалыкларга бюджет ярдәме һәр хуҗалык өчен аның рейтинг күрсәткеченнән чыгып бүләкләү коэффициенты белән бүлеп биреләчәк. Беренче категориягә керүче хуҗалыклар өчен коэффициент - 2, икенче категория өчен - 1,5 һәм өченче төркемдәгеләр өчен - 1. Димәк, нәтижәле эшләүче хуҗалыклар бюджет ярдәмен калганнарга караганда икеләтә күбрәк алачаклар.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе 41 авыл хуҗалыгы оешмасын алты критерий буенча анализлады, ягъни
1. Гектарыннан чыккан уңышка;
2. Югары репродукцияле орлыклар куллануга;
3. Бөртекле-кузаклы культураларның тоткан урынына;
4. Майлы культураларның тоткан урынына;
5. 1-4 ел файдаланган күпьеллык үлән мәйданнарына;
6. Минераль ашламалар кертүгә карап бәяләде.
Һәр күрсәткеч буенча хуҗалыкларга билгеле бер баллар исәпләнде. Әйтик, әгәр хуҗалыкта югары репродукцияле орлыкларны күп (85%) кулланалар икән, андыйларга 10 балл языла, 75-85% кулланучыларга - 5 балл, 75% тан азрак кулланучыларга - 0 балл языла. Башка күрсәткечләр буенча да шул ук хәл: әгәр хуҗалыкта бөртекле-кузаклы һәм майлы культуралар чәчелми икән, димәк баллар да юк.
Анализ ясаганнан соң авыл хуҗалыгы предприятиеләренә тиешле категория бирелгән. Беренче категориягә (75 һәм аннан да күбрәк балл туплаган) "Кулон" а/ф, "Игенче" ҖЧҖ, "Козлова М.И.", "Вәлиев Ф.Р.", "Фәсахова К.М." һәм "Анисимов О.А." КФХ кертелгән.
Икенче категориягә 50дән 75кә чаклы балл туплаган хуҗалыклар: "Аксу-Агро", "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Скоков Н.А.", "Зубов В.С.", "Нурхамәтов З.М.", "Исхаков Р.М.", "Суворов Д.А.", Ситдыйкова Г.У.", "Грязнов М.А.", "Козлов В.А." керә. Калган хуҗалыклар өченче категориягә кертелгән. Алар арасында "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалы, "Троицк-Агро" ҖЧҖ, "Садыйков М.Х.", "Әхмәтвәлиева Г.Г.", "Гарифуллин И.И." "Весна", "Артемьева Л.Р.", "Порецкий С.Н." КФХ һәм башкалар бар.
Әлбәттә, һәр хуҗалыкка быел югарырак баскычка омтылырга һәм 2018 елда булса да саллырак бюджет ярдәменә исәп тотарга кирәк. Моның өчен барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә потенциал да, резервлар да җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев